«Без аңа һәрвакыт горурлык һәм күтәренкелек хисе белән карыйбыз», диелә котлау мөрәҗәгатендә.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм.
Өч дистә елдан артык республикабызның язмышы төп рәсми символлар – канатлы барс сурәтләнгән герб, композитор Р.Яхин җырга салган гимн һәм яшел, ак һәм кызыл төсле флаг белән аерылгысыз бәйләнгән. Аларның һәрберсе күпмилләтле халкыбызның бай мәдәни һәм рухи традицияләрен үзенчә чагылдыра, Татарстанның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә. Конституция һәм аерым законнар яклавындагы дәүләт атрибутларын хөрмәт итү граждан һәм ватанпәрвәрлек бердәмлеген тудыруның, Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләүнең, хакимият институтларына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруның ныклы нигезе булып тора. Республикадагы бер мөһим вакыйга да – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – Татарстан әләменнән башка үтми. Без аңа һәрвакыт горурлык һәм күтәренкелек хисе белән карыйбыз.
Кадерле республика халкы!
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең иң югары инвестицион куәткә ия терәк регионы булып тора. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе, IT-сектор үсеше, торак һәм юл төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы урынны били. Без бергәләп масштаблы икътисадый һәм социаль программаларны гамәлгә ашырабыз, зур һәм үтә дә әһәмиятле форумнарны уңышлы уздырабыз, милләтара татулыкны һәм халыклар дуслыгын кадерләп саклыйбыз. Алда безне яңа үрләр көтә. Ватаныбыз хөрлеге һәм көче, балаларыбыз һәм оныкларыбызның имин тыныч тормышы хакына әле бик күп нәрсәләргә ирешәсе бар. Сезгә һәм якыннарыгызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, шушы игелекле юлда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Ышанам ки, без барлык ниятләребезне дә тормышка ашырырбыз! Бәйрәм белән!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар