Шәһри Казан

Евровидение: җыр - сәяси көрәш коралы?

Кечкенә генә масштабта да әшнәлек дигән нәрсә хәзер күзне ярып керә, ә дөнья күләмендәге бәйге-ярышларны ансыз гына күзалдына китереп буламы соң инде? Европа: “Син – миңа, мин сиңа”, – дип, бер-берсенә нәрсә дә булса бирешеп торуның файдалы булуын киң җәмәгатьчелек алдына оялмыйча чыгара да сала. 

Евровидение конкурсын күзәтеп, бераз географик белемнәреңне тикшереп карарга да, кемнең-кем белән дус булуын, кем кемнән нәрсәдер өмет итүен чамалап та була. Бу эшне җиңеләйтү һәм ачыктан-ачык булсын өчен профессиональ жюри да бар хәзер. Гади тыңлаучыларның тавыш бирүен контрольгә алып бетереп булмый, күрәсең, ә менә жюриныкын була. Мисал өчен, Украина жюрие Россиягә бер балл да бирмәде, безнеке – аларга. Украина жюрие әгъзасы Игорь Кондратюк бу ике ил бер-берсенә бөтенләй тавыш бирергә тиеш түгел дигән тәкъдм белән дә чыккан булган. Ул УЕФАдан үрнәк алырга чакырып, сәясәт җыр сәнгатенә кагылмый, әмма җырчылар белән музыкантлар беркайчан да сәясәттән читтә була алмый дип ассызыклаган.  Ләкин гади тыңлаучылар аны ишетмәгән күрәсең, украиннар Манижены – 4, россиялеләр Go A коллективының чыгышын 7 балл белән бәяләгән. Җыр сәнгатендә сәясәт юк бит... 

Россиянең беренче унлыкка керүе зур күрсәткеч инде бүген. Хоккейчыларыбыз Олимпия формасы киеп дөнья беренчелегендә чыгыш ясаганда, Манижега андый чикләүләр булмады. Европа кулына географик атлас алып, аның чикләре тирә-күрше белән генә чикләнмәгәнен күрә башлады ахры. Быелгы бәйгедә терәлеп тормаган дәүләтләр бер-берсенә зур баллар биргәләде. Әллә халык сәясәттән туйган, әллә Европа Союзының нигезенә су үтә башлаган? Белгечләр әйтүенчә, әлеге союз дистә ел эчендә таркалыргга тиеш. Аларның фикеренчә, ул үз-үзен акламый. Белгәнебезчә, Бөекбритания күптән инде ЕСтан чыгарга тели, әмма аны әле җибәрмиләр, бәйгедә дә сыңар балл да бирүче булмады аңа. Евровидениеның төп спонсорларының берсе булган Бөекбританияне шулай акылга утыртырга маташумы бу, әллә алар сыңар балл алырлык та җырлый белмиләрме? Зәвык белән төстә әшнәлек юк инде ул үзе, әмма сәясиләнгән бәйгеләрдә андый принцип эшләми. Гади тыңлаучыларның бәяләмәве генә гаҗәпләндерә бераз. Бу урында без белеп тә, күреп тә бетермәгән берәр рычаг белән файдаланмадылармы икән дигән шик туа... Европада гасырлар буе төп урынны биләп, шундагы җыр бәйгесеннән бер баллсыз да кайт инде, килешмәгәнне.   

Реклама

Җитешсезлекләр булуга карамастан, башка елдагылар белән чагыштырганда, быелгысының уңай яклары барыбер күбрәк. Хәзер элеккеге кебек инглиз телендә генә җырлау гадәте дә бетеп бара ахры. Европа зур, анда халыклар күп, һәркемнең үз теле – җырласыннар рәхәтләнеп үз телләрендә. Инглиз телен дә күпләр су урынына эчми әле. Шулай акрын гына, җайлап кына бәлки тормышлар да җайланып, дуслык күперләре дә ныгып китмәсме. Ул чагында җыр бәйгесе чын сәнгать бәйгесе генә булып калыр иде. Жюри балларын файдаланып, кемнәндер танклар, йә булмаса арзанрак бәядән газ, БМОда өстәмә тавыш булмасмы дигән өметләргә уралган сәяси көрәш коралы булудан туктар, бәлки?..

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: