Шәһри Казан

Мөмкинлекләр бар. Проблемалар да

Республикабыз башкаласында спортка зур игътибар бирелә. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә физик культурага юллар ачылу аеруча сөендерә. Казанда 37 муниципаль спорт объектының җидесе мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен тулысынча җайлаштырылган.

Дәүләт сәясәтенең төп бурычларыннан, максатларыннан берсе — социаль яклау кысаларында халыкның барлык категорияләре өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен тигез шартлар тудыру. Исегезгә төшерәбез, әлеге бурычларны хәл итү максатыннан, 2011-2019 елларда Казан шәһәренең 10 спорт объектында «уңайлы мохит» программасы буенча эшләр башкарылды: керү урыннары киңәйтелде, лифтлар, пандуслар, бассейннарда күтәргечләр, тактиль плитәләр, Брайль күрсәткечләре һәм спорт, физкультура белән шөгыльләнү өчен башка җайланмалар урнаштырылды, - дип сөйләде Казан хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Аның сүзләренчә, 2015 елдан башлап әлеге таләпләрнең барысы да норматив документларда бар, шуңа күрә капиталь ремонт, агымдагы ремонт вакытында һәм объектлар төзегәндә бу таләпләр исәпкә алына. Әмма бездә Совет чорында ук төзелгән биналар проблемалы булып кала бирә. Аларда йә кыенлыклар бар, йә шартлар тудыру мөмкинлеге юк. Моның буенча эш алып барыла, диде Салихов.

Реклама

Казанда 37 муниципаль спорт объектының җидесе мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен тулысынча җайлаштырылган, шул исәптән коляскадагы инвалидлар өчен дә, объектларның 60%ы начар күрүчеләр өчен дә ачык.

1 сентябрьдән шәһәрнең 15 спорт объектында физик мөмкинлекләре чикләнгән казанлыларга йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы белән бушлай шөгыльләнү өчен төркемнәр булдырылган. Бу мөмкинлектән 1 меңгә якын бала файдаланган инде. Инвалидлар белән эшләү буенча махсус курс узган тренерлар дәресләр үткәреп кенә калмыйча, спорт объектында озатып йөрүдә дә ярдәм итәләр.
- Әлеге эшне системалаштыру, расписание төзү, элемтә урнаштыру өчен кайнар линия булдырылды. 292-61-29 номеры аша тәкъдимнәр, теләкләр, сораулар, шикаятьләр кабул итәбез. Бу телефон буенча дүшәмбедән алып җомгага кадәр 09:00-18:00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул ителә, - дип белдерде Альберт Салихов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: