Шәһри Казан

Табиблар киңәш итә: даруны ризык белән бутамагыз

Кайбер даруларны йотып җибәрергә авыр. Дару булгач, бар да баллы түгел, араларында әчеләре дә, форма ягыннан зур булганнары да бар. Мондый очракта даруны ваклап, ризыкка гына сибеп, кабул итәргә ярыймы? Әлеге сорауга терапевт Ирина Голубкова җавап бирде.

“Табиблар даруны ризык белән бутауга гомумән дә каршы. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, ризыктагы матдәләр һәм даруның актив компонентлары арасында кирәк булмаган реакцияләр булачак. Икенчедән, ризыкны кеше тулысынча ашап бетермичә, калдырырга мөмкин. Бу исә дару да организмга тиешле дозада кермәячәк дигән сүз”, – ди Ирина Голубкова.
Табиб дару эчүгә бәйле тагын берничә киңәш белән уртаклашты.

Даруны кул астында булган теләсә нинди сыеклык белән эчеп җибәрергә ярамый. Моның өчен чиста, газсыз, җылымса су иң кулае булачак. Салкын су белән эчкән очракта, организмда даруны “сеңдерү” процессы бозылырга мөмкин. Ә кайнар су белән эчкәндә дару кирәгеннән дә тизрәк эреп бетә. Препаратларны кимендә 100 грамм су белән эчеп җибәрергә кирәк, дигән фикердә Ирина Голубкова.

Кайбер даруларны, мисалга, “Ибупрофен”, кайбер гормональ даруларны, “Преднизолон” яисә “Дексаметазон”ны сөт белән эчеп җибәрергә ярый. Сөт бу даруларны үзләштерергә ярдәм итәчәк. 

Ә менә каһвә яисә чәй белән дару эчүдән баш тарту хәерле. Чөнки әлеге эчемлекләрдәге организмга хәл кертә торган матдәләр даруның организм тарафыннан үзләштерү процессын акрынайта.

Реклама

Сокларга килсәк, аларда кислота югары дәрәҗәдә. Шуңа гормоннар, йөрәк-кан әйләнеше системасы өчен кабул ителә торган даруларны сок белән эчмәгез!
Иң яхшысы даруны ашарга 1 сәгать кала яисә ашаганнан соң берничә сәгать узгач кабул итәргә кирәк. Бу вакытта ашказаны согы секрециясе бик аз була, димәк, дару да яхшы үзләштереләчәк дигән сүз.

Ач карынга гадәттә төнәтмәләр яисә үләннәрдән ясалган дарулар эчәләр. Диуретикларны ашаганчы эчү яхшырак. Аритмиягә һәм язвага каршы, кислотаны киметә торган препаратларны ашарга 30 минут кала кабул итәргә киңәш ителә. Бронхолитиклар, баш мие кан әйләнешен яхшырта торган дарулар, тел астына гына куя торган препаратларны ашаганда да эчәргә мөмкин.
“Әгәр дә табиб сезгә берничә төрле дару язган икән, ул чагында аларны бер-бер артлы, 15-20 минут ара белән эчү яхшырак. Бу бавырга да зыянны киметә, препаратлар үзара реакциягә дә керми”, – ди табиб.

Кайчагында даруханәдә табиб язган дозадагы дарулар булмый һәм күбрәк дозадагы даруны алып, шуны бүлеп эчәбез. Белгеч кайсы даруларны бүләргә ярамаганын да аңлатып узды.

Күп компонентлы препаратларда матдәләр таблеткада тигез итеп бүленмәгән булырга мөмкин. Әгәр дә таблетканың тышлыгы бар икән, аны бүлеп эчмәү яхшырак. Чөнки тәэсир итүче матдәләр канга бик тиз сеңәчәк яисә ашказаны согы белән кирәкмәгән реакциягә керәчәк.
“Бик тиз уалучан яисә кискен исле, әче тәмле, күп компонентлы даруларны, химиотерапия өчен кулланыла торган препаратларны, өянәккә каршы, тамырларны кыса торган даруларны, порошок яисә гель белән булган капсулаларны да бүлеп эчмәгез”, – ди Ирина Голубкова.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: