Шәһри Казан

Татарны татар дип яздырмау нидән килә?

Россия быел тагын бер зур вакыйга – җанисәп алу кампаниясен уздырачак. Татар милләте саны ни сәбәпле кими бара? Милләтне саклап калу өчен нинди гамәлләр кылырга кирәк, ә кайсыларын эшләмәскә?


«Таяну ноктасы» тапшыруында белгечләр шул хакта фикер алышты.

Реклама

Галимнәрнең, җәмәгать эш­лек­леләренең бу мәсьәләгә карата кайбер уйларын укучыларыбызга да җиткерәбез.
Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарларның башка милләт итеп язылу бәласен катнаш никахларда күрә.

– Татар-рус, шулай ук татар-башкорт никахлары бик күп таралган.  Моның  артында бик катлаулы тел проблемасы да тора. Барыгыз да хәбәрдар – конституциягә «Бог» дигән төшенчә кертергә булдылар. Әмма Бог ул – Алла дигән әйбер түгел. Православ динендәге Богның сыйфатлары бар: «Бог-­отец», «Бог-сын», «Бог-святой дух». Әгәр дә шундый төшенчә кертәләр икән, шул тел артыннан фикерләүче кеше бөтенләй ялгыш, исламга хас булмаган юлга кереп китә бит. Тел белән милли аң арасында бик нечкә бәйлелекләр бар. Без аны онытырга тиеш түгел. Милли аң – бик катлаулы җисем, – дигән фикердә Дамир Исхаков.


Журналист, җәмәгать эшлек­лесе Римзил Вәлиев, әти-әнисе ике милләттән булган кешенең милләте үзгәрә, дип саный.
– Катнаш никахтан килеп чык­кан кеше милләтен «белмим», дияргә яисә ике милләтне дә сайларга мөмкин. Кеше Башкортстанда булып, әтисе башкорт булса, үзен башкорт дияргә, Татарстанда булып, әнисе татар булса, татар дияргә мөмкин. Катнаш гаиләдә кеше ике милләтне дә сайларга мәҗбүр. Җанисәп вакытында аңардан сорамыйлар да. Сораган вакытта да аны карандаш белән генә язалар. Үз милләтен үзгәрткән татарлар бик аз санда. Кемгәдер бу карьера өчен кирәк яки аңа басым ясаганнар. Ләкин андыйлар берничә дистә генә бу­лыр­га мөмкин, – дип фикерли Римзил әфәнде.  

Төбәк тарихын өйрәнүче, язу­чы Томас Нигъмәтҗанов, татарлар һәрвакыт көчле булды, дигән фикердә.
– Безнең үсүдән, ишле халык булуыбыздан  куркалар. Шуңа да безнең белән шундый сәяси көрәш бара. Һәр төбәктә – үзенчә пропаганда. Татарларның санын бетерергә, яисә үзләренең, йә русларның санын күбәйтергә. Әмма сәясәт татарларның санын азайтуга кайтып кала, – ди тарихчы.

Тумышы белән Башкортстан республикасы, Тәтешле районыннан булган Томас әфәнде туган ягына багышланган күп кенә китап­лар иҗат иткән.
– Мин аларны татар халкы дип саныйм. Башкортлаштыру сәясәте барганын сизеп, бу бит дөрес түгел дип, тикшерә башладым. Советлар Союзында безнең районда өч кенә башкорт бар иде. Ә хәзер татарлар арасында күбесе ни өчендер башкорт дип язылган, – ди галим.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановны да бу мәсьәлә борчый.
– Монда башкорт мәсьәләсе генә түгел, кайбер татарлар хәтта үзләрен болгар дип тә яздыра. Себердә, мисал өчен, татар дип түгел, ә Себер татары дип яздырырга мәҗбүр. Әстерханда татарларны ногай итеп яздыртырга телиләр. Бу, беренчедән, Мәскәүдәге аерым бер төркем галимнәр һәм сәясәтчеләр алып барыла торган бер сәясәт. Икенчедән, кеше тарих белән кызыксынып китеп, тарихны бераз дөрес аңламыйча, ниндидер дәлилләр китереп, милләтен үзгәртергә мөмкин. Андый мисаллар аз түгел. Ул вакытта безгә тарихи агарту һәм тарихи хәтерне яңарту җитми, – ди яшь тарихчы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: