Шәһри Казан

 Петербургтагы форумда Татарстанны ни өчен гел телгә алып торганнар?

  Хөкүмәт йортында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә узган халыкара икътисад форумында катнашуының нәтиҗәләре белән таныштырылды.  Форумда кече һәм урта предприятиеләргә административ басымның йомшартылачагы турында белдерелгән, эшкуарлар эшчәнлеген әледән-әле тикшереп тору киметеләчәк.

— Форумга 131 илдән 14 мең делегат килгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан, Үзбәкстан җитәкчелеге, шулай ук Россия төбәкләре губернаторлары белән эшлекле очрашулар үткәрде. Форум республика өчен бик уңышлы булды, Хөкүмәт дәрәҗәсендә-14 һәм үзара 32 хезмәттәшлек килешүе төзелде. Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов Татарстанны башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды, Татарстанның инвестицияләр климаты һәм башка күрсәткечләр буенча илкүләм рейтингында алдынгылар сафында баруы әйтелде. Эре инвесторлар белән сөйләшүләр үткәрелде. Әлбәттә, нәтиҗәләр бүген үк күренмәс, әмма киләчәк эшчәнлеккә зур җирлек булдырылды,- диде республика Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстан Президенты каршындагы эшкуарларны яклау буенча вәкаләтле вәкил-Президент киңәшчесе Фәрит Абдулганиев сөйләгәнчә, форумда кече һәм урта предприятиеләргә административ басымның йомшартылачагы турында белдерелгән, эшкуарлар эшчәнлеген әледән-әле тикшереп тору киметеләчәк.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Фәрит Абдулганиев:”Сәнәгать мәйданчыклары район үзәкләрендә генә түгел, ә районнардагы берничә торак пунктта оештырыла. Бер урында гына булганда автобус маршруты да кирәк. Сокуры бистәсендәге сәнәгать мәйданчыгы актив эшли, ул резидент-предприятиеләр белән тулып килә инде. Яшел Үзәндә һәм Биектауда яңа сәнәгать мәйданчыклары оештырылачак”,-диде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән Татарстанның инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Инсаф Галиев инновацион технологияләр өлкәсенә караган хезмәттәшлек килешүләре төзелгәнлеген әйтте. 

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Казанда 2024 елның февралендә “Киләчәк уеннары” кибертурниры үткәреләчәге турында да Санкт-Петербургтагы форумда игълан ителгән.

Реклама

— Кибертурнирны үткәрү хокукын яулаган шәһәрне игълан итү форумдагы игътибарга лаеклы чараларның берсе булды. Россиянең 14 шәһәре үзен кандидат итеп куйган. Финалга чыккан Санкт-Петербург, Мәскәү, Калуга, Сочи һәм Казан шәһәрләре арасыннан Казан- җиңүче дип игълан ителде,- диде Владимир Леонов.

 Казанда әле быелның 5-8 октябрь көннәрендә төзелеш һөнәрләре буенча халыкара чемпионат үткәреләчәк.

”Ворлдскиллс” төрендәге бәйге түгел бу, ә аерым чемпионат. Төзелеш һөнәрләре буенча ярышка 23 илдән киләчәкләр. Предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм студентлар үзләренең осталыкларын күрсәтә. Чемпионат кысаларында төзелеш тармагына караган махсус күргәзмәләр оештырыла, эшлекле очрашулар планлаштырылган,- диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: