Шәһри Казан

Депутатлар сәяси елга нәтиҗә ясады

Дәүләт Советы депутатлары эшләп тә күрсәттеләр, ә! 2015 елның беренче яртыеллыгында узган биш утырышта 275 мәсьәлә каралган, 55 закон һәм 282 карар кабул ителгән. Депутатлар нәкъ мәктәп укучылары кебек инде: кемдер бер утырышны да калдырмаган, кемдер берсенә дә килмәгән. Әмма Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәркемне күзәтә, табан ялтыратучыларны «утлы...

Дәүләт Советы депутатлары эшләп тә күрсәттеләр, ә! 2015 елның беренче яртыеллыгында узган биш утырышта 275 мәсьәлә каралган, 55 закон һәм 282 карар кабул ителгән. Депутатлар нәкъ мәктәп укучылары кебек инде: кемдер бер утырышны да калдырмаган, кемдер берсенә дә килмәгән. Әмма Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәркемне күзәтә, табан ялтыратучыларны «утлы таба»да биетмәсә дә, телдән шелтәләп алды.
Кичәге бишенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп икенче срокка Сәрия Сабурскаяны сайлап куйды. Утырышта катнашкан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сабурскаяның күңеленә май булып ятардай сүзләр әйтте.
- Үзенең төп эше белән генә шөгыльләнеп калмыйча, зур һәм катлаулы «Халык контроле» системасы да аның карамагында. Без көн дә бик күп шикаять кабул итәбез, аларның күбесе нигезле. Дөрес, барысын да хәл итеп бетерә алмыйбыз, әмма 70 процентын канәгатьләндерергә хәлебездән килә. Инде хәзер кайда нинди җитешсезлек барлыгын беләбез. «Халык контроле» ул - халык авазы, димәк, Сәрия Сабурскаяның эшчәнлеге белән кисешә. Киләчәктә дә бергәләшеп эшләрбез, - диде Татарстан лидеры.
Сәрия Сабурская кулын Татарстан Конституциясенә куеп ант итте. Урынына барып утыргач, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев авазы ишетелде:
- Ике телдә ант итәсе иде бит, - диде ул, Сабурскаяның рус телендә генә ант итүенә үпкәсен белдереп.
- Килешәбез. Хәзер кабатларбыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Әмма аңа кадәр Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак Гүзәл Удачина чыкты. Аның ант итәсе мизгеле җиткәч, Фәрит Мөхәммәтшин:
- Закон буенча, ике дәүләт телендә ант итүегезне сорыйбыз. Татарча беләсезме икән? - дип төрттерде.
Әле ярый Дәүләт Советында антны яттан әйттермичә, каршыга текст китереп куялар. Юкса, Удачина фамилиясе, үз иясен акламыйча, уңыш китермәгән булыр иде - Гүзәл ханым антны татарча өтек‑төтек кенә укып чыкты.
- Авыр булса да, ерып чыктык. Сәрия Харисовна, сезне дә тикшерик. Туган телегездә әйтегез, - диде Дәүләт Советы рәисе.
- Татарча текст кирәк. Монда русча гына бит, - дип, трибуна каршына чыгып баскач, саф татарча әйтте Сабурская һәм, бераз авырлык белән, текстны укыды.
Дәүләт Советы утырышында Татарстанның 2015 елгы бюджетын 23,6 миллиард сумга арттыру турында закон проекты да кабул ителде. Күп нульле саннар турында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. Разил Вәлиев аңардан мәктәп автобуслары алуга күпме акча каралганы белән кызыксынды. Разил Вәлиев әйтүенчә, әти-әниләрдән, мәгариф бүлекләре мөдирләреннән мәктәп автобусларының начар торышыннан яки аларның бөтенләй булмавыннан зарлы хатлар күп килә.
- Президент мәктәп автобуслары алырга өстәмә рәвештә 60 миллион сум бүлеп бирде. «Киләчәк» программасы кысаларында 24 миллион сум каралган. Сентябрьгә кадәр автобусларның барысы да кайтарылырга тиеш, - диде финанс министры.
Бүген депутатлар рәсми рәвештә ялда, әмма Фәрит Мөхәммәтшин кичә Дәүләт Советында сирәк‑мирәк күренүчеләрне ачуланды. «Кара исемлек»тә «Тат­соцбанк» идарә рәисе
Анастасия Колесова да бар булып чыкты.
- Колесова - Дәүләт Советы утырышларына гел килми торган депутат түгел, дүрт утырышның икесенә килмәгән. Ә безнең арада язгы сессиянең дүрт утырышының берсенә дә килмәгән депутатлар бар. Исемнәрен әйтмим. Башта сәбәбен ачыклыйк: чирләп калганнармы, чит илдә булганнармы... Миндә депутатларның активлыгы турында бөтен мәгълүмат бар: ярты елда ничә тапкыр комитет утырышында, Дәүләт Советында чыгыш ясаганнар, күпме сорау биргәннәр... Биш ай буена бер сорау да бирмәгән депутат бар. Халык хезмәтчәннәре Дәүләт Советында да, халыкны кабул итү ягыннан да активрак булсын иде. Аларның һәрберсенә активлык ягыннан статистиканы таратып чыгачакбыз. «Сайлау алдыннан, зинһар, ярдәмегездән ташламагыз, миңа депутат булырга кирәк, дип йөрдегезме? Телисең икән - эшлә. Юк икән - синең урыныңа кеше һәрчак табыла» дип кенә әйтәчәкбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Казанышлар
Таһир Һадиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык‑төлек сәясәте комитеты рәисе:
- Без хәзер импортны алыштыру буенча эшләр алып барабыз. Шул уңайдан күчмә утырышлар оештырдык, «Майский» хуҗалыгында булдык. Проблемаларны өйрәнеп, тиешле министрлыклар белән сөйләшүләр алып барабыз. Үзебездә җитештерелгән товарларны халыкка җиткерү юлларын билгеләдек. Күчмә утырышларыбызның берсе Чаллыда үтте, анда сусаклагычны, яр буен карадык, суның чисталыгын өйрәндек. Парклар һәм скверлар буенча да эшләребез күп. Бу эшкә яшьләрне дә җәлеп иттек. Соңгы арада балыкчылыкка да йөз белән борыла башладык.
Илсөя Мезикова, социаль сәясәт комитеты әгъзасы:
- Россия Дәүләт Думасы бюджетны 20 процентка кыскарту турында игълан иткәч, Аллаһка шөкер, безнең Дәүләт Советы андый адымга бармады. Икътисади авырлык кичерсәк тә, балаларның җәйге ялына, узган ел белән чагыштырганда, быел акча күбрәк бүлеп бирелде. Без, бер төркем депутатлар, лагерьларда булып, андагы бөтен шартлар белән танышып чыктык.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күп эш башкарылды: пенсияләр күтәрелде, ветераннарны фатир белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча диярлек хәл ителде. Бөтен хастаханәләрдә ветераннар өчен палаталар оештырылган. Үземнең Түбән Кама округында 21 махсус палата бар. Ветераннар белән сөйләшкәндә, бер рус әбисе «мин үземне барыня итеп хис иттем» дип, шатлыгы белән уртаклашты.
Рафаэль Юнысов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык‑төлек сәясәте комитеты әгъзасы:
- Кризиска каршы тору программасын тормышка ашырабыз. Яшерен-батырын түгел, Россия икътисады катлаулы хәлдә. Хөкүмәтнең дә, парламентның да төп максаты - моңарчы эшләп килгән программаларны туктатмыйча, хәтта шушы шартларда үсеш юлларын табарга.
Җәйге ялыгызны кайда һәм ничек үткәрергә җыенасыз?
Таһир Һадиев:
- Монголиягә барасым килә. Монголлар безгә күпмедер дәрәҗәдә якын булса да, алар турында аз беләбез. Россия җитәкчелеге дә Көнбатышка гына түгел, Көнчыгышка да игътибарын юнәлтә башлады.
Илсөя Мезикова:
- «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы буларак, сентябрьгә кадәр бөтен вакытым сайлауга әзерлек белән үтәр. Мин икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиал директоры урынбасары да бит әле, шуңа күрә абитуриентларны кабул итү чорында да эшем күп булачак. Бар да әйбәт булса, көз көне «бәрхет сезон»ында бер‑ике атна ял итәргә ниятлим.
Ринат Закиров:
- Җәйге ял турында уйлаган да юк әле. Октябрьдә дип чамалап торам.
Рафаэль Юнысов:
- Җәем эштә үтәчәк. Уңыш җыеп алынгач (Рафаэль Юнысов - «Чаллы икмәге» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. - Авт.), көзен ун көнгә ялга китәргә исәплим.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: