Шәһри Казан

Машиналар да шимбәне көтә

Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 1 айга озынайтылды. Ташламалар каралган хәзерге тәртип срогы 18 октябрьдә тәмамланачак иде. Мәгълүм булганча, мэр Илсур Метшин раслаган карар нигезендә, быелның язында кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм йөзеннән, муниципаль парковкалар эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелде. 20 апрельдән атнаның эш көннәрендә муниципаль парковкаларда 6.00-18.00 сәгатьләрдә түләүле, ә шимбә белән якшәмбе бушлай хезмәт күрсәтелде.

Элек урамнардагы муниципаль парковкалардан файдаланган өчен атнаның эш көннәрендә һәм шимбәдә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләү алынды.

Реклама

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйткәнчә, әлеге ташламалар кече предприятиелргә клиентларын саклап калырга ярдәм иткән.
 Шушы мәсьәләгә карата вице-мэр Денис Калинкин да үзенең фикерен җиткерде.
— Без бүген икътисадны тотрыклыландыру, эш урыннарын саклап калу, кешеләрнең акча керемнәренең кимүенә юл куймау өчен тырышабыз, - диде Денис Калинкин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. - Эшкуарлыкка ярдәм буенча шәһәрнең мөмкинлекләре, әлбәттә, зур түгел. Шулай да, Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлек чаралары кабул ителде. Ташламалы парковкалар әлеге теләктәшлек мисалы. 6 ай тиз узып китте. Кызганыч, икътисад кабаттан акрынрак аягына баса. Муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимын тагын 1 айга озынайту эшкуарларга ярдәм булыр.

Фото"ШК"архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: