16+

Татарстан флагы дуслык һәм бәхет теләп җилферди

29 ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне.

Татарстан флагы дуслык һәм бәхет теләп җилферди

29 ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне.

Казан губернясы татарлары белән чагыштырганда без күпкә бәхетлерәк. Ул чорда губерняның үзенең аерым флагы булмаган, Россия империясенеке кулланылган. 

Тарихта татар халкы флагларга, туграларга ия булган, әлбәттә. Заманнар узу белән дәүләт символлары да үзгәргән, кайсылары бөтенләй кулланыштан төшеп калган. Флагларның үзгәреп торуы СССР чорына да хас. ТАССР 1920 елда оеша, ләкин, рәсми расланган флагы 1937 елда гына барлыкка килгән. ТАССРның тәүге флагы сүзләрнең гарәп хәрефләрендә язылганлыгы белән үзенчәлекле. Аннан соңгы елларда флагта инде кириллица һәм латин хәрефләре урын алган. Кызыл төстәге ТАССР флагы РСФСР флагының “игезәге” дисәң дә ярый, ул бернинди үзенчәлекләре белән дә аерымланмый.

1990 нчы еллардагы милли уяну чоры бүгенгедәй хәтердә. Мәйданнар халык белән шыгрым тулы. Кешеләр үзләре теккәннәрдерме, кулларда төрле-төрле флаглар. Кызылы да, яшеле дә, йолдызлы һәм ярымайлысы да бар иде. Маңгайларга яшел тасмалар бәйләнгән.

1990 елның 30 августында кабул ителгән дәүләт мөстәкыйльлеге турындагы Декларация дәүләт символларының үзгәрүенә этәрде. Татарстан флагы Татарстан Республикасы Югары Советы карары нигезендә 1991 елның 29 ноябрендә расланды һәм 378 саны белән Россия Федерациясенең дәүләт геральдика регистрына кертелде. ТАССР флагы тарихка күчте. Татарстан флагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстанның булачак флагының дистәләп варианты тәкъдим ителгән була, депутатлар кызып-кызып бәхәсләшә. Декларациягә, флагка һәм гербка теше-тырнагы белән каршылык күрсәткән депутатлар да булды Югары Советның 1990 нчы еллардагы чакырылышларында. 

Татарстан флагы яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге горизонталь полосаларны берләштергән турыпочмаклы яссылыктан гыйбарәт. Күтәрелгән вакытында флагның яшел полосасы өске якта тора, бу канун нигезендәге таләп. Татарстан флагындагы яшел төс – яз яшеллеген, ислам төсен, яңарышны аңлата. Ак – пакълык, күңел чисталыгы һәм ак уй-ниятләр билгесе. Кызыл – җитлеккәнлек, энергия, куәт, тормыш чагылышы. 

Тагын бер фикер буенча, флагтагы яшел төс – татарларны, кызыл төс – русларны аңлата. Уртадагы ак төстәге полоса Татарстанда татарлар белән руслар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне гәүдәләндерә.

– Күп кешеләр яшел төсне ислам төсе сыйфатында кабул итте. Атеистлар яшелдә язны һәм яңарышны күрде. Кызыл төс – бу кешеләрдәге совет аңы, аннан тиз генә арынып булмый. Флаг варианты нигездә барлык кешеләрне канәгатьләндерде, монысы – иң мөһиме, – дип искә ала флаг кабул ителгән 1990 нчы елларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.

Дәүләт учреждениеләрендә, бәйрәмнәрдә һәм тантаналы чараларда Россия флагы белән беррәттән Татарстан флагы да дуслык һәм бәхет теләп җилферди. Татарстанлылар бәхетле, чөнки без “ике канатлы”. Россия белән Татарстан флаглары безнең – үсешкә, алгарышка өндәүче һәм күтәрүче пар канатларыбыз. Татарстан һәм аның башкаласы Казан дөньякүләм танылу ала бара. Халыкара танылуга ирешүдә Татарстанның дәүләт символлары да ярдәм итә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading