Шәһри Казан

Казан - Хезмәт даны шәһәре

Россия Президенты Владимир Путин 2 июльдә “Победа” оештыру комитеты утырышын үткәрде. олы вакыйга уңаеннан, 3 июльдә 21.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршында бәйрәм салюты була. Татарстан башкаласы өчен 2,4 миллион кеше тавыш бирде.

Анда Россия шәһәрләренең “Хезмәт даны шәһәре” мактаулы исеме алуга мөрәҗәгатьләренә экспертиза йомгаклары каралды. Казан - җиңүчеләр исемлегендә.

Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы елларында биредә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерү һәм җибәрү тәэмин ителгән. Шәһәрдә 139 сәнәгатҗ предприятиесе фронт ихтияҗлары өчен үзгәртеп корылган, тагын илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән 70 сәнәгать мәйданчыгы эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтияҗлары өчен 600 дән артык төрдә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм киемнәр җитештерелгән.

Реклама

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олы вакыйга уңаеннан, 3 июльдә 21.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршында бәйрәм салюты була.

- Шәһәребезнең меңьеллык тарихында тагын бер мөһим чор барлыкка килде. Җиңү хакына эшләгән безнең өлкән буыннарның хезмәт батырлыкларына хөрмәт, барлык тыл ветераннарының һәм безнең күпсанлы предприятиеләрнең тырышлыгын тану билгесе бу, - диде әлеге уңайдан Казан мэры Илсур Метшин.

Илсур Метшин шулай ук Казанга теләктәшлек күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. Татарстан башкаласына мактаулы исем бирү өчен  бөтен Россиядә 2,4 миллион кеше тавыш бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: