Шәһри Казан

Көз көне Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар да берничә көн дәвамында узуы ихтимал.

18 февральдә Татарстан Дәүләт Советы чираттагы утырышка җыелды Елга ике тапкыр парламентта вәкилләре булмаган фракцияләр дә утырышта катнашырга хокуклы. Утырышның монысы шундыйлардан иде.

Сессия башыннан ук бик кызу барды. Депутатлар алдан каралырга тиеш булган утызлап мәсьәләгә тагын дистәгә якын канун проекты һәм тәкъдимнәрен кертелде.
Утырыш барышында иң популяр мәсьәләләр органик продукция җитештерү һәм Сайлау кодексы белән бәйле булды. Соңгысы буенча фикер алышулар аеруча да озакка сузылды.

Кешелек хәзер табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга омтыла. Шул исәптән, кулланган продукциясенә дә игътибарны күбрәк бирә башлады. Органик продукция хакында канун проекты да шуны исәптә тотып булдырылгандыр мөгаен. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге канунның хәзер актуаль булуын искәртте.
– Җитештерелә һәм кеше сәламәтлегенә тәэсир итә торган ризыкларның сыйфаты хакында сөйләсәк, бу Татарстанның иң актуаль канун проектларының берсе”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Канун проектын парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу проект халыкны экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итү максатыннан эшләнелгән.
– Хәзерге вакытта органик авыл хуҗалыгы дөнья күләмендә тренд санала. Органик җитештерү авыл хуҗалыгы өлкәсендә аерым бер урын тотарга һәм традицион игенчелек чишә алмаган мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, – дип белдерде Хамаев.

Моны ул пестицидлар, үсеш гормоннарын, ГМО, антибиотиклар, өстәмә кушылмалар куллану юнәлешендә яңа ысуллар уйлап табу белән бәйләп аңлатты. Әлеге канун проекты нигезендә, дәүләт сәясәтенең органик продукция җитештерү өлкәсендә яңа юнәлешләре билгеләнә. Документ андый төр продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме бирүне дә күздә тота.

Реклама

Депутатлар шулай ук Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне дә хуплады. Канун проектын депутатларга Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, канун проектына 87 үзгәреш кертергә тәкъдим ителгән булган. Ул аларның 81ен кире кагарга дигән фикердә иде. Үзгәрешләрнең барысы да федераль канун белән тәңкәлләштерү өчен кабул ителә, дип аңлатты ул.

Башлыча сүз берничә көн сайлаулар хакында бара. “Берничә көнлек сайлаулар үткәрү Үзәк сайлау комиссиясенең хокукы, әмма бурычы түгел”, – дип аңлатма бирде Хәбибуллин. КПРФ фракциясе депутатлары бик карышуга карамастан, үзгәрешләр өчен депутатларның күпчелеге тавыш бирде. Димәк, көз көне Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар да берничә көн дәвамында узуы ихтимал.

Утырыш барышында митинглар хакында; Буа районы территориясен киңәйтү хакында канун проектлары һәм башка мәсьәләләр каралды.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: