Шәһри Казан

Диспансеризация узарга онытмагыз

Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансерлаштыру бара. Әлеге мөһим чараны үтү кешеләрнең теләге белән турыдан-туры бәйле. "Белмәвең хәерлерәк", - дигән принципны бигрәк тә 40-50 яшьлек ир-атлар авызыннан ишетү бик гаҗәпләндерә, ди табиблар. Нәкъ шушы яшьтәге ир-атларда инфаркт һәм инсульт авырулары булырга мөмкин икән.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

—     Мондый планлы тикшерүләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы әмере белән 2013 елдан уздырыла башлады. 2022 елда диспансерлаштыруны 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980 елгылар һәм 40 яшьтән узганнар үтәргә тиеш, - диде табиб. - Диспансерлаштыру ике өлештән тора. Беренчесе, җенескә һәм яшькә бәйле рәвештә, барлык профилактик медицина чараларын үз эченә ала. Әйтик, моңа анкета тутыру, флюрография, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен билгеләү, антропометрия (буй, авырлыкны үлчәү һ.б.лар), ЭКГ, акушер-гинеколог күзәтүе (хатын-кызлар өчен) керә. Моннан тыш, онкоскрининг турында да телгә аласым килә, диспансерлаштыру кысаларында билгесез узучы яман шеш авыруларын ачыклауга юнәлтелгән чаралар комплексы үткәрелә. Хатын-кызлар маммография үтә, 45, 50, 55, 60, 64 яшьтәге ир-атлар простатик үзенчәлекле антиген (ПМА) анализын бирә. 40 яшьтән соң – ел саен  канга гомуми анализ ясатырга һәм канның оюын тикшерергә кирәк. 

Реклама

Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча пациентны терапевтка җибәрәләр, ди белгеч. 
—  Яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризация программасына кертелгән заманча скрининг технологияләре кулланыла. Бу күкрәк бизе, колоректаль рак (калын эчәк яман шеше), тире, мәни бизе, аналык муентыгы яман шешләрен башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов, - Инструменталь методлар белән без бер сантиметр чамасы зурлыктагы шешне ачыклый алабыз. Авыруның мәкерлеге шунда, бу беренче стадиядә кеше үзенең чире турында берни дә белми, бернинди симптомнар да күзәтелми. Әлеге барлык скрининг программалары авыруны нәкъ менә симптомсыз стадиядә ачыклауга юнәлдерелгән. Шеш никадәр иртәрәк табылса, дәвалау шулкадәр нәтиҗәлерәк узачак. Әгәр яман шеш алдан ачыкланган икән, ракны бөтенләй дә булдырмаска мөмкин.Татарстанның баш онкологы: Яман шешле пациентлар дарулардан баш тартуның куркынычын аңлый

Диспансерлаштыру узган кешегә сәламәтлек паспорты бирелә. Анда медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре, киңәшләр языла. 3 елдан соң планлы тикшеренүләр узган вакытта бу нәтиҗәләрне чагыштырып карау мөмкин булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: