Шәһри Казан

Әгъзам Гобәйдуллин сайлаучылар саны күп булачак дип белдерә 

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы” рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, Тәтеш районында 40тан артык сайлау участокларында тавыш бирү бара, халык бик актив.

“Тавыш бирүчеләрнең кәефе күтәренке, алар сайлауларга хәтле бирелгән вәгъдәләрнең, наказларның үтәләчегенә ышана. Без моңа шикләнмибез, бүген республика Дәүләт программаларын үти, алга таба да шулай дәвам итәр дип ышанабыз”, ди Әгъзам Гобәйдуллин. 

Аның сүзләренчә, авыл җирлегендә тавыш бирү шәһәрнекенән аерыла: “Сентябрь башы мондый чаралар өчен бик үк уңай вакыт түгел: бу уку елы башлану, бакча эшләре белән бәйле. Авыл халкы ачыграк. Алар тавыш бирергә бик теләп киләләр, участокларда төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Халык киләчәккә өмет багълый, алар республиканың киләчәгенә битараф түгел. Бу сайлаулар безнең өчен бик мөһим, без моңа зур әзерлек белән килдек. Тавыш бирүне өч көнгә бүлеп карасак, халыкның активлыгы һәркайсына бер чама туры килә”. 

Реклама

Һәрбер участокта күзәтүчеләр бар, алар төрлесе төрле фиркадән. Тәтеш районы буенча зур хокук бозулар күзәтелмәгән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать булмаган. 

Кайсы район активрак дигән сорауга, Әгъзам Гобәйдуллин: “Идел арты районнары зонасында хәзерге вакытка активлыкта берсен генә аерып әйтеп булмый. Быел сайлаучылар саны күп булачак, чөнки бу – президент сайлаулары”, - дип җавап бирде.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: