Шәһри Казан

Катарактадан куркырга кирәкми, ләкин...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарында 2,2 млрд кеше күрү сәләте бозылудан интегә. Күпчелек очракта, экспертлар фикеренчә, аны булдырмый калырга яки дәваларга мөмкин булыр иде.

Сәбәбе – гаджет
– Татарстанның өлкән яшьтәге халкы арасында күз авырулары 2020 елда 100 мең кешегә 6983 очрак туры килде, 2020 елда беренче тапкыр билгеләнгән авырулар 100 мең кешегә 5942 очракны тәшкил итте, – ди Республика офтальмология хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире, офтальмохирург Илсөяр Сабирова.
Аның сүзләренчә, республика халкы барыннан да ешрак аккомодация һәм рефракция бозылу, ягъни күз күреме начарлану белән интегә икән. Мондый пациентлар төбәктә офтальмологик проблема белән авыручыларның 25 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, 20% – катаракта белән авыручылар (100 кешегә 3,5 кеше), ә 14% – глаукома (100 кешегә 3 кеше).
– Гомер озынлыгы артуга карамастан, күз күреме кимчелеге авыру төрләре арасында алдынгы сафларда тора. Моңа хәзерге вакытта күп кулланыла торган гаджетлар сәбәпче, – ди табиб.

Катаракта яшьләрдә дә
Белгеч сүзләренчә, иң еш очрый торган күз авыруларының берсе – катаракта.
– Ул күбрәк олы яшьтәге кешеләргә хас булса да, яшьләрне дә читләтеп узмый. Катарактага илтүче сәбәпләр күп, шуларның берничәсе: организмның картаюы, нәселдән күчү, нинди дә булса җәрәхәтләр, контузия, шикәр диабеты һәм экологик фактор. Катаракта әкрен үсеш алганга күрә, күп кеше күзләрдәге үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин. Кайвакыт, шуның аркасында, пациент мөрәҗәгать иткәндә, авыру киң колач җәеп өлгергән була, – дип белдерде табиб.
Белгеч искәрткәнчә, ковид сәбәпле күрү сәләте бозылу очраклары шактый икән. Катарактаның төп билгеләре нинди соң? Күз начар күрә башлау, төсләрнең үзгәрүе, икеләнү, төнлә начар күрү.
– Катарактадан куркырга кирәкми, аны операция ярдәмендә дәвалап була. Бу бер көндә хәл ителә торган эш, ягъни пациент операция ясаткан көнне үк өенә җибәрелә, – дип аңлатты Илсөяр Сабирова.

Балалар зарланганда соң була
Балалар белән эш бераз катлаулырак. Чөнки алар күрү сәләте кимүгә бик сирәк зарлана.
– Шул сәбәпле, безгә профилактика белән генә котылып булган вакытта түгел, ә соңарып, ягъни күзлек буенча карар кабул итәргә кирәк булганда гына киләләр, – ди балалар табибы-офтальмологы Ленара Ханифатуллина.

Аның сүзләренчә, хәзерге балалар бик күп вакытларын гаджетлар белән уздыра. Әлбәттә, бу күзләргә зур зыян сала.
– Балаларның телефон, компьютерларга багышланган вакыты 15-20 минуттан артмаска тиеш. Шушы кысалардан чыкмыйча, көненә берничә тапкыр гаджетларны куллану ярый. Әлбәттә, балаларны чикләү авыр икәнлекне аңлыйм, ләкин тырышырга кирәк. Урамда йөрү күзләр өчен бик файдалы. Саф һавада ике сәгать булу – ерактан начар күрү һәм күз күреме начарлануны булдырмас өчен иң яхшы профилактика, – дип киңәш бирә табиб.

Заманага ияреп
Яңа туган бала бик начар күрә, ди белгечләр. Утырырга, йөрергә, ашарга өйрәнгән кебек, сабый күрергә дә әкрен-әкрен өйрәнә.
– Күзләрнең үсеше барган вакытта, аларга зур йөкләнеш бирмәү мөһим. Хәзерге заманда иртә үсеш, ягъни кечкенәдән нәрсәгә дә булса өйрәтү популярлашты. Шул сәбәпле кайбер ата-аналар балаларына бер яшь чагында ук телефон, планшетлар бирә, мультфильмнар күрсәтә башлыйлар. Бу исә кечкенә чакта ук ерактан начар күрүгә китерә. Балалар мониторны нормаль рәвештә 7-8 яшьтә генә кабул итә ала башлый, – ди Ленара Ханифатуллина.
Шикәр диабеты сукырайтырга мөмкин

Реклама

Шикәр чире аркасында да күзләргә зур зыян килә икән. Бу хакта табиб-офтальмолог, офтальмохирург Софья Булгар сөйләде.
– Кызганыч, шикәр диабеты һәм аның аркасында өзлегүләр бүген бик актуаль проблема. Аның саны соңгы 10-15 елда дүрт тапкырга артты. Бүген дөньяда шикәр диабеты белән авыручы 400 миллионнан артык кеше исәпләнә. Россиядә исә бу күрсәткеч 10 миллионны тәшкил итә. Статистикага ышансак, 2030 елга шикәр чире, сукырлык һәм начар күрү сәбәпләре арасында, 7нче урынга чыгарга мөмкин. Безгә мөрәҗәгать итүче диабетлы пациентлар, глаукомалы пациентлар кебек үк, беренче чираттагылар төркеменә керә.

Диабетик ретинопатия – бүген без терки торган сукырлыкның төп сәбәбе. Бу кан тамырлары патологиясе. Проблема шунда ки – ул соң ачыклана.
Пациентлар, кызганычка каршы, күрү үткенлегендәге үзгәрешләрне тиз генә сизми. Һәм безгә мөрәҗәгать иткән этапта аны кайтару кыен була. Шуңа күрә даими рәвештә офтальмологларга күренеп торырга кирәк – бу бер. Икенчедән, офтальмологларның һәм эндокринологларның тыгыз хезмәттәшлеге мөһим. Чөнки пациентлар озак вакытлар эндокринологларга йөри, тик безгә хирургик тыкшынуга мөрәҗәгать итәргә туры килгән вакытта, ягъни соңгы этапта гына киләләр. Һәм киресенчә, офтальмологларга күренеп, ләкин кандагы глюкоза дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә тикшереп тормыйлар. Бу, үз чиратында, күзнең челтәр катлавы торышында бик нык чагыла, – дип аңлатты Софья Булгар.

Саклап калып буламы?
Шикәр диабеты белән авыручы кешедә күрү патологиясе һичшиксез үсеш аламы, дип кызыксындык.
– Юк. Әгәр пациент табиб-эндокринологның барлык күрсәтмәләрен үтәсә, глюкоза дәрәҗәсе дөрес күрсәткечләрдә сакланса, артериаль кан басымы контрольдә тотылса, күрү органнарының тупас үзгәрешләр кичермәве ихтимал. Ягъни андый кешеләр күрү үткенлеген озак вакытлар югары дәрәҗәдә саклап тотарга мөмкин, – диде табиб.

Профилактика
– Профилактика чараларының иң яхшысы – елына бер мәртәбә булса да офтальмологка күренү. Сөйләп үтүебезчә, катаракта һәм шикәр диабеты авырулы кешеләр күрү сәләте кимүен сизмәскә дә мөмкин. Чөнки ул әкрен бара. Шулай ук начар гадәтләрне бетерү, актив тормыш рәвеше алып бару, туклану рационына игътибарлы булу да күзләргә уңай яктан йогынты ясый. Консервантлар саны әзрәк булган ризыкларга өстенлек бирергә, сары, яшел төстәге яшелчәләрне күбрәк ашарга, катаракталы кешеләргә туры кояш нурларыннан качарга, саклагыч күзлек кияргә кирәк, – дип, киңәшләрен бирде Илсөяр Сабирова.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: зрение
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: