Шәһри Казан

НАТОсыз нишләрбез инде?

АКШтагы президент сайлауларына игътибар шулхәтле зур, әйтерсең лә бөтен дөнья үз дәүләтенең башлыгын сайлый. Бөтен нәрсәдән шоу ясарга өйрәнеп беткән америкалылар да тик ятмый: океан аша шаккатыргыч хәбәрләр килеп кенә тора. 

Бу юлы Трампның элеккеге киңәшчесе Джон Болтон АКШ НАТО альянсыннан чыгачак дип белдергән. Моның өчен, әлбәттә, Трампның җиңүе кирәк. Шуннан соң инде беркемгә дә җиңел булмаячак, имеш. СССРның йогынтысын Европа территориясендә җәелдермәү максатыннан 1949 елда оешкан НАТОны Трамп беренче сайлау кампаниясендә үк таратырга чакырган иде. Аның фикеренчә, күп миллиардлы чыгымнар таләп иткән әлеге блокның берниди нәтиҗәлелеге юк: Якын Көнчыгышта гына 5 триллион доллар тотылган, тынычлык урнашмаган, киресенчә, глобаль террорчылык гына туган. “Ә бу вакытта АКШта юллар начар хәлгә килде, күперләр ишелде, югары хезмәт хакы түләнә торган эшләр океанны кичеп чыкты”, – дип белдергән Дональд Трамп. Белгечләр Якын Көнчыгыш, Гыйрак, Әфганстандагы сугышларда АКШның 3 триллион доллар сарыф итүен исәпләп чыгарган. Әлеге саннар бик зур һәм гади америкалы дәүләт казнасыннан бер кирәкмәгәнгә триллионнар агылганын аңлый. Бу исә Трампка өстәмә тавышлар өсти. Утка май сибеп, президентлыкка кандидат Американы кабат бөек итәргә теләвен белдерә һәм Гарәп илләре белән Кытайдагы биек йортлар, яхшы юллар, аэропортларны мисал итеп китерә. Моңарчы әле бер президентның да АКШны ярлы дип атаганы булмады, аларның барысы да “чәчәк атабыз” дип мактанды.

Башкаларга килгәндә, АКШның НАТОдан чыгуы һәм тора-бара аның бөтенләй таркалуы (чөнки аны оештыручы, дистә еллар буена корал һәм акча белән тәэмин итеп торучы әлеге дә баягы шул ук Америка) башкалар өчен дә яхшы булмаячак. Күпләр НАТОның таркалуы Россия өчен зур бүләк булачак дип фаразлый, әмма Көнбатыштагы көндәштән тыш, Көнчыгышта Кытай бар һәм аның куәте үсә бара. НАТО – АКШның Европага йогынты ясаучы коралы, көтүчесез калган Европада хәлләр катлауланып китәргә дә мөмкин, моның беркемгә дә файдасы юк. Ләкин НАТОның бүгенге сәясәте дә барысын да канәгатьләндерми. Ике Германия берләшкәндә кабул ителгән килешү буенча, Төньяк хәрби-сәяси Альянс Көнчыгышка җәелмәскә вәгъдә биргән иде. Әмма, күргәнебезчә, ул элеккеге союздаш республикаларны да  “йотып”, күптән инде Россия чикләре буена хәтле килеп җитте. НАТО Россия мәнфәгатьләренә зыян китермәгәндә, аның таркалмавы отышлырак икән. 

Реклама

Трамп, НАТОга кагылышлы белдерүләр ясап, берьюлы берничә куянның койрыгын тотарга тели: тавыш бирүчеләрен арттырудан тыш, аның альянс әгъзаларыннан тагын күбрәк акча түләттерү нияте дә юк түгел. Мисал өчен, АКШның хәрби альянс өчен чыгымнары Германиянекеннән дүрт тапкырга күбрәк. Америка НАТОдан чыгып, һәркем үз юлы белән киткәндә, калган әгъзалар барыбер океан арты дәүләтенә түләргә тиеш булалар – чөнки территорияләрендә аларның иминлеген саклаучы АКШ базалары бар. Американың мондый базалары дөньяның 140 дәүләтендә урнашкан һәм алар өчен ул елына 24 миллиардтан артык доллар ала. НАТОсыз калган очракта да полосалы-йолдызлылар кулында уен кәртләре шактый гына булачак икән әле...

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: