Шәһри Казан

Политолог Алексей Чеснаков: “Татарстандагы идарә системасының перспективасы бар”

Сәяси конъюктура үзәге рәисе, политолог Алексей Чеснаков фикеренчә, Татарстанда сайлаулар, алдагы еллар белән чагыштырганда, хакимиятнең ачыграк һәм карарларны тизрәк кабул итүе белән аерылып тора.

Халык бу үзгәрешләрне тоя һәм хуплый, хакимиятнең эшчәнлеген бәяли, Татарстандагы идарә системасының перспективасы бар, ди ул.

Быел республикада күзәтүче буларак блогерлар да катнаша. Спикер сүзләренчә, әлеге яңалыкның яшәргә хакы бар. Онлайн эшчәнлекне уңай бәяләп, ул Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча фикер-тәкъдимнәрнең онлайн кабул ителүен, иҗтимагый тыңлаулар оештырылуын билгеләп үтте. Халык боларны күреп тора, шуңа да сайлау компаниясен позитив карый, диде ул.

Реклама

Политолог белдерүенчә, экспертлар өчен өч көн тавыш бирү – стресс. 
– Без мобильләшкән агымнарның ничек бүленүен әйтә алмыйбыз. Элек бер көн дәвамында һава торышы, мәгълүмати сигналлар тәэсир итсә, хәзер алар өч көнгә бүленгән. Сайлауларга килүчеләрнең саны күпме тәшкил итүен, тавыш бирү нәтиҗәсен түземсезләнеп көтәбез, – диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: