Шәһри Казан

Нинди авырулар инсультка китерә һәм аннан ничек сакланырга?

Ел саен һәр 10 мең кешегә 25-30 инсульт очрагы туры килә. Инсульт, статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны буенча өченче урында тора.

Еш кына инсульт турында мөстәкыйль авыру дип уйлыйлар һәм аны дәвалаганда, реабилитацияләгәндә билгеле бер факторлар барлыгын оныталар. Икенче бер табиблар билгеләп үткәнчә, кайбер авырулар инсульт үсешенә сәбәп булырга мөмкин.

“Инсульт – ул баш миенең (баш мие кан әйләнешенең) туклануының кискен бозылуы, аның функцияләрен төрле сәбәпләр аркасында киметүе белән баш мие артериясенең тромбозы, артериаль кан басымының кискен кимүе (шок, авыр кан югалтуы), аневризманың өзелүе (киңәюе), баш мие артериясе”, – ди табиб-терапевт, кардиолог Азизхон Әскәров.

Нинди авырулар инсультка китерә?
Азизхон Әскәров билгеләп үткәнчә, инсульт берничә авыру сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Болар: гипертония; йөрәк аврулары; муен һәм баш мие кан тамырларының атеросклерозы; йөрәк ритмы бозылулары (йөрәкләрнең фибрилляциясе); шикәр авыруы; хроник интоксикацияләр (тәмәке тарту, алкоголь); кан тамырларының тумыштан яки алынган аномалияләре (баш мие аневризмасы) һәм башкалар.

Гипертония – инсультка китерүче төп проблемаларның берсе булып санала. Бу, озак вакытлар саклана торган югары кан басымының кан тамырларына зыян китерүе һәм «начар» дип аталган холестеринның стеналарга туплануы сәбәпле кан әйләнешенең бөтен системасына авырлык килү. Баш миендә көчсезләнгән артерияләр тыгыла яки шартлый. Өстәвенә, гипертония вакытында еш кына баш миенең тирән бүлекләрен кан белән тәэмин итүче зур булмаган артерияләр зыян күрә.

Йөрәк авырулары да еш кына инсультка китерә. Белгечләр, беренчедән, йөрәктәге ишемия һәм инсульт авыруының сәбәбе бертөрле патологик процесста, дип билгеләп үтә. Икенчедән, йөрәк авырулары баш миендә кан тамырларына эмболиягә китерергә мөмкин. Йөрәк һәм баш мие шактый тыгыз функциональ элемтәдә. Йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләр булганда баш мие белән дә проблемалар башлана.

Реклама

Ничек кисәтергә?
Әскәров сүзләренчә, әгәр дә кеше югарыда күрсәтелгән авырулар белән интегә икән (бигрәк тә ул 50 яшьтән өлкәнрәк булса) табиб күзәтүе астында булырга, югары кан басымын, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын, шикәр чирен дәваларга һәм контрольдә тотарга тиеш.

Шулай ук табиб начар гадәтләрдән арынырга (тәмәке тарту, хәмер эчү); дөрес хәрәкәт итәргә (көнгә 30-40 минут җәяү йөрергә); артык авырлыкны бетерергә (тән массасы индексы 25тән кимрәк булырга; ир-атларның бил әйләнәсе – 94, хатын-кызларныкы 80 сантиметрдан азрак булырга тиеш); рациональ тукланырга, көненә 400 г яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга; төнлә сигезәр сәгать йокларга, артык стресстан качарга һәм кирәк булганда белгечләргә (терапевтка, психотерапевтка) мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Тән массамы индексын исәпләп чыгару өчен тән авырлыгын буйның квадратына бүлергә кирәк. Нормада ул 25тән азрак булырга тиеш.
Мисал: сезнең буй озынлыгы 1,7 м, ә авырлык 78 кг ди. 1,7нең квадраты (1,7х1,7) – 2,89га тигез. Шулай итеп 78:2,89=26,9. Бу – сезнең тән массасы индексы.

Айсылу Хәсәнова әзерләде

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: