Шәһри Казан

Куркынычсызлык – беренче урында

Үткән атна ахырында Дәүләт Советында узган сессиягә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың барлык район‑шәһәр башлыклары җыелып килде. «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгыннан сабак алып, федераль законга төзәтмә кертүне тәкъдим итә торган карар проекты кабул ителде.

«Туфан абый «культура юк» дияр иде...»
Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин «Адмирал» сәүдә үзәгендә башкарылган коткару эшләре турында тәфсилләп сөйләде. 2007 елда «Янгын куркынычсызлыгы турында»гы федераль законга төзәтмә кертелгәннән соң, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелеш һәм үзгәртеп кору корылмаларында күзәтчелек итми. Җитмәсә, 2007‑2012 елларда яңа төзелгән торакта янгыннар ике тапкырга арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре яңа төзелгән йортны, файдалануга тапшырылып, өч елдан соң гына тикшерергә хокуклы. Шуңа да федераль законга төзәтмәләр кертүне вазгыять үзе таләп итә.

Депутат Николай Рыбушкин, базарларның бөтенләй кирәге юк, диде. Эш урыннары мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басса да, куркынычсызлык мөһимрәк, ди ул. Депутатны базарларда түбән сыйфатлы, кешеләргә зыян китерә торган товарлар сатылуы да борчый булып чыкты. Тик үзенең соңгы тапкыр базарга кайчан барганын гына әйтмәде...

Коммунист Артем Прокофьев Рыбушкинга каршы төшеп, базарларны ябып, проблеманы хәл итеп булмаячагын әйтте. Бөтен кешенең дә затлы сәүдә үзәкләреннән кыйммәтле кием алырга мөмкинлеге юк. КПРФ партиясе лидеры Хафиз Миргалимов кичекмәстән тикшерү органнарында тәртип урнаштырырга чакырды.

- Туфан абый Миңнуллин исән булса, ул «культура юк» дияр иде. Җитештерү культурасы, төзелеш культурасы, үзара мөнәсәбәт культурасы юк... - диде Хафиз Миргалимов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада фаҗигаләр системалы төс алуына борчылуын белдерде. Аларны булдырмас өчен йә вәкаләтләр җитми, йә вәкаләтле кешеләр вакытында тиешле карарлар кабул итми.

- Әле ярый Яңа Тура белән Вьетнам базарында янгын кеше булмаган чакта чыкты. Бер караганда, бер административ киртәләрне киметәбез, әмма куркынычсызлык мәсьәләсендә киртәләрне алу турында сүз дә булырга тиеш түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Татарстан Президенты сессиягә килгән Дәүләт Думасы депутатларына, Федерация советы әгъзаларына Дәүләт Советы әзерләп бетерәчәк карар проектын Мәскәүдәге депутатларның да игътибарын җәлеп итәргә чакырды.

Нефтьне үзебездә эшкәртәбез
Татарстан Хөкүмәтенең 2014 елгы эшчәнлегенә премьер-министр Илдар Халиков күзәтү ясады. Тышкы факторлар йогынтысы аркасында, 2015 ел башында икътисади күрсәткечләр кими башлаган. Әмма икътисадның йомшавына юл куймас өчен, Татарстан Министрлар Кабинеты каршында икътисад берлеге эшләп килә. Февральдә икътисадны көчәйтү өчен план кабул ителгән. Ә менә 2014 елда Татарстанның төп тармакларында үсеш күзәтелгән. Республикада табылган нефтьнең яртысы эшкәртелгән, читкә чи нефтьне әзрәк чыгара башлаганбыз. Үзебездә ясалган нефть продуктларының өлеше арткан. Әлеге уңышлар, беренче чиратта, «Танеко» заводының тулы көченә эшли башлавына бәйле, узган ел анда 8 миллион тонна нефть эшкәртелгән. 2015 елда «Аммоний» заводы сафка басарга тиеш. Былтыр яңа технологияләр белән эшли торган җитештерү комплекслары да тамыр җибәргән. «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләүче резидентлар 2014 елда 23 миллиард сумлык инвестиция керткән, биш яңа җитештерү комплексы ачылып, бер меңләп эш урыны булдырылган. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә дә зур игътибар бирелә. Әлеге өлкәдә 480 мең кеше хезмәт куя, ә бу Татарстанда эшләүчеләрнең - чирек өлеше.

Урта һәм кече эшмәкәрлек җитештергән товар һәм хезмәтләрнең электрон каталогын булдырып, аны эчке һәм тышкы базарда танытачаклар. Узган ел «Лизинг грант» программасының 450 эшкуарга файдасы тигән. Авыллар һәм авыл хуҗалыгы үсешенә 19 миллиардтан артык сум бирелгән.

Сәяси кәлимә
Таһир Һадиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык‑төлек сәясәте комитеты рәисе:
- Америка, Европа берлеге тарафыннан кертелгән санкцияләр шартларында республиканың азык‑төлек куркынычсызлыгы беренче урынга чыкты. Безнең республика аеруча мөһим продукция белән үзен генә тәэмин итеп калмыйча, чит өлкәләргә дә сата. 2014 елда читкә 20 миллиард сумлык азык‑төлек җибәрелде: сөт - 182 мең тонна, мөгезле эре терлек ите - 40 мең тонна, дуңгыз ите - 30 мең тонна. Элек шикәрне читтән кертсәк, хәзер, киресенчә, читкә чыгара башладык, узган ел 80 мең тонна шикәр комы саттык. Быел чәчүгә әзерлек, узган елга караганда, яхшырак бара: тракторларның - 90 проценты, чәчкечләрнең - 96 проценты, культиваторлар тулысынча әзер. Санкция­ләр үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә җирлек табарга ярдәм итте. Мисал өчен, узган ел республиканың кибет киштәләрендә бездә җитештерелгән кефир 40 процент кына булса, быел бу күрсәткеч 75 процентка җитте. Әмма кәбестә, он, бәрәңгебез бик аз урын алып тора әле.

Илшат Әминов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы:
- Мәскәүнең реклама агентлыгына ТНВны Татарстанның күпмилләтле мәдәниятен чагылдыра торган Бөтенроссия каналы буларак тәкъдим иткәндә, «Сез нәрсә, мәдәният начар сатыла бит! Гауга, криминал, һәлакәткә корылган тапшырулар яхшы рейтинг китерә», - дип җавап бирделәр. Криминалга корылган яңалыклар, сериаллар, тапшырулар... Зәңгәр экранны озаграк карасаң, безнең ил зур бер «зона» икән, дип уйлап куясың. Инде ничә ел рәттән 8 мартта телевизордан фахишәнең патшабикәгә әйләнүе турындагы «Красотка» фильмын күрсәтәләр. Элек бу көнне аның урынына «Девчата» фильмын карый идек. Бүгенге буынны яшәү тәртибенә «Красотка» өйрәтә. «Мәдәният» сүзе тәртип, белем бирү дигәнне аңлата. Безнең төп максат - мәдәни кыйммәтләребезне киләчәк буынга тапшыру. Кызганыч, балаларыбыз елдан‑ел китапларны азрак укый. Озакламый алар дөньяны «Твиттер»дагы 140 тамга аша танып беләчәк. Безгә буыннар арасындагы аңлашу ысулларын табарга кирәк. Татар язучыларының әсәрләре буенча фильмнар төшерергә мөмкинлек бирә торган дәүләт программасының барлыкка килүен теләр идем. Безгә милли фильмнар һәм сериаллар төшерү өчен нигез, татарча Голливуд кирәк.

Сорау-җавап
Разил Вәлиев, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Татарстан Милли китапханәсенә яңа бина кирәклеге хакында татар телендә бик күп сөйләдем, әмма мәсьәлә хәл ителмәде, шуңа күрә бүген соравымны рус телендә бирергә уйладым. Бәлки, русча сөйләгәч, мәсьәлә, ниһаять, хәл ителер. Бүген Милли китапханә сигез тапкырга чамадан тыш тулган. Мондый шартларда уникаль фондның саклануына һәм янгын куркынычсызлыгы шартлары тудырылуына гарантия биреп булмый. Узган гасырның 60 нчы елларыннан бирле Хөкүмәт карары һәм Югары Советның интернациональ китапханә төзү турында биш карары дөнья күрде. Россия Фәннәр академиясе китапханәсендә һәм «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгыннан соң без тагы да шомландык. Республика хөкүмәте тарафыннан киләчәк буынга 3 миллион 300 мең китап һәм сирәк кулъязма рәвешендәге уникаль фондны саклау өчен нәрсә эшләнгән һәм эшләнә?

Илдар Халиков, премьер-министр:
- Соравыгыз өчен рәхмәт! (татарча әйтте) Эскизның беренче варианты әзерләнде, без бу мәсьәлә буенча шөгыльләнәбез. Күп акча кирәк. Проект шактый катлаулы, чөнки китапханәгә Универсиадага төзелгән спорт корылмаларыннан да катлаулырак шартлар таләп ителә. 2015 елның беренче яртыеллыгында концепцияне әзерләп бетереп, Татарстан Президентына тәкъдим итәчәкбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: