Шәһри Казан

Түләүле вакцина чит ил гражданнарына гына ясала!

Барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет яклый ала – моның өчен прививка ясарга кирәк. Өлкәннәр поликлиникаларында вакцинацияләүнең стационар пунктларыннан тыш, Татарстанның зур шәһәрләрендә мобиль вакцинацияләү бригадалары эшли. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә хәбәр итә: Россиядә Covid-19дан вакцинация гражданнарның барлык категорияләре өчен түләүсез. Түләүле вакцина чит ил гражданнарына гына ясала.

Барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет яклый ала – моның өчен прививка ясарга кирәк. Өлкәннәр поликлиникаларында вакцинацияләүнең стационар пунктларыннан тыш, Татарстанның зур шәһәрләрендә мобиль вакцинацияләү бригадалары эшли. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Теге яки бу вакцинаның булуын вакцинация пунктында ачыкларга кирәк. Моннан тыш, хәзер вакцинация пунктларында гриппка каршы прививка ясарга була.

Россиядә яңа коронавирус инфекциясенә каршы 4 вакцина теркәлгән: Гам-Ковид-Вак ("Спутник V" сәүдә маркасы), «ЭпиВакКорона» - COVID-19 профилактикасы өчен пептид антигеннар нигезендә вакцина, «Спутник Лайт», «Ковивак».

Реклама

"Спутник Лайт" вакцинасының өстенлекле кулланылышы – элек вакциналаштырылган гражданнарны, шулай ук пандемия шартларында иммунитетны тизләтү максатыннан COVID-19 кичергән гражданнарны вакциналаштыру өчен 18 яшьтән алып барлыгы гражданнарга юнәлтелгән булуы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: