Шәһри Казан

Телефон актарып үткән гомер

Бүгенге дөнья башаяк цифрлы технологияләргә чумган. Биредә “чумган” сүзен ассызыклап үтү кирәктер.

Чөнки адәм баласы әле кайчан гына фантастика дип саналган дөньяда яши. Аның уңай яклары шактый: теләсә кайсы техник үсеш тормышны җиңеләйтә, профессионал ихтыяҗны арттыра, тормыш ритмын үзгәртә. Әмма бизмәннең икенче ягы да бар әле.

Бүгенге заман технологияләре күптән инде иң “кәттә” фантаст-язучыларның, галимнәрнең заманында кешелекне таң калдырган фаразларын, иҗат җимешләренең борынына чиртте. Фантастларның әсәрләрендә яхшылык явызлыкны җиңсә, чынбарлыкта исә бу һәрчак алай түгел. Буш вакытта бераз гына уйнап алу теләге күптән тормыш ритмына кереп китеп, кешенең буш вакытын бөтенләй бетереп ташлады. Кулыңа гаджет тотып, теләсә кайда һәм теләсә кайчан дөньякүләм интернет пәрәвезенә кереп китеп, эшеңне дә, башка вазифаларыңны да онытырга була.

Өлкәннәр әле чынбарлыкның барлыгын исенә төшерә, ә балалар? Иртәме-соңмы, бу сорау һәрбер өлкән кешене борчый башлый, берни дә үзгәртә алмаганнары: “Хәзер бөтенесе шулай инде”, – дип кулын селти, икенчеләре нәрсә дә булса үзгәртмәкче була әле. Интернет йогынтысыннан хәзер йолып булмый инде, бераз гына соңгарак калынды, әмма андагы мәгълүматны сайлый белергә өйрәтеп була. Монысын гына һәркем булдыра аладыр, чөнки бүгенге әти-әниләр “цифрсыз” вакытта туган. Күбесе әле китап та укыган. Менә шушы “күчеш” чорында булган әти-әниләр җилкәсендә җаваплылыкның иң зурысы. Ә киләсе буыннарга җиңелрәк булачак, чөнки алар замана балалары.

“Җиңел була” диюне бөтен нәрсә ал да гөл булачак дип күзалларга кирәкми. Киләсе буыннарга аралашу гына җиңел була, калганы бик матур төсләр белән буялган картина тудырмый. Белем эстәргә омтылуны, китап укуны бүгенге буын (шөкер, бөтенесе түгел) бушка вакыт уздыру дип кабул итә, алар фикеренчә, интернетта бөтенесе бар, кулыңдагы смартфонны ачтың да карадың. Интернетта юк нәрсә бер дә юк, кыяр тозлый башлаганда китап актарырга, яки былтыр күрше хатыны язып биргән рецепт кәгазен эскәтер астыннан эзләргә кирәкми. Монысы вак мәсьәлә.

Реклама

Табиб булып кулыңа диплом тотып чыктың ди, интернет бу очракта да ярдәм итми калмыйдыр, әмма смартфон тотып кеше дәвалап булмый. Самолет штурвалы артына да БДИ өчен генә әзерләгән репетитор белеме белән утыра алуың икеле. Гугл ярдәмендә генә мәгълүмат эзләргә ияләнгән кешедә үз-үзенә ышаныч бетә, ул гөмбә җыя башлаганчы да интернет пәрәвезен актара. Гөмбә җыйганда адашып калып, интернет тотмаган җирдә юлны ничек табар икән? Мүкнең агачның төньягында үскәнен гугл белә белүен, ләкин кирәкле чакта ул аны пышылдамаска да мөмкин, кайчагында үз башыңны эшләтү дә кирәк. Баш эшләтүнең иң яхшы ысулы – китап уку.

Интернетта мәгълүматның дөрес булу-булмавы икеле генә түгел, күп очракта ул әле күпертелгән булырга да мөмкин. Рейтинг күтәрү, яки заказ белән эшләнгән эшнең максаты – дөрес мәгълүмат бирү түгел. Цифрланган заман акча эшләү өчен мөмкинлекләрне күбрәк ача, ә акчаның исе килми.
Бүгенге яшь буын гомернең иң матур чагын телефонга бирә кебек. Тере аралашу үткәндә кала бара. Элек каршы алу – киемгә, озату – акылга карап булса, хәзер кием ролендә телефон. Ә акыл урынында нәрсә?  

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: