Шәһри Казан

Үзебезнекен сайладык

Татарстанда “иске” яңа Президент сайланды. Бу вазифага биш кандидат дәгъва кылды. “Бердәм Россия” партиясеннән – Рөстәм Миңнеханов, ЛДПРдан –Владимир Сурчилов, “Россия коммунистлары”ннан – Альфред Вәлиев, “Гадел Россия”дән – Альмир Михеев, “Үсеш партиясе”ннән Олег Коробченко.

...Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентлыгына кандидатлар арасында 83,28 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Бу хакта журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов өчен 1 млн 930 мең 416 кеше тавыш биргән.
Альмир Михеев – 4,9, Альфред Вәлиев – 4,6, Олег Коробченко – 3,6, Владимир Сурчилов 2,8 процент тавыш җыйган.

Дошманга үч итеп
Болары барысы да рәсми мәгълүмат иде. Тик хәзерге Интернет заманында рәсми булмаган мәгълүмат та җитәрлек. Социаль челтәр, мессенджерларда хәбәрләр яшен тизлеге белән тарала. Сайлау алдыннан да шундый хәбәрләр булды. Бигрәк тә “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән кандидат булган Рөстәм Миңнеханов хакында. Сайлауларга берничә көн кала, “Ютуб” каналында аңа каршы “сугыш” башланды. Сайлауларга килүчеләрнең күп булуына бәлки йогынты ясаучы факторларның берсе шул булгандыр да. Ни дисәң дә: “Сыер котырса, аттан яман”, – дигән мәкал бар бит. Халыкның ачуын чыгарып, башкаларга үч итеп тавыш бирергә баручылар да юк түгел.

Татарстанның матур, тыныч кына яшәве кемгәдер ошамый икән, бу инде аның проблемасы диясе генә кала. Татарстанда гына шуның кадәр кеше сайлауга килгән ди инде, диючеләргә дә гаҗәпләнәсе түгел. Өч көн эчендә гражданлык позицияңне белдерер өчен вакыт табу кыен түгел лә ул!
Рөстәм Миңнехановның ничә сумлык сәгать тагып йөргәннәрен тикшергәннәрнең борынына чиерттек, кыскасы! Безнең татулыкка, бердәмлеккә кызыкканнар шактый. Бердәмлекне югалтмыйк, бердәмлектә – көч!

Биш ел элек...
Моннан биш ел элек, 2015 елның 13 сентябрендә узган Президент сайлауларында исә кандидатлар саны дүртәү генә иде. Сүз уңаеннан, Татарстаннан тыш, Россиянең тагын 18 субъектында губернаторлар сайланды.
Кандидатлар саны арту да, сайлау участокларында караучылар санының үсүе дә республикада сәяси тормышка кызыксыну үсүен күрсәтә торган билге. Сентябрь сайлауларында, мисал өчен, 5698 күзәтүче эшләгән. 1 июльдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр процессын исә 16 мең кеше күзәткән иде.

Яшьләр йоклап ятмый
Сайлауларда хәзер яшьләр активлашты. Элек участокларда әби-бабайлар, урта буын кешесе ярминкәләргә, вак-төяк бүләкләргә алданып килсә, хәзер яшьләр үз позициясен күрсәтергә омтыла. Алай гына да түгел, күзәтүчеләр арасында да яшьләр күпчелекне тәшкил итте – 62 процент!
Сайлауларда катнашкан Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова да шул фикердә.

– Авыл һәм шәһәр яшьләренең сәясәт белән кызыксыну дәрәҗәсе бераз аерыла, хәзер авыл яшьләре арасында активлык арта бара. Һәркемне социаль мәсьәләләр, киләчәк борчый. Башка регионнар белән чагыштырганда, Татарстан яшьләре социаль челтәрләрдә бик актив. Быелгы сайлауларда блогерларны да катнаштыруны хуплыйбыз, алар арасында танышлар бик күп, – ди ул.

Реклама

Яшьләр быелгы сайлауларда тагын бер яктан үрнәк күрсәтте. Блогерлар (ә Интернетны яулаучылар арасында күпчелек әлеге дә баягы яшь буын) сайлау участокларында күзәтүчеләр булды. Аларның йөз меңләгән аудиториясе участокта барган хәлләрне онлайн режимда карау мөмкинлегенә ия иде.
Әлеге тәҗрибә федераль белгечләр тарафыннан югары бәйләнде һәм киләчәктә ул башка төбәкләрдә дә кулланылышка кертелерергә мөмкин.

Шундый актив җәмәгать эшлеклеләренең берсе – “Кызык-Мызык” тәхәллүсе белән танылган Илназ Габидуллин күзәтүче буларак туган авылында эшли. Кукмара районының Вахит авылы – республикада уңган-булганы халкы, көчле хуҗалыклары белән танылган авыл.
Аның сүзләренә караганда, сайлау участогында төрле сәяси партияләрдән дә күзәтүчеләр эшләгән.
– Үзем Иҗтимагый палатадан тәкъдим ителдем, шуңа күрә бер генә партиягә дә карамыйм. Минем өчен яңа тәҗрибә бу. Шунысы да бар, үзем дә сайлауларга яшьтән йөрдем, һәрвакыт туган авылымда тавыш бирдем, – ди Илназ.

Төп вазифасы исә – сайлауларның дөрес узуын күзәтү булуын да ассызыклый.
– Ул-бу була калса, тиешле урынга хәбәр җибәрергә тиеш идек. Блогер буларак, фотосын да, видеоларын да төшердем, сторисларга куеп бардым. Аудиториямә дә кызык бугай, реакция бар, – диде ул.
Блогер Камилла Хафизова сүзләренчә, язылучылар аның актив тормыш алып баруын күреп тора, шуңа да сайлауда күзәтүче булып катнашуын уңай кабул иткән. Хәтта язылучыларының да, караулар саны да арткан. Якынча биш йөз кешегә артты, ди ул. Камилла студент чагында да ике тапкыр күзәтүче буларак катнашкан булган. Ә бу юлы бөтенләй яңа форматта эшләдем, ди ул.

– Татарстанда җитди сайлаулар, зур күләмдә эш башкарыла. Бу бик яхшы әзерлек таләп итә, – диде “Чиста сайлаулар өчен” корпусының башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш. – Күзәтүчеләр белән бернинди авырлыклар юк, “Чиста сайлаулар өчен” корпусыннан катнашучылар бик күп. Тагын бер кызыклы һәм нәтиҗәле яңалык – блогерларны бу эштә катнашырга чакыру. Алар медиамохиттә авангард булып тора, һәркайсының күпмеңләгән язылучысы бар. Бу хокук бозуларны күреп алу, аларны ачыклау өчен бик яхшы алым булып тора. Хәлне дөрес һәм ихлас чагылдырганда, блогерларның әлеге җитди эштә файдасы бик зур.

“Миңнехановның җиңүе – хакимияткә бәя бирү”
Социаль тикшеренүләр экспертлар институтының директорлар советы әгъзасы, экспертлар советы җитәкчесе Глеб Кузнецов билгеләп үткәнчә, бу сайлауларның төп үзенчәлеге – яңа коронавирус шартларында узуы.
– Моңа кадәр “гадел һәм чиста” сайлаулар уздыру максаты куелса, хәзер исә санитар яктан да куркынычсыз сайлаулар үткәрү таләп ителде. Бу бурычны Татарстанда бик яхшы үтәделәр. Өч көнлек сайлаулар уздыру сайлаучыларга куркыныч тудырмаска ярдәм итте. Шуңа тавыш бирергә килүчеләр дә күп булды, – диде Глеб Кузнецов.

Ул шулай ук республиканың яңа сайлап куелган Президентына да бәя бирде.
– Миңнехановның сайлауларда җиңүе фаразланган иде. Әмма бу соңгы ярты елда чикләү шартларында эшләгән хакимияткә бәя бирү дә. Миңнеханов бик зур күрсәткечкә ия булды. Сайлаулар яхшы, оешкан төстә үтте. Татарстан заманча технологияләр куллану буенча югары дәрәҗәдә үзенең алдынгы төбәк икәнен раслады, – диде экспертлар советы җитәкчесе.

Татарстанда сайлау участокларына халыкның күп килүен Глеб Кузнецов традицион күренеш дип атады.
– Өч көнлек сайлаулар күзәтүчеләргә өстәмә җаваплылык булды. Чөнки сайлау системасы үзгәреп кенә, тавыш бирүләр гадел түгел дигән сорау тумаска тиеш иде. Хокук бозулар ачыкланмады. Тавыш бирүләрнең нәтиҗәләре экзитпол нәтиҗәләре белән тәңгәл килү дә сайлауларның гадел һәм үтәкүренмәле булуын күрсәтә, – дигән фикердә эксперт.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: