Шәһри Казан

Коронавирус узса да, аның “эзе” кала

Ковид инфекциясе балалар һәм үсмерләрдә җиңелрәк формада узса да, табиблар белдерүенчә, алар да «ковидтан соңгы синдром» белән очраша. Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляция-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова да коронавирус диагнозы куелган барлык балалар һәм үсмерләр терелгәч бер тапкыр булса да педиатр яки терапевт тарафыннан тикшеренү узарга тиеш, дигән фикердә.

“Бу, беренче чиратта, коронавирустан соң калган симптомнарны ачыклау, башка төр чирләр барлыкка килмәс өчен яшь организмны контрольдә тоту, шулай ук элекке активлыкка (спорт, мәктәп, лагерь һәм башкасы) кире кайтырга ярдәм итү өчен дә кирәк”, – ди ул. 

– Лилия Мәсхүтовна, COVID-19 белән авырган бала яки үсмерне кабул иткән вакытта педиатр, иң беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
– Ковид белән авырып терелгән балада сулыш алу буенча проблемалар килеп туа, шулай ук үзәк нерв системасы какшый, хәтере начарая, мәгьлүматны кабул итү начарая. Ашкайнату тракты бозылу очраклары да бар. Вакыты узгач, бетәр әле, дип өметләмәгез, алга таба да өзлегүләр барлыкка килмәс өчен бу проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк. Ковидтан соң балаларга педиатр тарафыннан билгеле бер терапия билгеләнергә тиеш. Биредә, беренче чиратта, туклануга, йокы һәм ял режимына, баланың халәтенә карап физик йөкләнешкә игьтибар итү мөһим.
Ата-аналар колагына киртләп куйсын иде: бала ковидтан соң үзен начар хис итәргә мөмкин. Аңа, бәлки, мәктәптә авырга туры киләдер. Әгәр ул сезгә бу хакта әйтә икән – тыңлагыз, педиатрга мөрәҗәгать итегез. Бәлки, аңа тернәкләндерү кирәктер.
Реабилитация уздырганда, без тулы комплекслы тикшерү үткәрәбез, шул исәптән канның биохимик анализы алына. Моннан тыш электрокардиограмма, рентгенографик тикшеренү дә ясыйбыз. Бу этапта без баланың коронавирус инфекциясеннән соң өзлегү-өзлекмәвен ачыклый алабыз.
Коронавирус аркасында кайбер балаларда баш мие ялкынсыну – энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелергә мөмкин.
Сирәк очракларда коронавирус белән авырган пациентларда баш мие матдәсенең ялкынсынуы ачыклана. Бу бигрәк тә куркыныч. 
Әгәр дә балада йөрәк-ҡан тамыры чирләре булса, аның йөрәге һәм кан тамырларыннан тыш, кан әйләнеше һәм үпкәсе зыян күрә.

Реклама

– Сәламәт яшәү рәвешенә кайту өчен нәрсә киңәш итәсез?
– Балага элекке активлыгын кайтару өчен тылсымлы дарулар юк. Витаминнар файдалы, ләкин аларны балаларга үз белдегең белән бирергә ярамый, бигрәк тә зур дозировкада. Аларның кытлыгын раслаучы анализлар ясагыз, ә табиб балага кирәкле доза һәм яраклысын язып бирәчәк.
Күпчелек очракта балага бернинди дәвалау таләп ителми. Чиктән тыш талчыгу, эшкә сәләтлелек кимү вирусның турыдан-туры тәэсире белән түгел, ә инфекция белән янәшә “йөрүче” стресс, хәлсезлек, гипоксия, интоксикация (агулану) белән бәйле. Бу очракта балага нормаль тормышка җайлашырга ярдәм итәргә кирәк. Моның өчен гаджетлар белән утыруны чикләү; көн режимын һәм йокыны җайга салу; су эчү режимын саклау; рационны аксым белән баету файдалы. Балык, ит, сөт продуктлары, тулы бөртекле ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга; көн саен саф һавада йөрергә кирәк. Дуслар белән аралашу, гаилә белән ял итәргә чыгу; хәрәкәт итү һәм интеллектуаль йөкләнешне әкренләп арттыру да файдалы. Йөкләнеш димәктән, мәктәптә бирелгән бөтен биремне дә бер атна эчендә өйрәнеп чыгарга тырышу кирәкми. Ялкаулыкка бирешмәскә кирәк(балалар тиз арада “ялган авырулар" роленә кереп китә, һәм моны тиз генә “дәвалап” булмый).

Мөһим
Балалар һәм үсмерләрдә ковидтан соң пәйда булган иң куркыныч нәтиҗә – мультисистема ялкынсыну синдромы. 
Аның үзенчәлекле билгеләре:
Өч тәүлек дәвамында һәм аннан да күбрәк бизгәк тоту;
тиредә һәм лайлалы тышчаларда таплар барлыкка килү;
артериаль басымның төшүе;
ашкайнату системасының бозылуы;
миокардит, перикардит барлыкка килүе. 
Лилия Гайнуллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: