Шәһри Казан

"Берсендә улым һава җитмичә, тончыга башлады һәм тәмам зәңгәрләнде..."

Казанның Айдаров урамында “Беренче адым” (“Первый шаг”) сәламәтләндерү үзәге бар. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләнү курслары уздырган булсалар, хәзер инде җитлекмичә, вакытыннан алдан туган сабыйлар өчен дә аерым программа эшли башлаган.

Ныклы булу кирәк 
Беренче адым. Аны ясау һәрвакыт авыр. Кайчагында безгә бу адымны ясар өчен кемнеңдер ярдәме дә таләп ителә. Аеруча да сүз сәламәтлек турында барганда. 
“Беренче адым”да төрле юнәлешләр буенча һәм пациентларының дәвалануы уңайлы шартларда узсын өчен барысын да эшлиләр. Биредә хәтта индивидуаль шөгыльләнү өчен кечкенә генә бассейн да булдырганнар. 
Үзәк җитәкчесе Елена Нургалиева сүзләренчә, педагоглар составы тулысынча тупланган. Логопедлар да, психологлар да, неврологлар да, массаж ясаучылар да җитәрлек. Кытайдан хәтта инә белән дәвалаучы табибларны да китерткән булган Елена ханым. Илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә, алар туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булган. 
Массаж – күп балаларны аякка бастырган процедура. Биредә массаж ясаучылар ир-егетләр генә. Авыртудан бәргәләнгән баланы тотып тору өчен бер яктан көч кирәк булса, икенче яктан рухи ныклык та таләп ителә. Ә хатын-кыз ул бит нечкә күңелле, кызгана, бигрәк тә бала елаганда. Тик бу очракта кызганып, балага зыян гына китерүең бар. 
– Без 2013 елда ачылдык. Хәзерге вакытта үзәгебез филиаллары Казанда һәм Волгоградта эшли. Бер көнне үзәгебездә 70-80 бала тернәкләнү уза. Штатыбызда, административ персонал белән бергә, 45ләп кеше эшли. Әлбәттә биредә эшләү өчен психологик яктан нык булу сорала. Чөнки көн дәвамында син авырулар белән эшлисең. Стажировкага килеп, бер-ике көн эчендә: “Мин монда эшли алмыйм”, – дип киткән администраторлар булгалады, – ди Елена. 
“Беренче адым” социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына кергән һәм биредә бушлай да дәваланырга мөмкин. Моның өчен невропатологтан юллама алып, үзәккә килергә һәм чиратка басарга була. Шулай ук электрон почта аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
– Безгә чират кечкенә димәс идем. Бу үзәкнең мәйданы бик зур булмау белән дә бәйле. Дәүләттән бирелгән квота да зур түгел: ярты елга – 150 бала. Ярты ел эчендә 4 тернәкләнү курсы оештырыла. Бер курста якынча 35 бала шөгыльләнә. Чиратта 200-300ләп бала тора. Киләчәктә квотаны арттырасыбыз, курска ким дигәндә 50 баланы аласыбыз килә, – ди Елена Нургалиева. 

Тормышка яңадан кайтару
“Беренче адым”да сөйләме тоткарланудан алып, умыртка баганасы бозылу, психологик ярдәм, неврологик авырулар, психик үсеш тоткарлану, ДЦП, ортопедия, генетик авырулар, даун синдромы булганнар, эпилепсия һәм башка кайбер  авырулардан дәвалыйлар. 
– Соңгы вакыттыа “Хабенский фонды” белән хезмәттәшлек итә башладык. Алар баш миендәге яман шешкә операция ясаганнан соң балаларны безгә җибәрә. Мондый балалардагы билгеләр ДЦП диагнозы белән бик охшаш була. Аларга бигрәк тә психологик ярдәм кирәк. Алар – сау-сәламәт булган, мәктәпкә, бакчага йөргән балалар һәм бер мизгел эчендә тормыштан төшеп калган кебек булалар. Аларга авырудан соң тормышка яңадан кайтырга ярдәм итәргә кирәк, – ди Елена. 
Моннан тыш протез очлыклардан файдаланырга мәҗбүр булган балалар белән дә эшли башлаганнар. Аларны шулай ук протезлар белән эшләргә өйрәтәләр. Моның өчен махсус программа булдырылган. 

“Иртәрәк тотынсыннар”
– Соңгы проектыбыз вакытыннан алда туган балалар белән эшләүгә бәйле. Үзем дә моның аша узган әни. Идея бик күптәннән барлыкка килгән иде. Дөресен генә әйткәндә, без болай да күпчелек очракта җитлекми туган балалар белән эшлибез. Тик без инде килеп чыккан тайпылышларны дәвалый идек. Чөнки барысы да диярлек бер яшьтән соң киләләр. Балага бер яшь тулганчы мөрәҗәгать итүчеләр аз. Алар да баланың аякларында тонус бар, безгә массаж кирәк дип кенә мөрәҗәгать итә. Мин аларга шундый-шундый табибларга барыгыз дип киңәш итәм. Юк, безгә невролог көтәргә кушты, дип кенә җавап бирәләр. Бездә ОПНнан (Яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге – Ред.) чыгуга дәвалану курсларын башларга кирәк. 

Реклама

Әйткәнемчә, үземнең балам вакытыннан алда туды. Күзләргә операция кичердек. Берсендә улым һава җитмичә, тончыга башлады һәм тәмам зәңгәрләнде. Бәхеткә, безнең бронхит кына булуы ачыкланды. Дәвалау курсларын аңа өч ай булганда башлаган идек. Хәзер улыма инде 12 яшь һәм бала мөстәкыйль. Яңа программабызның максаты да әниләргә дәвалауны иртә башларга кирәклеген аңлату, – ди үзе дә бу этапларны узган Елена. 

Сүз уңаеннан, биредә яңа туган балаларга бушлай консультацияләр уздыралар. 
– Әни белән бала хастаханәдән чыкканда ана кешегә бик аз мәгълүмат бирелә. Бала җитлекмичә тугач, аның үсеше тоткарланырга мөмкин, бу нормаль күренеш дип уйлый әни. Әмма норманың да чиге була. Күп әти-әниләр консультациягә килсә дә, моны аңламый, бәлки кабул итеп бетермидер. Бала белән шөгыльләнергә кирәк икәнен мәгълүмати яктан аңлату да җитмидер. Балаларның үсеше тоткарлану патологиягә әверелмәсен иде, – дигән теләктә Елена Нургалиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: