Шәһри Казан

Россия-Төркия: арттан килеп сугу нигә китерде?

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. 24 ноябрьдә Сүрия һава аланында Россиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Төркия белән ике арадагы мөнәсәбәтләрнең асты өскә килде.

Узган шимбәдә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата махсус икътисади чаралар куллану турында боерык имзалады. "ШК" белгечләр белән бергә аны сүтеп җыйды.

Ач калмабыз

Беренче чикләү Төркиядә җитештерелгән азык-төлеккә бәйле. Кичә аның тулы исемлеге бастырылды: суытылган һәм туңдырылган эре мөгезле терлек ите, йорт кошы ите, рассолдагы, киптерелгән яки ысланган ит, сөт продукциясе, шул исәптән, эремчек белән сыр, яшелчә белән җиләк-җимеш, балык, диңгез ризыклары.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, тугыз ай эчендә Россия Төркиягә 15 миллиард долларга, ә Төркия Россиягә өч миллиард долларга продукция сатып җибәргән. Без төрекләрдән, нигездә, яшелчә белән җиләк-җимеш, бигрәк тә цитруслар кертәбез. Быел шулай ук 23,7 миллион долларга фундук, 6,2 миллион долларга миндаль алганбыз. Төркиядән сатып алынган помидорларның суммасы быел инде 281 миллион долларга җиткән. Шунысы игътибарга лаек: 2014 елда Көнбатыш илләренә Россиянең азык-төлек чикләрен шапылдатып ябып куйгач, Төркиядән җиләк-җимеш 25-30 процентка күбрәк агыла башлаган. Шул ук вакытта Роспотребнадзорның төрек азык-төлегенә дә, кием-салымына да дәгъвасы бар. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, яшелчә белән җиләк-җимештә пестицидлар, нитратлар һәм нитритлар еш табыла. Аграр министр Александр Ткачев сүзләренчә, белгечләр ел башыннан Төркиядән кергән иттә 40 тапкыр зыянлы матдәләргә тап булган. Илнең текстильщиклар ассоциациясе кардәшләребез җитештерелгән кием-салымнан бөтенләй баш тартырга куша. Министр Ткачев ышандырганча, беребез дә ач калмаячак. Төркиягә алмашка Әзербайҗан, Үзбәкстан, Марокко һәм Израиль килергә мөмкин.

"Рубин"дагы төрек уенчысын нишләтерләр?

Боерыктагы икенче һәм өченче пункт 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия оешмаларына Россиядә хезмәт күрсәтүне тыю яки чикләүне күздә тота. Исемлекне Россия хөкүмәте әзерли. Моннан тыш, үзебезнең оешмаларга төрекләрне эшкә алу тыела. Илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә караганда, 2015 елда Төркиядән 67 мең кешегә эшләргә рөхсәт бирелсә, киләсе елда бу күрсәткеч бермә-бер кимер, дип көтелә. Эре корылмаларны, шул исәптән 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионаты стадионнарын төзеп бетермәгән компанияләргә үз эшләрен төгәлләп бетерергә мөмкинлек биреләчәк. Төзелеш министры Михаил Меньның да фаразлары күтәренке рухта: төрекләрне эшкә алмау турындагы күрсәтмә төзелеш өлкәсендә бәя һәм вакыт ягыннан тоткарлык тудырмаячак. Үзебезнең Россия төзүчеләре дә ким-хур түгел.

Әлеге яңалыкны ишеткәч, футбол сөючеләрнең, "Рубин" футбол командасы уенчысы - төрек егете Гекдениз Карадениз белән нәрсә булып бетәр икән, дип котлары очты. Россиянең спорт министры һәм Россия футбол берлеге президенты Виталий Мутко, Караденизны беркая да җибәрмибез, барысы да аның кебек булса, шәп булыр иде, диде.

Төркиягә алмаш күп

Реклама

Россия Президенты Төркиягә барып йөрергә кирәкми, дип тә карар кылды. Өстәвенә, ике ил арасындагы һавадагы чартер рейслары туктатыла. Нәтиҗәдә, туроператорлар белән турагентлар да ул тарафка юллама сатуны туктатты. Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, Татарстаннан ел саен чит илгә 300 мең кеше йөри, шуның яртысы Төркиягә (150-180 мең кеше) туры килә. Әмма аннан башка да ял итәрлек урыннар җитәрлек: Урта Диңгез илләре - Италия, Греция, Хорватия, Черногория, Марокко, Тунис, Канар утраулары. Иванов сүзләренчә, чикләүләр аркасында бер туроператор да бөлгенлеккә чыгарга тиеш түгел. Төркия белән Мисырга бармый тору Россиялеләргә үз илебездәге ял итү урыннарына игътибар итәргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле белгечләр эчке туризмның чәчәк атып җибәрүенә өмет итә. Ростуризм башлыгы Олег Сафонов фикеренчә, 2016 елда Россия эчендәге туристик агымның 3-5 миллион кешегә кадәр арту ихтималы бар. Тагын бер сан: Россия туристлары хисабына Төркия казнасы ел саен 10 миллиард долларга тулыланып барган.

"Опора России" оешмасының беренче вице-президенты Павел Сигал фикеренчә, Төркия белән Россиянең бер-берсенең икътисадына йогынты ясарлык көче җитәрлек. Азык-төлек чикләвеннән кардәшләребезгә бер миллиард долларлык зыян килергә мөмкин. Мәскәү "Турецкий поток" төзелешен туктатса, Әнкара газны Украина торбалары аша кабул итүне дәвам итәргә мәҗбүр булачак. Германиядән кала, Төркия Россия газын иң күп сатып алучы ил. Үз чиратында, Төркия Россия танкерларына Босфор белән Дарданелла бугазыннан йөрүне тыйса, бу безнең нефть компанияләре кесәсенә нык кына сугачак.

Мәдәни багланышларга да йозак эленерме?

2016 елның 1 гыйнварыннан ике ил арасындагы визасыз режим туктатыла. Бүген Россия гражданнары Төркиядә, ә төрекләр бездә визасыз 60 көнгә кадәр торырга мөмкин.
Чикләүләр җиле мәдәниият өлкәсенә дә кагылып китте. Федераль министр Владимир Мединский Алтай, Башкортостан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасия башлыкларына хөкүмәт телеграммалары юллап, Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) белән элемтәләрне тиз арада өзәргә кушкан. Хәтерләсәгез, әлеге оешма тарафыннан Казан 2014 елда төрки дөньяның башкаласы итеп сайланган иде. ТЮРКСОЙ теләктәшлеге белән республикада "Нәүрүз" театр фестивале,"Төреквидение" музыка фестивале уза. ТЮРКСОЙ Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә махсус бүләген дә тапшыра. Оешманың генераль секретаре Дюсен Касеинов былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төрки дөньяның мәдәнияте, сәнгате һәм фәненә саллы өлеш керткәне өчен ТЮРКСОЙның истәлек медален тапшырды.

Инвестицияләрнең дүрттән бере - Төркиядән

Белгечләр сүзенә караганда, "мәхәббәттән нәфрәткә бер адым" аркасында, очкычыбызны бәреп төшерүче ил 2,5-3 миллиард доллардан колак кагарга мөмкин. Төркия өчен Россия, Германиядән соң, икенче урындагы тышкы сәүдә партнеры. Кардәшләр соңгы сигез елда Россиягә 1,265 миллиард доллар инвестиция керткән, шуның җидедән бер өлеше Татарстанга туры килә. Рөстәм Миңнеханов быелның язында әйткәнчә, чит ил эшкуарлары арасында безнең республикада Төркия бизнесы беренче урында. "Алабуга" махсус икътисади зонасы аларның тартылу урынына әйләнгән иде инде.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнулина "ШК"га белдергәнчә, Татарстан белән Төркия эшкуарлары арасында үзенчəлекле багланышлар урнашты. Статистика буенча, республикага туры чит ил инвестицияләренең 25 проценты шушы илдән килә. Сәяси каршылыклар бизнес проектларга да кагылмый калмый, эшлекле климатның бозылуы республика икътисадына да тискәре тәэсир итәчәк.

Сүз уңаеннан

26 ноябрьдә Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган Владимир Путинга 30 ноябрьдә Парижда үтәчәк климат мәсьәләләре буенча халыкара конференциядә очрашырга тәкъдим иткән. Кичә кичке якта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Путин Эрдоган белән шәхсән дә, якын арада телефоннан да сөйләшергә җыенмый.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Иордания короле Абдалла II Бен Әл Хөсейн белән очрашуда Су-24 очкычын бәреп төшерүне: "Бу террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүләре", - дип белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: