Шәһри Казан

Наданлык акча китергән заманда

Социаль челтәрләр алгы планга чыгу белән, миллионнар өчен онлайн-киңлектә үзен экспертка санап, акыл сатып утыручылар абруйлы адәмнәр булып китте.

Аның белеме, тәҗрибәсе турында уйлап та, кызыксынып та караучы юк. Меңләгән язылучысы бар икән, димәк, аңа «ышанырга» ярый. Шундый чорга да килеп җиттек: акыл өчен көрәштә профессионал булмаганнар өскә калкып чыкты. Хәер, акыл көрәшендә генәме икән?


Хәлнең шундый юнәлеш алуына профессионалларның үзләрендә дә гаеп бар: алар онлай-киңлекне җитдигә санамый, артык мәшәкать, юкка вакыт уздыру дип карый. Ә бушлык нәрсә белән булса да тулып тора, белгечләр урынын ясалма акыллылар, инстаграмында актив эш алып барып, күпләгән язылучы җыйганнар ала. Алар инде зур аудитория белән эшләү җаен белә, күзгә төтен җибәрүдә берәүне дә уздырмаячак.

Социаль челтәрләр наданлыкны монеталаштырып, акча эшләү мөмкинлеге генә биреп калмый, теләсә кайсы профессионал экспертизаны, белгечләрнең ачышларын шик астына куя ала. Хәбәрләр тарату, теләсә кайсы вакыйгага бәя бирү, нәтиҗәләр чыгару, уңлы-суллы акыл сатып, киңәшне дә мулдан өләшү өчен ниндидер мәгълүмат чарасы булу да кирәкми – дивандагы мендәрең йомшак булсын да, язылучыларың арасында абруй казанып, онлайнда аудитория алдында эшли бел. Нәтиҗәдә – күпләгән ялган фикер, дәлилсез мәгълүмат.

Реклама


Әмма ни гаҗәп, шундый блогерларга ихтыяҗ да бар бит әле. Әйтик, халык табибка барып күренәсе, тикшеренәсе урынга, социаль челтәрдәге медицина блогерына мөрәҗәгать итә. Аның дипломы да бардыр бәлки, ләкин күп очракта әлеге дә баягы язылучылар саны бөтен нәрсәне хәл итә. Ә алар сөйли белә, шулай тамак туйдыргач, сөйләү – аның төп коралы. Матур сөйли алу сәләте булмаган һәм үзен күрсәтә алмаган, ә эшен белеп башкарган белгеч бу көрәштә, кызганыч, җиңелүче ролендә.


Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 13-19 яшьлекләр өчен нәкъ менә шушы блогерлар абруйлы затлар. Өлкәнрәк буыннар кулланган мәгълүмат чыганаклары алар өчен кызык­лы түгел, шушы яшьтәге үзсүзлелек алардан башкасын эзләтә, кайбер очракта куркыныч мәгълүмат зонасына эләгеп, бәла-каза да китереп чыгарырга мөмкин. Тыю-чикләүләр генә уңай нәтиҗә бирмәячәк, бүгенге буын аларны читләп узу ысулларын яхшы белә.

Бөтен мәшәкатьне мәктәпкә генә дә өеп калдырып булмый – аларның бит БДИга әзерлисе, ел ахырында яхшы нәтиҗәгә ирешәсе бар, укучы белән мөнәсәбәт урнаштыру турында уйларга вакыт юк. Бүгенге балалар кечкенәдән пресс астында яшәгән кебек – күпләгән түгәрәкләр, имтиханнар, аннары югары уку йортына керү (кайда укыйсын бала үзе дә белми, чөнки ул яшьтә әле нәрсә теләгәнен аңламый).

Нәтиҗәдә, кулларына диплом тоткан, тормыштан тиз арада бөтен нәрсәне алырга теләгән белгечләр килеп чыга. Хыяллар чынбарлык колпагына бәрелеп чәлпәрәмә килгәч, виртуаль дөнья үзенә суырып алып, кайберәүләрдән диван стратегы ясап та куя. Кечкенәдән блогерлар сөйләгәнне сеңдереп, аларны лайкылдатып үскәч, андыйларның дәвамчылары буласына аптырыйсы юк. Заманасы үзе наданлыктан акча эшләү мөмкинлеге тудырганда, алар гына нишләсен икән?

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: