Шәһри Казан

Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнарга киңәшләрен бирә: «Кайнатылмаган дөя сөтен эчмәгез»

Хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәяхәт кылырга ниятләүчеләргә Роспотребнадзор үз киңәшләрен бирә.

Хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәяхәт кылырга ниятләүчеләргә Роспотребнадзор үз киңәшләрен бирә.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) хәбәр итүе буенча Согуд Гарәбстаны Патшалыгына хаҗ кылу өчен Россия хаҗилары 2022 елның июнь ае ахырында юлга чыгачак.

Хаҗга баручы хаҗилар виза алу өчен төп шарт булып менингококк инфекциясенә каршы дүрт компонентлы вакцина белән прививка ясау турында гамәлдә булган сертификат булу тора. Әлеге прививканы китәр алдыннан 10 көн элек ясатырга кирәк һәм аның срогы кайтыр алдыннан 3 елдан артмаска тиеш.

Хаҗга баручылар коронавирус (COVID-19) авыруына каршы прививканы Согуд Гарәбстаны тарафыннан танылган һәм илнең Саләмәтлек саклау министрлыгы раслаган вакциналар ( Sputnik-V, Pfizer-BioNTech, Oxford-Astrazeneca, Moderna, Sinovac, Janssen, Sinopharm, Covaxin) кулланып ясатырга тиеш.

Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы мәгълүмате буенча, Согуд Гарәбстаны чиген үтүчеләрнең кулларында коронавирус авыруы белән чирләмәве турында белешмә (тест нәтиҗәсе) булуы мәҗбүри. Белешмә соңгы 48 сәгать эчендә бирелгән булырга тиеш.

Шулай ук, хаҗга баручы һәрбер кеше медицина иминияте кәгазе (страховка) ясатырга тиеш, биредә коронавирус авыруы йоккан очракта, дәвалау чыгымнарын каплауны да күрсәтү мәҗбүри.

Хаҗ кылган вакытта ачык урыннарда һәм биналарда авырудан саклану өчен битлек (маска) кию шулай ук сорала.

Реклама

Һәрбер хаҗига хаҗга барыр алдыннан сезонлы грипптан прививка ясатырга киңәш ителә.

Сәфәр алдыннан медицина каравын үтегез, чөнки эссе, коры климат, туклану шартларының үзгәрүе һәм башка факторлар хроник авыруларның кискенләшүенә һәм кәеф китүенә китерергә мөмкин. Җиңел һәм табигый тукымалардан тегелгән өс киеме, баш киеме киегез, кояштан саклый торган чаралар кулланыгыз, су күбрәк эчегез.

Җәмәгать урыннарында шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз, ашау алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларыгызны юыгыз, юылмаган куллар белән күзләргә һәм биткә тотынмагыз, йоткергәндә һәм төчкергәндә ашъяулык (салфетка) кулланыгыз. Үзегездә температура, ютәл, хәлсезлек билгеләрен сизсәгез кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Дөяләргә утырып бару яки алар янында якын булган экскурсияләрдән баш тартыгыз. Кайнатылмаган һәм пастерезацияләнмәгән дөя сөтен эчмәгез, шулай ук легаль булмаган сәүдә урыннарында туклану әйберләрен алмагыз.

Хайваннар белән бәйләнештән сак булыгыз, тешләгән, сыдырылган (тәнгә селәгәй эләгү) очрагында ул урынны сабын белән яхшылап юыгыз һәм медицина оешмасына мөрәҗәгать итегез. Бөҗәкләр, черкиләр тешләвен булдырмас өчен тәннең ачык өлешләрен каплый торган кием киегез, репеллент кулланыгыз, шулай ук тору урынында ишек һәм тәрәзәләргә челтәр элегез.

Сәфәрдән кайтканнан соң үзегезнең сәламәтлелегезне 21 көн эчендә тикшереп торыгыз һәм нинди дә булса бизгәк авыруы (дерелдәү, температура күтәрелү, хәлсезлек, тамак авырту һ.б.), эчәк инфекциясе, респиратор яки башка тышкы билгеләр куренү белән табибка мөрәҗәгать итегез һәм сәфәрдә булган илне әйтегез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: