Шәһри Казан

Иң мөһиме – Конституция нигезләмәләренең төгәл үтәлеше

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча 25 июньнән тавыш бирү үткәрелде, ә 1 июль гомум тавыш бирү көне иде.

Саннар артында-кешеләр

Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 78,03 проценты Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплаган, 21,16 проценты каршы тавыш биргән. Бюллетеньнәрнең 99,01 проценты тикшерелгәннән соң, шундый күрсәткеч чыгарылган иде.

Татарстан Республикасында 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшләде. Республикада 2,9 миллион кеше тавыш бирү хокукына ия. Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә республикада 2 миллион 348 мең 179 кеше катнашкан. Шулардан 1 миллион 943 мең 685 кеше үзгәрешләрне хуплап, ә 389 мең 765 кеше каршы тавыш биргән.

Сайлау комиссияләрендә 22 мең кеше эшләгән.
Тавыш бирүдә Казан, Чаллы шәһәрләре, шулай ук Чирмешән, Актаныш, Кама Тамагы, Кайбыч муниципаль районнары активлык күрсәткән.
- Участокларда эшләүчеләр гражданлык бурычын үтәде. Гаиләләре булса да, алар сайлау участокларында эшләделәр, тавыш бирү процессын тәэмин иттеләр. Шушы 7 көндә түзделәр, намус белән эшләделәр, - диде республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирүгә нәтиҗә ясап.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлегә саклану чаралары таләп ителә. Шунлыктан, Татарстанда тавыш бирү көннәрендә гаять җитди санитар саклык чаралары оештырылды.

- Җәмәгатьчелек һәм тавыш бирүчеләр аңлап кабул итте, гәрчә, Татарстанда мондый санитар-эпиденмиология операциясенең булганы юк иде әле, - диде Андрей Кондратьев. - Бер атна эчендә Татарстанның барлык районнарындагы сайлау комиссияләренә 13 миллион берәмлек шәхси саклык әйберләре кайтартылды, сайлау участокларына 22 мең мәртәбә дезинфекция үткәрелде.
 Тавыш бирү көннәрендә Роспотребнадзор тарафыннан зур кисәтүләр булмаган.

Минтимер Шәймиев сүзе
Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән сүзләр игътибарга лаек.
- Конституциягә кертелгән үзгәрешләр, тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, Россия Федерациясен һәръяклы ныгытуны максат итеп куя, - диде ул. - Иң мөһиме – Төп канундагы барлык нигезләмәләрнең төгәл үтәлеше. Мәсәлән, Россия Федерациясе Конституциясе үзенең барлык халыкларына туган телләрен саклау хокукын гарантияли. Конституция гаранты – безнең Президент. Ул туган телнең – һәр халыкның ана теленең мөһимлеген һәрвакыт искәртеп тора.
Минтимер Шәймиев әйтүенчә, үзгәрешләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләргә этәрә, бу хакимиятнең тотрыклылыгына җирлек бирә.

“Тотрыклы хакимият – бу имин, уңышлы үсүче ил”, - ди бөтен Россиягә үрнәк, авторитетлы аксакал.

Кондратьев вирустан шикләнә
- Эпидемиологик хәл катлаулы әле, вирус беркая да китмәде. Берничә көн дәвамында тавыш бирү алымы моңа кадәр кулланылганы булмады, әмма бу алым үзен аклады. Экспертлар нигезләсә, берничә көн дәвамында тавыш бирү алымы киләчәктәге сайлау кампанияләрендә дә кулланылырга мөмкин, - диде Андрей Кондратьев 2 июльдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Реклама

Андрей Кондратьев “Шәһри Казан” соравына аңлатма биргәнчә, сайлау участоклары рәисләре үзләренең участогында ничә сайлаучы исәпләнгәнлеген журналистка әйтергә тиеш, бу яшерен сан түгел. Шулай ук журналист, тавыш бирү процессына комачаулык тудырмыйча, күзәтүчеләрдән фикерләрен сораштыра ала.

Күзәтүчеләрнең күзе очлы
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева таныштырганча, республикада тавыш бирү барышын сайлау участокларында барлыгы 16 мең 303 күзәтүче күзәткән.

- Күзәтүчеләр 6 партиядән, 40 иҗтимагый оешмадан теркәлде. Аларның 60 проценты хатын-кызлар иде, яшьләр актив катнашты. Гади гражданнар, эшкуарлар “күзәтүче буласы килә” дип Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать иттеләр, һәммәсенең үтенече канәгатьләндерелде. Чит илләрдән күзәтүчеләр булмады монысында. Мәскәүдән бер студент башта теләк белдергән, аннан соң Алабугага кайтудан баш тартты, Мәскәүдә генә күзәтүче булып калам, дигән. Киров өлкәсеннән тагын бер кеше республикага күзәтүче булып килергә ниятләгән, ул да килмәде, - диде Зилә Вәлиева.
Күзәтүчеләр тарафыннан да сайлау участокларында канун бозу очраклары теркәлмәгән.

- Татарстанның төрле иҗтимагый чараларны оештыру тәҗрибәсе зур. Тавыш бирүдә бәйсез күзәтүчеләрнең катнашуы, гражданнарның аларга мөрәҗәгать итә алуы чарага ышанычны арттыра. Күзәтүчеләрнең катнашуы кирәкле һәм урынлы булды, - диде Зилә Вәлиева.

Тавыш бирү узды
Андрей Кондратьев тавыш бирү процессын тәэмин иткән сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, шулай ук аңлату-пропаганда эшчәнлеге үткәргән массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт әйтте. “Татарстан җитәкчелеге тавыш бирүне оештыруда нык ярдәм күрсәтте. Бүген мин, Татарстанда тавыш бирү узды, дип тулы ышаныч белән әйтә алам, - диде Андрей Кондратьев.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:
“Тавыш бирү белән генә эш төгәлләнми әле. Алда тагын да катлаулырак эшләр, гамәлләр көтә. Яңа Конституциягә кул куелып, аның яңа редакциясе басылып чыккач та, йөзләгән федераль законнарны яңа Конституциягә яраклаштырасы булачак. Моның өчен бик күп эш һәм вакыт таләп ителә”

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: