Шәһри Казан

Коронавирус котыра: чираттагы штаммы инде Россиядә

“Омикрон”ның яңа – “кентавр” штаммы коронавирусның башка төрләренә караганда зуррак куркыныч белән яный.  SARS-CoV-2 коронавирусының яңа мутациясе Һиндстан, Нидерланд, Австралия, Германия, Бөекбритания, АКШ, Канадада һәм башка берничә илдә ачыкланган. Вирус инде Россиягә дә килеп җиткән – Мәскәүдә коронавирусның «кентавр» штаммын йоктыру очраклары расланган. 

Ковидның әлеге төре, аны кисәтү юллары хакында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов белән сөйләштек.

– Кентавр турында тулырак сөйләгез әле. Ул нинди вирус?
– Хәзер Россиядә “омикрон”ның ВА.4 һәм ВА5 төрләре өстенлек итә башлады. Алар акрынлап ковидның башка төрләрен кысрыклап чыгара. Болары тизрәк тарала да. Ә инде Һиндстанда табылган BA.2.75 (чит илдә аңа “кентавр” дип исем биргәннәр) штаммының таралу индексы тагын да зуррак – 12% чамасы. Кентавр йоктыруның Россиядәге очракларына килсәк, барлык пациентларның да авыруы җиңел формада уза, хастаханәдә дәваланучылар юк.

— Кентаврның билгеләре нинди?
— Гадәти ОРВИ, суык тию билгеләреннән аерылмый диярлек – тән температурасы күтәрелә, баш-гәүдә авырта, тәннең төрле өлешләрендә ою, чәнчү барлыкка килергә мөмкин. Мондый билгеләр сизелә башлауга, тән температурасын даими тикшереп торырга киңәш итәм. Ул югары булганда, көненә өч тапкыр температураны төшерә торган дарулар, тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк. Кабатлап әйтәм, тикшерүләргә күз салсак, кентавр җиңел формада уза.

– Кентаврны ачыклау өчен анализны кайда тапшырып була?
– Мондый төр анализны, гадәттә, чит илдән кайткан, яки авыру билгеләре күзәтелгән, авыручылар белән контактат булган кешеләр бирә. Аны теләсә кайсы медицина учреждениесендә тапшырырга була. Татарстанда андый лабораторияләр Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли.

– Коронавируска каршы ясаткан прививка кентаврдан саклыймы?
– Чирдән саклануның бердәнбер ышанычлы юлы – ул вакцина кадату, яисә ревакцинация узу. Бу аеруча авыру иярү куркынычы зур булган кешеләргә – транспорт тармагы, мәгариф, социаль яклау, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, хроник авырулары булганнарга, 65 яшьтән узган өлкәннәргә кагыла. Коронавируска каршы вакцинаны никадәр иртәрәк һәм вакытында ясатып бетерсәк, авыруның барлыкка килгән яңа штаммнар чылбырын да шулкадәр тизрәк өзә алачакбыз.
Республикада гомуми иммунитет проценты кимүгә таба бара. Күпчелек әти-әни үзләренең генә түгел, балаларының иммунитетын күтәрү кирәклеген онытып җибәрә. Республикада балалар һәм олылар өчен дә вакцина җитәрлек дәрәҗәдә. Алдан язылу системасы үзгәрмәде.

Реклама

 – Балалар әлеге төр авыруны ничек кичерә?
– Тикшерүләр күрсәткәнчә, балаларда бу авыру күп очракта җиңел формада уза. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, алар вирусны күчерүче булырга мөмкин. Шуңа балалар да саклану чараларын күрергә тиеш.

– Коронавирус белән авырган кеше кентаврны йоктырмый дигән сүз дөресме?
– Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авырган кешедә вируска каршы антитәнчекләр барлыкка килә. Әмма бу иммунитетның кайчанга кадәр саклануы билгесез.

– Кентаврны ничек дәвалыйлар?
– Алда санап үтелгән симптомнар барлыкка килгән очракта хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Саклану чараларын үтәргә кирәк. Көзгә таба коронавирус белән авыручылар саны артачак дип фаразлыйбыз. Менә шул күтәрелеш чорын тыныч уздырып җибәрергә кирәк. Ә моның өчен ревакцинация үтү зарур.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: