Шәһри Казан

Сырхауханәгә бара калсагыз, тән температурагызны 37гә кадәр булса да “күтәртегез” (яки бушлай анализлар тапшыру маҗарасы)

Шул яшемә җитеп бушлай медицинадан икенче тапкыр файдаландым. Юк, мин бай бичә дә, зур җитәкче дә түгел. Акчаны да көрәп алмыйм. Әмма нерваларым һәм чиратта утырган вакытым бик кызганыч.

Үзем акча эшли башлаганнан бирле шәхси клиникаларга йөрергә тырышам. Дәүләтнекенә барган очракта да түләүле бүлеккә генә киләм. Белгечләр икесендә дә бер инде аның. Шул ук табиб төшкә кадәр дәүләт хастаханәсендә эшләсә, төштән соң шәхси клиникада хезмәт куя. Әмма аерма барыбер җир белән күк арасы. 

...Беренче тапкыр бушлай медицинадан йөкле вакытта файдаландым. Башыма нәрсә суккандыр инде шул вакытта?! Югыйсә, акча да бар, яхшы табибларны да белә идем. Юк инде, үз киремә кайтып, ирем әйткәнне дә тыңламыйча, дәүләтнеке саналган хатын-кызлар консультациясенә йөрдем. Азагы шул – бала җитлекмичә, вакытыннан алда туды. Минем ике атна саен бирә торган анализларым “чуртым” да яхшы булмаган икән. Ә миңа табиб бу хакта бер ни дә әйтмәгән. Үзем дә инде яшьлекме, игътибарсызлык беләнме кызыксынмаганмын. Хәлем яхшы булгач, балага зыян киләдер дип уйлап та караганым булмады. Нәтиҗәсен инде җиде ел “төзәтәбез”. 

Миңа бу тәҗрибә генә аз булган ахры. Ә бәлки ул чордагы әйберләр инде онытыла башлагандыр. Бушлай медицина бит бездә дигән “таракан” миндә кабат уянды һәм үзем беркетелгән сырхауханәгә анализлар бирергә киттем. Киттем дип, башта беренче көнне терапевтка талон алырга бардым. Регистратурадагы ханым миннән: “Температурагыз бармы?” – дип сорый. 
– Юк.
– Алайса талон бирмим. Талон температуралы кешеләргә генә бирелә.
– Ә мин терапевтка ничек эләгергә тиеш?
– Температурагыз булмаса талон “не положено”. 
– Терапевт талонсыз кабул итәме соң? Миңа анализларга юллама алырга кирәк. Хастаханәгә ятар өчен. 
– Шулай дияләр аны. Паспортыгызны бирегез...

Менә сиңа мә! Анализ бирер өчен, башта терапевтка эләгергә. Ә аңа эләгер өчен, температура күтәрергә кирәк икән бит хәзер! Алай-болай сырхауханәгә бара калсагыз, тән температурагызны 37гә кадәр булса да “күтәртегез”. (Температура белән сырхауханәгә керергә ярамый икәнен искә алсак, табибка бөтенләй дә эләкми калуыгыз бар, әлбәттә). 

Беләсезме минем нәрсәгә исем китә? Регистратурада утыра торган хатын-кызларга. Алар шул рәвешле үз бәяләрен күтәрәләрме? Үзләрен кирәкле, дәрәҗәле кеше итеп тоялармы икән башкаларга кычкырудан? Шәхси клиникаларда администратор кызлар бер дә андый түгел бит! Әлеге дә баягы, бар нәрсә дә җитәкчелекнең персоналга карашыннан, дисциплина һәм системага бәйле күрәсең. Шәхси клиникада бар нәрсә дә системага салынган. 

Хәер, дәүләт медицина учреждениеләренең барысын да бер себерке белән себерәсем килми. Бушлай ярдәм алганда да берничә хастаханәдә табибларга исләрем киткән иде. Улым җитлекми тугач, неврология буенча авырулары булмасын өчен Казандагы 8нче хастаханәдә күренгәләдек. Андагы балалар табиблары, массаж ясаучы кызларның аякларына ятып рәхмәт әйтерлек. Алар шундый авыр диагнозлы сабыйлар белән эшли. Аларның авыру балаларга мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык кына да түгел. 

Үзем дә коронавирус “эзләрен юып” йөргәндә шундый берничә табибка тап булдым. Алар башка хастаханәләрдәге кебек үк иртәнге 8гә эшкә килә, кичке 5кә кадәр эшли. Көнгә дистәләгән авыруны карый. Әмма мөнәсәбәтләре нәкъ шәхси клиникадагы табибларныкы төсле. Бәлки бу кешенең үзеннән торадыр. 

Реклама

...Сүзем бушлай анализ бирү хакында иде бит әле. Терапевтка кердем. Бәхеткә чиратта торырга туры килмәде. Температруасы булганнар иртәнге 7дән килеп, кирәк рецептларын алып чыккан булса кирәк. Ул үзе генә, шәфкать туташы янында юк. Хәлне аңлатып бирдем. Анализлар тапшырырга юллама сорадым. Табиб телефоннан шалтыратып, кайсы кабинетта шәфкать туташы барлыгын белеште дә, мине шунда җибәрде. 
Киттем. Бәхеткә монда да чират булмады. Шәфкать туташы юлламаларны тиз генә язды. Икенче көнгә... Хуш, бушлай булгач, икенче көнгә булса да ярый инде. Эх, икенче көнне мине нәрсә көткәнен белсәм икән мин!

Икенче көнне, борынгыдан килгән гадәт буенча, иртәнге 7.30да ач карынга барып бастым кан бирә торган кабинет янына. Соңга калгансың шул сеңлем, димәгез. Минем кулыма тоттырган юлламада кабул итү вакыты 8.57 дип язылган иде. Күз күрсә дә, күңел ышанмый бит андый нәрсәгә. Өстәвенә эшкә дә барасы бар бит әле. 

Ә ул кабинет каршындагы чират – “Майский” кыяр-помидорларын сатарга килгәннәр диярсең! Баксаң, бу кабинетта иртәнге 8дән 10га кадәр башта диспансеризация узучыларны кабул итәләр икән. Ә калганнар уннан соң гына керә. Диспансеризациягә аз да түгел, күп тә түгел, 27 кеше генә басып тора иде миннән алда! Ә минем кебек башка “йомыш” белән кан бирергә теләүчеләр 20 тирәсе җыелды. Әгәр дә диспансеризация узучы булсам, бәлки, сөенер идем. Янәсе, безне беренче кабул итәләр! Әмма бер пациентка өстенлек биреп, 80нән узган карчыкны ике сәгать чиратта көттереп утырту да матур түгел. Һичъюгы, анализ тапшыручыларны чиратлаштырып кертергә мөмкин бит. 

Ул чиратны шундый урыннарда утыручылар гына аңлыйдыр, мөгаен. Яңа килгән һәр кеше башта: “Кем соңгы?” – дип сорый. Аңа җавап итеп: “Сез диспансеризациягәме, әллә болай гынамы?” – дип сорау белән җавап бирәләр. Диспансеризациягә дисә, бер чиратка баса, юк икән, икенчесенә. 
“Мин унга кадәр утыра алмыйм. Кан басымым “уйный”. Хәзер егылам шунда”, – дип бер әби куркытып маташкан иде, икенчесе: “Егылмыйсың-егылмыйсың. Минеке дә югары. Мин дә дару эчмичә килдем. Инде 20 елдан артык интегәм шуның белән. Борчылма, егылсаң да табиблар монда гына”, – дип сөендерде үзен. 
Гадәттәгечә, чиратка бер басып, бер китеп, чират бозып йөрүчеләр дә аз түгел. Андыйларны шунда ук чиратның азагына бастралар икән хәзер. Янәсе, тәртипне бозмагыз. 

Сәгать тә 20 минут көткәннән соң бу кабинетка мин дә уздым. Бер шәфкать туташы кәгазьләр тутыра, икенчесе кан ала. Анализ алучы апаның күкрәгенә язылган исемен укыйм. Татар апасы. “Көненә ничә кеше кабул итәсез сез?” –  дим татарча. “Иногда по 100 бывает. Кичкә кешеләрне күрәсе килми, тошнит уже”, – ди. Менә сиңа мә! Кешеләрне яратмыйча, алар белән эшләп буламы икән ул? Гомумән, эшеңне яратмыйча эшләүдән дә зуррак бәхетсезлек юктыр, мөгаен... 
P.S. Анализның нәтиҗәләрен алырга барасы бар әле. Анысы өчен кайда, күпме чират торасы булыр. Әмма бушлай медицина дигән “таракан”ым башка уянмас дип өметләнәм. 

Казаннан Равилә.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: