Шәһри Казан

Үз телеңне беләсеңме, министр?

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул ук көнне Дәүләт Советы депутатлары татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы актив чыгыш ясаган Ирина Волынецны Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайлады. Кандидатны Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тәкъдим иткән иде.

Бу ханымның вәкаләтле вәкил булып сайлануы интернет челтәрендә шактый гына шау-шу уятты. Депутатлар да балалар буенча омбудсменны сорауларга күмде: “Татарча беләсезме?” Ирина ханым исә: “Мин бала чакта акцент белән булса да татар телен белә идем”, – дип җавап кайтарды. Әмма әлеге вазифага алынганда бирелә торган антның татарча өлешен ул көч-хәл белән укып чыкты.

Бу бер дә сирәк очрый торган күренеш түгел. Дәүләт җитәкчеләре арасында ана телен белмәүне без хәтта инде шулай тиеш дип кабул итә башладык. Зрә! Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре дигән канун әле үз көчендә. Җитәкче итеп билгеләнә икән, кеше ипи-тозлык булса да татар телен белергә тиеш. Һич югы татар милләтеннән булганнар!

Ә бездә исә исем-фамилиясе, атасының исеме татар булган җитәкчеләр дә журналистлар сорау биргәч: “Ой, а можно я на русском отвечу”, – дип җавап кайтара. Яза торган журналистлар ничек тә җаен таба инде ул. Ә менә радио, телевидениедә эшли торганнарга шактый кыен бу яктан.

Тагын бер әйберне әйтми булмый. Ана телен белмәүче яшь җитәкчеләр күбәйде хәзер. Ә киләчәктә, каядыр бер 10-15 елда безнең республика алар кулына калачак бит. Димәк безнең татар теленең язмышын да алар хәл итәчәк. Мисалга үзем чуваш телен дә, мари телен дә белмим. Белми торып, ничек ул телне саклый алам? Телебезнең шулай үлгәнен, ана телен үтергәннәрен карап торасы килми. Балаларым, оныкларым миңа “мам”, “баб”, дип түгел, ә үзебезчә, саф татарча, “әни”, “әби” дип дәшүләрен ишетәсем килә.

Министрлар рейтингы
Республикада егермеләп министр һәм тагын унлап агентлык, дәүләт комитеты җитәкчеләре бар.
Министрларның 16сы “чеп-чи” татар. Исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме хакында сүз бара.
Элеккеге министрлар арасында ана телен камил белүче һәм тәмен белеп сөйләшүче Марат Әхмәтов бар иде. Аның сәгатьләр буе тыңлап утырырга була. Ялыктырмый. Әллә никадәр мәкал, әйтемнәр, гыйбарәләр белә Марат әфәнде.

Хәзер Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттахов та шундыйлардан.
Хәзерге министрлык җитәкчеләрен карыйк. Марат Әхмәтов урынына калган авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчесе Марат Җәббаров ул кадәр үк әдәби сөйләшмәсә дә, татарча белә һәм сөйләшә.

Реклама

Республиканың сәнәгать өлкәсе җитәкчесе Альберт Кәримов, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин татарча сөйләшәме-юкмы икәнен әйтү шәхсән минем өчен кыен. Һәрхәлдә,  аларның татарча сөйләшү күренешенә тап булганым юк.
Республиканың юстиция тармагы өчен җавап биргән Рөстәм Заһидуллинның әти-әнисе тел өлкәсендә зур галимнәр. Улларын да татар теленә өйрәткәннәр. Чатырдап торып сөйләшмәсә дә, Рөстәм әфәнде дә татар телен белә.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага татарча аралашу кыенрак. Ул сүзләрне белә, әмма татар җөмләсен һәрвакытта да диярлек рус мантыйгы белән төзи. Шулай да, Эльмира ханымга тартып-сузып булса да “4” ле куярга мөмкин. Башкалардан аермалы буларак...
Мәдәният өлкәсе җитәкчесе Ирада Әюповага татарча сөйләшү бик кыенлык белән бирелә. Тик ул тырыша. Татарча җавап биргәндә борчыла, каушый, ерып чыга үзе. “Я не могу”, – дими.

Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов тырышып та тормый. Татарча аңлый, әмма ана телендә җавап бирүне нишләптер кирәк дип тапмый.
Барлык министрлар арасында да татар телен иң яхшы белүче дип финанс министры Радик Гайзатуллинны атарга була. Ул теләсә нинди сорауга да чиста, төзек җөмләләр белән җавап кайтара белә. Өстәвенә, икътисади терминнарны да ул русчалатып түгел, үзебезчә әйтә. Акча кешене боза, диләр. Күргәнегезчә, бу Радик әфәнде хакында түгел.Икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов та татар телен белүчеләр исемлегендә.

Мәгариф һәм фән министры татар телен камил белмәсә, бетте баш диясе генә кала. Шуңа да бу тармакта ана телен яхшы белгәннәр генә җитәкче итеп билгеләнә.
Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Чаллы мэры вазифасыннан китеп, Казанга килгәндә, татарча белә, әмма дөрес итеп сөйләшми иде. Милли Шура рәисе итеп тә билгеләнгәч, аңа тел белмәү бөтенләй дә килешмәс иде. Теләк һәм таләп булгач өйрәнде. Хәзер ярыйсы гына сөйләшә.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эшкә күчкәндә татарча бөтенләй белми идем, тырыштым, өйрәндем дип сөйләгәне бар. Хәзер исә Фәрит әфәнде теләсә кайсы татар теле һәм әдәбияты укытучысын уздырырга сәләтле. Шулай булгач, бары теләк кенә кирәк.
Республикада Туган телләр елы бәлки бозны бераз селкетеп, җитәкчеләрне татарча сөйләргә өйрәтер.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://tatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: