Шәһри Казан

Тычкан бизгәге, кызамык... Йогышлы авырулардан ничек сакланырга?

Татарстанның танылган инфекционисты Хәлит Хәертынов әйтүенчә, халык арасында иң еш таралган йогышлы авырулар булып: грипп, кискен тын юллары авырулары, эчәк инфекциясе, “тычкан” бизгәге, җил чәчәге санала. Соңгы арада кызамык куркыныч тудыра башлаган. Һәр авыруны кисәтү, дәвалау юллары турында аерым сөйләшик.

Грипп
Грипп – вируслы инфекция, ул төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Салкын тию билгеләре алдан сизелсә, грипп кинәт башлана. Тән температурасы югары күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Кеше йөткерергә, томау төшәргә мөмкин. Грипп өзлегүе белән куркыныч. Аның үпкә ялкынсынуы, менингит һәм башка авыруларга китерүе бар. Грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – вакцина ясату. Авыру таралган вакытта кеше күп урыннарда сирәгрәк булырга, кулны сабын белән ешрак юарга тиеш, бүлмәне җилләтеп торырга киңәш ителә. Авыруның билгеләре күзәтелгәндә тиз арада вируска каршы дару эчүнең дә файдасы бар. Грипп вакытында мөстәкыйль дәваланырга ярамый, табиб чакыртырга кирәк.

Эчәк инфекциясе
Кискен эчәк инфекциясенә сальмонеллез, ротавирус, ваба (холера) һәм башкалар керә.
Күп очракта бу авыру гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Гадәттә, җәй көне күзәтелә. Эчәк инфекциясе вакытында күңел болгана, эч китә, кайвакыт баш әйләнергә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин, костыра.
Авыруны кисәтү өчен гади генә гигиена таләпләрен үтәү дә җитә: кулны сабын белән ешрак юарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юып ашарга, шикле урында ризык сатып алмаска, тиз бозыла торган, куллану вакыты чыккан продуктлар белән сак булырга кирәк. Авыруны чебен-черки дә таратырга мөмкин.

Тычкан бизгәге
Бу авыру гадәттә язын шәхси йорт белән яшәүчеләрдә күзәтелә. Чөнки нәкъ менә шул вакытта кеше торакларын, каралты-кураларын җыештыра. Инфекция туфрак, тузан аша да йогарга мөмкин. Авыру эләктергән вакытта тән температурасы бик югары күтәрелә, буыннар, мускуллар сызлый, туңдыра, күңел болгана. Авыруны дәваламасаң, бөерләргә зыян килергә мөмкин. Тычкан бизгәген кисәтү өчен кулга перчаткалар киеп эшләргә, йортны яхшылап җилләтергә, дезинфекцияләү чаралары кулланырга, урын-җирне кояшта киптерергә кирәк. Эшләгән вакытта тузан кермәсен өчен махсус битлек кисәң дә яхшы. Бу инфекция кешедән кешегә йокмый. Тычкан бизгәге белән авыручы бары табиб белән киңәшләшеп кенә дәваланырга тиеш.

Реклама

Җил чәчәге
Җил чәчәген балалар авыруы дип атасалар да, ул олыларда да күзәтелә һәм аларда шактый катлаулы уза. Җил чәчәге вакытында тән температурасы күтәрелергә мөмкин, тәнгә бетчәләр чыга, алар кабарчык белән томалана, шул бетчәләрдән җөй калуы ихтимал. Кызганыч, авыруны кисәтеп булмый. Бары җил чәчәгенә каршы вакцина салдырырга гына мөмкин. Дөрес, аны бездә әлегә акча түләп ясатырга гына була.

Кызамык
Татарстанда кызамыкның нәрсә икәне турында күптән онытканнар иде дә, соңгы елларда ул кабат баш калкыта башлады. Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов әйтүенчә, кызамык  Европадагы 53илнең 47сендә теркәлгән. Иң күп авыручылар – Украинада. Шулай ук Таиланд, Төркия кебек илләрдән дә кызамык йоктырып кайту куркынычы бар. Татарстанда исә быел кызамыкның 7 очрагы теркәлгән. Кызамык бик тиз тарала. Билгеләре салкын тигәндәге кебек – тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына, тәнгә тимгелләр чыга башлый. Кызамык өзлегүләр белән куркыныч. Нерв системасына зыян килеп, хәтта кешенең инвалид калу куркынычы да бар. Бу авырудан котылуның юлы бер генә – вакцина ясату. Аны гадәттә, балага бер һәм алты яшь тулгач ясыйлар. Бу вакцина кешене гомере буена кызамыктан саклый. Әгәр балачакта ясатмаган булсагыз, хәзер дә теләсә кайсы сырхауханәдә прививка салдырырга була. Аны өч ай аралык белән ике тапкыр ясатырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: