Шәһри Казан

“Омикрон” тынны гына кысып калмаячак

Төбәкләрдәге хакимият вәкилләре коронавиурсның дулкыннарына өйрәнеп бетте бугай инде. Шуңа да авыручылар саны үсешкә китсә, чарасын күрә башлыйлар. Сүз локдаун хакында бармый. Кремльдә дә андый хәл булмас дип ышандыралар. Әмма сакланганны саклармын дигән бит. Хәстәрен күрү комачау итмәс.

Фаразлар буенча, иң зур авырлык бу дулкында поликлиникаларга туры киләчәк. Хастаханәләр дә буш тормаячак. Шуңа да кешеләрне мөмкин кадәр изоляцияләү таләп ителә.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәт вәкилләренең читтән торып эшләүгә күчүе хакында инде узган атнада ук игълан иткән иде. Бу үрнәк Орлов, Архангельск, Новгород, Омск, Чиләе, Свердловск өлкәләре, Ингушетиядә дә кулланыла. Әлеге төбәкләрдә һәр өченче хезмәткәр өйдә торып эшләячәк. Кырым, Калининград өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округында да хезмәткәрләрнең 50 проценты өйдән торып эшләүгә күчерелгән. Ә Мәскәүдә бу режимда апрельгә кадәр эшләячәкләр.

Мондый үзгәрешләр укучыларга да кагыла. Липецк, Улан-Удэ, Якутиядәге балалар дистанцион рәвештә укуга күчерелгән. Әмма тулысынча түгел, ә салкын тию билгеләре белән авырткан сыйныфларга гына өйдә укырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта, әти-әниләр гариза язып, балаларын дистанцион форматта укытуны сорый ала.

Массакүләм чараларга да чикләүләр кертелә. Театр-концертларга QR-кодлар белән йөрүне дәвам итәбез. Дөрес, һәрбер төбәктә чикләүләр төрле. Мисалга, Кузбасста спорт чараларына тамашачыларны кертмиләр. Ә Омск өлкәсендә балалар арасында уза торган ярышларны кичектергәннәр.

Реклама

Медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә дә үзгәрешләр бар. Кайбер өлкәләрдә поликлиникаларда дежур табиблар санын арттырганнар. Пациентларга да, тән температурасы 38 градустан түбәнрәк булган очракта, хастаханәгә үзләренә барырга, “ашыгыч ярдәм” көтмәскә киңәш итәләр.

Билгеле, “омикрон”ның уңай яклары да бар. Ковидның бу төре белән авырганнарда инкубация вакыты 1-3 көнгә кадәр кыскарган. Димәк, авыру билгеләре тизрәк күренә башлый һәм кеше иртәрәк изоляциягә китә. Бу исә инфекция таралу күпкә кими дигәнне аңлата. Күп кешеләрдә “омикрон” салкын тию билгеләре белән генә узу да начар түгел. Кешенең үпкәләренә ул кадәр зыян килмәү яхшы бит инде.

Дөрес, табиблар әле иркен суларга ашыкмый. Яңа штамм өйрәнелеп бетмәгән һәм аңардан төрле сюрпризар көтәргә була, ди алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: