Шәһри Казан

Депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?

Татарстанда 100 мең халыкка 223 психик тайпылыш очрагы туры килә. Гади итеп әйткәндә, ел саен республикада психик авырулар күзәтелгән 8-8,5 мең кеше теркәлә. Нәкъ менә психик авырулар аркасында инвалидлыкка чыгучылар саны арта бара. Бүген алар ­36580 кешене тәшкил итә. Шул халыкның 60 проценты эшкә яраклы булып санала.

Татарстанда тәүлек буе эшли торган «Сердәш 129» психология медицина ярдәме бар. Әлеге хезмәтнең җитәкчесе Юрий Калмыков әйтүенчә, «Сердәш 129»га күбесенчә гаилә мөнәсәбәтләре, депрессия, җавапсыз мәхәббәт, хыя­нәт, ялгызлыктан зарланып шалтыраталар. Килеп туган катлаулы ситуацияне үзеңә дә җиңәргә була анысы, ләкин белгеч белән сөйләшү проблемаларны тизрәк хәл итәргә ярдәм итә, ди белгечләр. Әмма кешеләрнең психиатрларга бармавы үзе бер аерым мәсьәлә. Монда психиатрлар һөнәрен кимсетеп күрсәтү, еш кына пси­хиатрия хастаханәләрен «психушка» дип атау да үз ролен уйный дип саный белгечләр. Югыйсә, психиатрия хастаханәләрендә дәвалану өчен бар уңай шартлар да тудырылган, медицина учреждениеләренә ремонт ясалып тора, табибларның тәҗрибәсе җитәрлек. Юрий Калмыков фикеренчә, психологик тайпылышлар аркасында үз-­үзенә кул салган кешеләр дә очрый. Ни хикмәт, ир-атлар арасында үз- үзенә ышанмаучылар күбрәк.

- Хәзер ир-атлар белән хатын-кызларның рольләре алышынды. Хатын-кыз актив, моны сизгән ир-ат үз эченә бикләнә, көндәшлеккә сәләтен югалта, аның үзенә ышанычы югала, ул өйләнми, әнисе белән генә яши, порнография сайт­ларында вакытын уздыра башлый. Гадәттән тыш хәлләр, табигый үзгәрешләр, кешенең һөнәре - болар барысы да кешенең күңел халәтенә тәэсир итәргә мөмкин, - ди Юрий Калмыков.

Күңел төшенкелеге тойсагыз, борчуларыгыз булса, 279-55-80 «Сердәш 129» психология медицина хезмәтенә шалтырата аласыз.


Депрессиягә бирешмәс өчен психотерапевт киңәшләре

Яшәү рәвешен үзгәртегез, билгеле бер режим булдырыгыз.

Ял кирәк, әмма бу көне буе йоклап яту дигән сүз түгел.

Табигатькә чыгыгыз.

Кояш нурларын күбрәк тояр­га тырышыгыз.

Бертөрлелектән качарга тырышыгыз.

Реклама

Тик утырмагыз, үзегезгә яңа шөгыльләр уйлап чыгарыгыз.

Физик активлык кирәк.

Наркотик, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән ерак торыгыз.

Дуслар, туганнар, якыннарыгыз белән ешрак аралашыгыз.

Конфликтлы хәлләрдән качарга тырышыгыз.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: