Шәһри Казан

КТ: профилактика өчен генә ясатмыйлар

Медицина өлкәсендә магнит-резонанс томографиясе һәм компьютер томографиясе барлыкка килү һич арттырусыз алга китеш булды. Яңа форматта тәкьдим ителгән заманча нурланыш диагностикасы кеше организмындагы элек күрелмәгән элементларга һәм процессларга табибларның “күзләрен ачты”.

Гаҗәп түгел, пациентларның бу алдынгы технологияләргә мөнәсәбәте ике төрле. Беренчеләре аның көченә ышанып, нидер өмет итсә, икенче берәүләр томографинең нурланышы организм өчен куркыныч, дигән фикерен алга сөрә.
Хаклык, гадәттәгечә, кайдадыр урталыкта. Менә шул хакта без Чаллы шәһәренең хәзерге вакытта йогышлы госпиталь буларак эшли торган 5нче номерлы хастаханәсенең нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире, врач-диагност Рузана Миннеханова белән әңгәмә кордык.

– Коронавирус пандемиясе чорында үпкәләргә компьютер томографиясе (КТ) ясау нык популярлашты. Ни өчен рентген түгел, ә компьютер томографиясе?
– Рентген вакытында вируслы пневмония күренми. Ягъни рентген сурәте буенча пациентның күрсәткечләре нормада булырга мөмкин, ә КТ буенча – үпкә ялкынсынуы ачыклана. Компьютер томографиясе, алдынгы технологияләрнең берсе буларак, төрле тайпылышларны мең тапкыр күбрәк күрергә мөмкинлек бирә. Лаборатор шартларда ПЦР-тест үткәрү авыру кузгатучыны ачыклау өчен генә кирәк. Әмма тест тискәре нәтиҗәне дә күрсәтә ала, чөнки ул камил түгел яки дөрес шартларда үткәрелмәгән булырга да мөмкин. Вирус барлыгын ачыклау өчен биоматериал борыннан алынган вакытта, вирусның үпкәләргә төшкән очраклары да бар. Бу вакытта аны ачыклау мөмкин түгел.

– КТның төгәллеге нинди?
– Компьютер томографиясе ысулы бик төгәл, аның сизгерлеге 97-98 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен, ПЦР-тестлар буенча бу күрсәткеч – 70 процент тирәсе генә. Профилактик максатларда КТ ясарга кирәкми. Ә күрсәтмәләр буенча әлеге процедураны үткәндә, аз дозалы аппаратны сайларга кирәк, биредә белгеч белән киңәшләшү мөһим.

– Димәк, тестлар да, компьютер томографиясе дә чир йогуын күрсәтмәскә мөмкин?
– Компьютер томографиясе авыруның якынча беренче өч көнендә үпкәләрдә үзгәреш булуын күрсәтмәскә мөмкин, шуңа күрә скрининг өчен симптомнары булмаган кешеләрне беренчел тикшерү өчен КТ-диагностикасын кулланырга ярамый. Мондый очракта, чыннан да, вирус ачыкланмаска, икенче көнне генә авыру билгеләре барлыкка килергә мөмкин.

– Балаларга һәм өлкән буын вәкилләренә КТ ясарга ярыймы?
– Компьютер томографиясен балаларга да, өлкәннәргә дә ясарга ярый.

Реклама

– Сәламәт кешегә нинди нурланыш тикшеренүләре аша үтәргә ярый?
– Профилактик максатларда рентгенологик тикшеренүләр – скрининг тикшеренүләре үтәргә рөхсәт ителә. Бу: елына бер тапкыр туберкулез һәм үпкәдәге яман шешне иртә стадиядә ачыклау өчен флюорография (яки цифрлы рентген) яисә аз дозалы компьютер томографиясе (әлеге процедура күп еллар дәвамында тәмәке тартучылар өчен күрсәтелгән); 40 яшьтән узган хатын-кызларга елына бер яки ике елга бер тапкыр маммография үтәргә кирәк. Магнит-резонанс томографиясе (МРТ) кеше организмына зыян салмый, шуңа күрә аны еш үтсәң дә зыяны юк. Әмма Россиядә аны профилактик максатларда куллану кабул ителмәгән. Гәрчә, кайбер Европа илләрендә сөт бизләренә МРТ ясау, мәсәлән, 20 яшьтән башлап кулланыла.

– Үз белдегең белән генә КТ-диагностикасын узарга ярыймы?
– Дәүләт оешмаларында хәзер температурасы 38,5тән югары булган барлык пациентларга да компьютер томографиясе ясыйлар. Шуңа бәйле рәвештә алга таба дәвалау курсы билгеләнә.

– КТ алдыннан төп курку нурланыш алу белән бәйле. Чынбарлыкта пациент нинди дозада нурланыш ала һәм бу сәламәтлек өчен куркынычмы?
– Нурланыш алу буенча шик-шөбһәләр бик нык арттырылган. Нурланышның доза күләме индивидуаль, кешенең буена, аның тәненең тыгызлылыгына бәйле. Техника камилләшкән саен, нур йөкләнеше дә сизелерлек кими. Шуңа күрә яңа заманча җайланмада тикшеренү үтәргә кирәк. Моннан тыш, шуны да истә тотыйк: МРТның нур йөкләнеше түбәнрәк һәм кеше өчен куркынычсыз да.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: