Шәһри Казан

Зилә Вәлиева: “Яңа цифрлы буын күзәтүчеләр барлыкка килде”

Сайлауларда 20 мең күзәтүче эшләгән. Шуларның 5698е – Татарстан Иҗтимагый палатасыннан.

Һәр сайлау участогына икешәр вәкил җибәрелгән. Күзәтүчеләрнең 60 поценттан артыгы – яшьләр. Бу сайлауларда күзәтүче буларак беренче тапкыр блогерлар да катнашты. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, 1 млн аудиторияне җәлеп иткән 350 публикация куелган. Спикер, блогерлар белән эшләү тәҗрибәсенең кызыклы булуын һәм алга таба да проектлар оештырылачагын билгеләп үтте.

– Яңа цифрлы буын күзәтүчеләр барлыкка килде. Алар халык арасында таралган стереотипларны җимерергә, тавыш бирүләрнең гадел булуын күрсәтергә, яшьләрне сайлауларга җәлеп итәргә булыша алды. Ә аларның аудиторияләре чынлап та зур. Бу тәҗрибә безнең өчен кызыклы булды. Алар бер команда булып эшләде, – дип, ул блогерларга рәхмәтен җиткерде.

Реклама

Блогер Ринат Галиәхмәтов үзенең Түбән Кама шәһәрендә эшләгән.
– Без Иҗтимагый палата гына түгел, язылучыларыбыз исеменнән дә эшләдек дип әйтергә була. Мнем өчен сайлаулар табышмак иде. Эчке ягында да күрә алдым, – дип сөйләде ул.

Алинә Гималтдинова сүзләренчә, кеше хәбәрләрне карамаска, ә блогерларны күзәтеп барырга мөмкин һәм алар аша үзенә мәгълүмат ала.
– Берничә ел элек үк блогерларның, дөрес мәгълүмат биргәндә, мәгълүмати мәйданчык була алуы турында әйткән идем. Без үзебезнең вазифабызны башкара алдык дип уйлыйм, – диде ул.

Җырчы Вероника Кузнецова Чаллы шәһәрендә эшләгән.
– Мин сәясәттән ерак торам. Әмма барыбер аудиториям моңа әзер булып чыкты. Туры эфирлар алып бардым, аларның сорауларына онлайн рәвештә җаваплар бирдем. Шунысына игътибар иттем: сайлауларга элек кирәк дип йөрсәләр, хәзер әзерлекле булып, үз тавышларын бирергә дип киләләр, – диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: