Шәһри Казан

Коронавирус белән авырганда ничек тиз савыгырга?

Истә тотыгыз: бүгенгә вируска каршы расланган бер генә препарат та юк. Әмма авыруны җиңел формада уздырырга ярдәм итә торган препаратлар бар. Алар ялкынсыну процессын баса, иммун күзәнәкләрен эшләтә, кан тамырларын бербөтен итеп тотарга ярдәм итә.

Терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисовадан коронавирус белән җиңелчә авырганда дәвалану ысуллары.
Истә тотыгыз: бүгенгә вируска каршы расланган бер генә препарат та юк. Әмма авыруны җиңел формада уздырырга ярдәм итә торган препаратлар бар. Алар ялкынсыну процессын баса, иммун күзәнәкләрен эшләтә, кан тамырларын бербөтен итеп тотарга ярдәм итә.  

Ул ОРВИ белән охшаш, тик шулай да кайбер нюанслар бар.
1.    Д витамины эчегез. Олылар өчен тәкъдим ителгән дозаны 1-2 атнага өч тапкырга арттырыгыз. Авырганчы ук организмыгызда Д витамины нормада булырга тиешлеген истән чыграмагыз. Ул коронавирустан каты чирләү куркынычын киметә.

2.    NAC-ацетилцистеин (АЦЦ). Ул көчле антиоксидант глутатионның ярдәмчесе булып тора. Дозасы – көнгә 1.200 мг.

3.    Цинк + С витамины + кверцетин. Цинк вирусның үрчүенә юл куймый, иммун системасына булыша. Дозасы – көнгә 100 мг. С витамины оксидлашу нәтиҗәсендә күзәнәкләргә зыян килү процессын киметә. Кверцетин ярдәмендә исә цинк күзәнәккә барып җитә, вирустан саклану үзлеген арттыра.  

Реклама

4.    Селен. Ул да вирусның үрчүенә юл куймый торган көчле антиоксидант санала. Дозасы һәр кешегә үзенчә билгеләнелә.

5.    Шикәр авыруы диагнозы булса, 65 яшьтән өлкәнрәк икәнсез, гәүдә авырлыгы да зур булса, табиб рөхсәте белән антикоагулянтлар, ягъни тромблар барлыкка килүне булдырмый торган препаратлар эчәргә киңәш ителә.  

6.    Симптомнарны дәвалау. Тамак, томау төшкән булса, ОРВИ вакытындагы кебек дәваланасыз.
Истән чыгармагыз: препаратларның дозасын табиб кына билгели ала. Хәлегез катлауланса, табиб өстәмә дарулар тәкъдим итәчәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: