Шәһри Казан

Авыру баланың киләчәге нинди?

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 17 яшькә кадәрле 14,9 мең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши. Аларның күбесе нерв авыруыннан, психик тайпылышлар һәм тумыштан бирелгән башка чирләрдән интегә. Ана культурасын булдырырга кирәк Тикшеренүләр күрсәткәнчә, инвалидлык балаларда күп очракта (48 процент) 3 яшькә кадәр ачык­лана. Аларның саны соңгы 10 ел...

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 17 яшькә кадәрле 14,9 мең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши. Аларның күбесе нерв авыруыннан, психик тайпылышлар һәм тумыштан бирелгән башка чирләрдән интегә.
Ана культурасын булдырырга кирәк
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, инвалидлык балаларда күп очракта (48 процент) 3 яшькә кадәр ачык­лана. Аларның саны соңгы 10 ел эчендә генә дә 1,5 тапкыр арткан. Бу тумыштан булган аномалияләрнең күп булуына бәйле, ди табиблар. Гәрчә хатын-кызлар йөкле вакытта берничә тапкыр УЗИ үтеп, баланың сәламәтме-юкмы икәнен ачыклау өчен әллә нинди җайланмалар уйлап табылса да, кызганыч, тумыштан ук гарип булган нарасыйларның саны кимеми, арта гына бара.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов китергән статистика мәгълүматлары да шул хакта сөйли. Аның сүзләренчә, 10 ел элек психик тайпылышлары беренче тапкыр ачыкланган балалар саны 8,8 мең булса, 2013 елга мондый авырулар саны 14 меңгә җиткән. Нерв системасы авырулары белән дә шундый ук хәл. 10 ел элек 8 мең авыру ачыкланган булса, хәзер бу сан шулай ук 14 меңгә җиткән.
Депутат физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дәвалауга ана капиталын файдалануны рөхсәт итәргә кирәклеген дә искәртә.
- Күпләрдә ул кулланылмый ята бирә. Әгәр дә без ана капиталын инвалид балаларны дәвалауга файдаланырга рөхсәт итсәк, күпкә яхшырак булачак. Бу фикерне депутатларның шактые хуплый, без уртак фикергә килербез дип уйлыйм, - ди ул.
Татарстанда инвалид балаларны дәвалау белән шөгыльләнүче дистәләгән хастаханә һәм үзәкләр эшли. 2014 елда аларда Татарстанның 5,5 мең баласы дәваланган, шул исәптән физик мөмкинлеге чикләнгән 345 бала аларда дәвалану алган.
Мондый «гади булмаган» нарасыйларның дөньяга килүенең сәбәплә­ре шактый. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып бармавы, йөклелек чорында спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту кебек барыбызга да мәгълүм һәм бала көтүче хатын-кызларга бөтенләй дә тыелган әйберләргә булачак яшь аналарның шактые җитди карамый.
Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү хәйрия фонды идарәсе җитәкчесе Владимир Вавилов, бу мәсьәләне ана культурасын булдырып, кызларны яшьтән ана булырга әзерләп кенә чишеп булачак, дигән фикердә. «Бары шул очракта гына сәламәт милләт үсәчәк!» - ди ул.
Кырымга ял итәргә нигә барып булмый?
Ай саен Россиядә яшәүче инвалид балаларга дәүләттән 2123,92 мең сум күләмендә акча бирелә. Гаиләдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнгән очракта, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә, ким дигәндә, 50 процентлы ташлама ясала.
2006-2014 елларда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең 55е торак шартларын яхшыртуга дәүләттән субсидия алуга ирешкән. Тагын 515 гаилә шундый субсидия алырга чират тора. Әмма аларның 2005 елның гыйнварына кадәр чиратка баскан булуы мөһим. Шулай ук бу мохтаҗлар арасында инвалид балалар аерым категория буларак бүленмичә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар, физик мөмкинлекләре чикләнгән олылар һәм башкалар булуын да искәртеп үтү кирәктер.
2014 елда республикадагы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне техник җайланмалар белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 514 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган. Әмма балалар өчен аерым акча каралмаган, ягъни алар шул акчадан файдаланырга тиеш була. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыяте институтлары һәм дәүләтнең инвалид балаларны яклау өлкәсендә үзара эшчәнлеге» темасына уздырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр иткәнчә, бу сумма 200 миллион сумга артык булган очракта гына, барлык мохтаҗларны канәгатьләндерүгә җитәчәк. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан, федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барылуын да искәртте ул.
2014 елда 5,6 мең инвалид бала республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану алган.
- Инвалид балаларны шифаханәләргә җибәрү өчен юлламалар алу мәсьәләсен без берникадәр чишүгә ирештек. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, өлкәннәрдән аермалы буларак, ел саен шифаханәләргә җибәрү мөмкинлеге бар. Өлкәннәргә исә мондый бәхет ике елга бер тапкыр гына тәти, - диде министр урынбасары.
Узган ел физик мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 мең бала әниләре белән берлектә шифаханәләрдә ял иткән. Әмма шифаханәләрнең барысы да Татарстан территориясендә генә урнашкан. Закон нигезендә, социаль яклау хезмәте иң түбән бәя тәкъдим иткән шифаханә хезмәтеннән файдалана. Ә шифаханәгә юлламаның бәясе бер көнгә мең сумнан аз гына артык булырга мөмкин. Шул сәбәпле татарстанлылар башка республикалар шифаханәләренә бушлай юллама алу хокукыннан мәхрүм кала.
Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны республика шифаханәләрендә генә дәвалау дөрес түгел. Ул аларны Кырым Республикасындагы, инвалидларны дәвалау белән шөгыльләнүче махсус шифаханәгә җибәрергә тәкъдим итә.
- Минем ул шифаханәдә булганым бар һәм алар зур, көчле федераль учреждение булдыру мөрәҗәгате белән чык­кан иде. Бәяләр, дөрес, югарырактыр, әмма дәвалау да анда башка төрле, - ди ул.
Наталья Бутаева исә юлламалар буенча конкурста җиңгән иң арзан шифаханәдә бер тәүлек яшәү 750 сумга төшүен белдерде, ә Кырымдагы шифаханәләрдә бер тәүлек яшәү 2 мең сумнан башлана. ­Россия хөкүмәте карары нигезендә, министрлык бу юлламаларны алырга хокуклы түгел. Безнең күз алдына кызык та, кызганыч та картина килеп баса. Дәвалану өчен Россиядә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүче шифаханәләр бар, әмма аларга юл ябык килеп чыга, ягъни инвалидлар бу шифаханәләрдән бушлай файдалана алмый...
Дәвалану гына җитми
Дәвалану, дәүләт тарафыннан бирелгән аз булса да матди ярдәм - болар барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кирәк нәрсәләр, билгеле. Әмма моңардан да мөһимрәге - аралашу, аларга булган мөнәсәбәт. Кеше мәрхәмәтен һәм кеше җылысын, игътибарын бернинди дә шифаханәләр алмаштыра алмый.
Татарстанда ба­лалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина физик мөмкинлекләре чик­ләнгән балаларны да дарулар белән тәэмин итү, аларга операцияләр ясау буенча чишеләсе мәсьәләләрнең күп түгеллеген искәртә. Әмма мондый балаларны башка балалар белән бергә җәйге лагерьларга җибәрү, сәламәт балалар белән бер бакчага йөртү буенча кыенлыклар бар. Бу кыенлыклар, беренче чиратта, инвалид балаларга аерым игътибар, һәркайсына диярлек аерым тәрбияче кирәк булу белән бәйле.
...Мәктәпкәчә яшьтәге 3,5 мең баланың 80 проценты гына белем бирү учреждениеләренә йөри, аларның да 43 проценты махсус мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә. Калганнары башка сәламәт балалар йөри торган бакчага йөри. Республикада 3 яшькә кадәр 195 бала беркайда да шөгыльләнми.
Мәктәп яшендәге 13 меңләп гарип баланың 95 проценттан артыгы белем ала. Аларның 50 проценттан артыгы гади мәктәпкә йөри. Калганы коррекцияле махсуслашкан мәктәптә. Андый үзәкләр саны 500дән артык.
Карап торышка кечкенә генә күренгән саннар камил акыллы кешене уйланырга җәлеп итә. Балалар - безнең киләчәгебез, дибез. Әмма авыру киләчәк була аламы соң?
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: