Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда М12 трассасын төзү буенча киңәшмә үткәрде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада М12 трассасын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында республика башлыгының эш кабинетында узды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә юл төзелешенә бәйле актуаль темалар һәм проектны гамәлгә ашыруның гомуми мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Реклама

М12 тизйөрешле трассасы Казанны һәм Мәскәүне бәйлиячәк, юлдагы вакыт 6,5 сәгатькә кадәр кыскарачак. Объектны 2024 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: