Шәһри Казан

Коронавирус белән уйнамагыз...

Татарстанда 11 октябрьдән коронавирус пандемиясе сәбәпле, кайбер чикләүләр кертелде. Хөкүмәт йортында узган брифингта вице-премьер Ләйлә Фазлыева республикада коронавируска бәйле хәлләрнең шактый кискенләшкәнлеген әйтте.

Порталда теркәү каралмаган
- Антитәнчекләре югары булган кешеләргә дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында сертификат каралмаган. Медотвод булган очракта да, порталда QR-код бирелми. Корнавируска каршы вакцина ясарга ярамаган кешеләргә, шулай ук вакцина ясатмаган 65 яшьтән югары яшьтәге кешеләргә халык күп булган урыннарда йөрмәү хәерле. Коронавируска бәйле хәлләр яхшырганчыга кадәр үзчикләнүдә утыру зарур, - диде Ләйлә Фазлыева. - Вакцина ясату коронавирустан котылуның бердәнбер юлы. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен җаваплылык тою кирәк.

Декабрьгә кадәр вакцина ясатырга өлгер
Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләгәнчә, 15 октябрьгә коронавирус инфекциясе йоктырган 110 кеше теркәлгән. Соңгы атнада коронавирустан авыручылар саны 37 процентка арткан.
- Хәлне сезонлы авырулар да катлауландыра. ОРВИ диагнозы узган атнада 25 246 кешегә куелды. Коронавируска бәйле кискен хәл 2022 елның язына кадәр дәвам итү ихтимал, - диде Марина Патяшина.

60 яшьтән югары яшьтәгеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр, транспорт һәм сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы, студентлар, хәрбиләр, волонтерлар, кунакханә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре мәҗбүри вакцинациягә тартыла. (Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе сайтына тулы исемлек куелган). Шушы тармакларда эшләүче кешеләр COVID-19 га каршы вакцинаның беренче компонентын 8 ноябрьдән дә соңга калмыйча, ә икенче компонентын 6 декабрьдән дә соңга калмыйча ясатырга тиеш.

Куар-кодны ничек булдырырга?
Вакцина ясаткан кешеләр дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында куар-код (QR-код) булдырырга тиеш. Ләкин куар-кодны кертү өчен башта порталда шәхесне раслату зарур.
- Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында 2,5 миллион татарстанлы теркәлгән инде. Узган атнада бу сан тагын 50 мең кешегә артты. Телефоныңда банк кушымтасы булган очракта, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлүне (учетная запись) үзең генә дә башкарырга була, - диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Күп функцияле үзәкләр (МФЦ) шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталына шәхесне терки. Бу көннәрдә башка төр мәсьәләләр буенча кабул итү үткәрелми. МФЦлар иртәнге 7.00 сәгатьтән ачыла, якшәмбедә 9.00-15.00 сәгатьләрдә эшли.

Волонтерлар ярдәм итә
Республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов “Ярдәм янәшә” волонтерлар хәрәкәте үз эшчәнлеген кабат башлап җибәргәнлеген әйтте. Аларның үзәк штабы Казандагы “Химиклар” мәдәният сараенда урнашкан.
- Волонтерлар көн саен арта бара, муниципаль берәмлекләрдә дә штаблар бар. Волонтерлар МФЦ учреждениеләрендә дә эшли. “Ярдәм янәшә” язулы жилет кигән яшьләргә мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз, алар сорауларга җавап табарга булышыр, - диде Тимур Сөләйманов.

Реклама

Аспирин эчмәгез
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, Татарстанда бүгенгә 1 миллион 195 мең кеше вакцина ясаткан. Коронавирустан авыручыларны дәвалау белән 17 мең медицина хезмәткәре шөгыльләнә.
- Коронавирустан авыручының тән температурасын төшертергә мөмкин, ләкин моның өчен аспирин кулланмагыз, - диде Илдар Фатыйхов.

Казанда вакцинаны үзең яшәгән урындагы поликлиникаларда ясатырга була. Казанда шулай ук “Мега”, “Южный”, “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә вакцина ясатырга мөмкин.

Коронавирус белән уйнама...
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек иминлеген саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәмәтҗанов коронавируска бәйле ялган медицина документлары  ясауның һәм куллануның күңелсез тәмамланачагын кисәтте.
- Керү ишекләрендә QR-код тикшерелгәндә 57 җитәкчегә административ беркетмә тутырылды. Ялган медицина белешмәләре өчен 38 хокук бозу эше кузгатылды, - диде Фәргать Мөхәмәтҗанов.

Куар-коды булмаган кешеләр штрафка тартылачак: гражданнарга - 30 мең сум, җитәкчеләргә һәм шәхси эшкуарларга - 50 мең сум, юридик затларга - 300 мең сум. Икенче мәртәбә гражданнарга - 50 мең сум, җитәкчеләргә һәм шәхси эшкуарларга - 500 мең сум, ә юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф яный.
Спорт залларына, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренә керү өчен куар-код таләп ителә.

Куар-код кирәкми: зур сәүдә үзәкләренә урнашмаган азык-төлек кибетләрендә, зур булмаган сәнәгать товарлары кибетләрендә, банкта, даруханәдә, почтада, китапханәдә, мунчада, чәчтарашханәдә һәм җәмәгать транспортында.

Волонтерларны 112 телефоны аша чакыртырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: