Шәһри Казан

Коронавирусның зәхмәте дә, штрафы да бетмәде әле

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республикада үзбикләнү режимы әле һаман гамәлдә булу сәбәпле, 23 июльдә дә брифингны онлайн үткәрде.

Легендар космонавт Юрий Гагарин кебек:”Элемтә бар, поехали”,- дип, бүгенге вазгыять белән таныштырды ул.

Кабан күлендә - Комаров

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республикага визит ясады. Игорь Комаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Казанның Кабан күле буйларын, шулай ук ишегалларын төзекләндерү барышын карады.
- Татарстан Президенты башлангычында республикада колачлы “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла,- диде Лилия Галимова.- Кабан күле теземе “боҗра”га ялгана. Бигичев һәм Глушко урамнарындагы өч ишегалды Яңа Савин районындагы “Ак чәчәкләр” скверы шикелле бер-берсенә ялгап төзекләндерелә. Игорь Комаров моннан тыш, Горки-Әмәт урман паркы белән дә танышкан.

Президент - намазда

Киләсе атнада ягъни 31 июльдә-Корбан бәйрәме. Намаз ачык һавада укыла, шуңа да карамастан, санитар таләпләрне үтәү - катгый таләп. Намаз укылачак мәйданга кергәндә медицина битлегеннән булу, дистанция саклау мәҗбүри.
-- Рөстәм Нургалиевич өлкәннәрне сак булырга чакырды. Чөнки алар авыруларга аеруча бирешүчән. Шунлыктан, 65 яшьтән өлкәннәрнең өйләрендә калуы сорала. Волонтерлар аларга кирәкле әйберләрне өйләренә китерәчәк,- диде Лилия Галимова.
Татарстан Президенты бәйрәм намазына Галиев мәчетенә барыр, дип ниятләнелә.

“Мин күкне сайлыйм”

Реклама

Казанда 25 июльдә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме уза. Программа Казансу елгасының Миллениум күпереннән Ленин дамбасы арасында оештырыла. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, күктә кече һәм авыр авиация машиналары очышлар ясый. “Стрижи” төркеме чыгышы була, парашютчылар сикерә. Күктә Ту-160, Ту-122 самолетларын, Ми-8 һәм “Ансат” вертолетларын күреп булачак. Казансу буенда күзәтү мәйданчыкларына кергән юлда медицина битлекләре таратыла, дезинфекция әйберләре куела.

Диңгездә “күчтәнәч” ияртмә

Татарстанга чит төбәкләрдән туристлар килү сизелерлек арта башлаган. Казан Кремленә керүчеләр саны да арткан.
— Республикадан да диңгезләргә сәяхәтләргә китүчеләр шактый. Ләкин, онытылырга һич ярамый. Диңгез буенда халык күп, шунлыктан санитар саклык чараларын үтәү зарур. Вирус ияртеп кайту, авыру башлану ихтимал, - диде Лилия Галимова.

Вирус та, штраф та бетмәде

Республикада коронавируска бәйле вәзгыять әле тулысынча яхшырмады. Лилия Галимова әйткәнчә, Татарстанда көн саен 30 кеше коронавирус йоктыра.
– Вирус та, штраф та бетмәде. Кибетләрдә, җәмәгать транспортында, халык тупланган урыннарда битлек кию зарур. Шушы таләпләрне үтәмәгән кешеләргә полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан штраф салулар бүген дә дәвам итә, - дип кисәтте Лилия Галимова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: