Шәһри Казан

"Минем тавышым да роль уйнасын"

Совет районының 364 нче сайлау участогында сайлаучыларга "Мин тавыш бирдем" дигән махсус беләзекләрне тапшырганда аның ни өчен бирелгәнен, нинди өстенлекләргә ия булуы турында аңлаталар. Бу хакта аерым тактага да язып элгәннәр.

Участокның сайлау комиссиясе рәисе Андрей Макаров:

- Сайлау тыныч уза. Участокта 2676 кеше теркәлгән. Барысы да килеп тавышларын бирер дип ышанам, әлегә кеше агымы кимеми, иртәдән бирле халык оешкан төстә сайлауларга килә тора, - диде.

Наталья Васильевна аяклары авыртса да таякка таянып участокка килгән.

- Узган сайлауда ирем урын өстендә авырып яткач, өйдә генә тавыш биргән идек, комиссия вәкилләре үзләре килделәр. Быел ирем вафат, ә мин авырлык белән булса да, бу мохитне үземнең тоясым килгәнгә, килдем әле менә. Сайлау элек-электән көтеп алына торган бәйрәм кебек бит инде ул. Олы яшьтә булсак та киләчәгебезгә битараф түгелбез. Шуңа да килдем, минем тавышым да Президентыбызны сайлауда роль уйнасын, - ди ул.

Реклама

Инна Богданова сайлауга оныгы белән килгән.

- Оныгыма үрнәк күрсәтәсем килә. Ул да киләчәктә сайлауларга даими йөрсен, һәркемнең дә тавышы мөһим икәнне аңлап үссен. Көн матур, кояшлы, беләзекләр белән транспортта йөрү бушлай, мондый шартларда сайлавы да рәхәт, - ди ул.

364 нче сайлау участогыннан фоторепортаж: (Эльвира Мозаффар фотолары)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: