Шәһри Казан

ТР Президенты: Керемнәрнең туксанынчы еллардан бирле бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде

Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан планлаштырылган барлык программалар һәм илкүләм проектларны да гамәлгә ашырды. Covid-19 пандемиясе аркасында, 2020 елда Татарстанда керемнәр узган гасырның туксанынчы елларындагы дәрәҗәгә кадәр кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр советы сессиясендә шулай дип белдерде.

«Ел безнең өчен бик катлаулы булды, мин эшләгән вакытта — туксанынчы еллардан бирле бездә керемнәрнең бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде әле. Безнең бюджетларның балансын саклау өчен федераль ярдәм булмаса нишләр идек икән?» — диде Миңнеханов.

Реклама

Ул билгеләп үткәнчә, ничек кенә катлаулы булмасын, республикада планлаштырылган барлык объектлар да сафка бастырылды, программалар һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырылды.

«Тулаем алганда, пандемиягә дә карамастан, 2019 һәм 2020 елларның нәтиҗәләре бертөрле булды», — дип искәртте ул.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: