Шәһри Казан

"Камал театры бинасы 1986 елда ук таләпләргә туры килми иде"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бөтенләйгә яңа бинага күченәчәк. Бу яңалык халык арасында зур шау-шу куптарды. Сөенүчеләр дә булды. Тик шулай да тарихи бинаның бушап калуына көенүчеләр күбрәк булды кебек. Ни өчен, нигә? Бу сорауларга җавап бирү өчен башкала журналистларын Камал сәхнәсенә чакырдылар. 

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.

“Театр әлеге бинага 1986 елда күченде. Инде ул вакытта ук театрның барлык таләп һәм шартларга туры килмәве турында зур сорау бар иде. Бинаны 1986 елда Камал театрының 90 еллыгына ачтылар. Аңа кадәр бинада ремонт эшләре ниндидер сәбәпләр аркасында билгесез вакытка туктатылган булган. Бәлки акча булмагандыр.

Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов бинага күченүгә каршы булды, әмма театрның 90 еллык юбилее хакына ризалашмыйча булдыра алмады. Хәзерге парковка урыны элек буш иде. Ул урын бинаны тагын да зурайтып төзү өчен каралган иде. Тамашачы моны белми, чөнки ул тамаша залы белән фойены гына күрә. Тамашачы өчен репетиция залының булу-булмавы да мөһим түгел. Бүгенге көндә безнең бер репетиция бүлмәсе бар – ул Марсель Сәлимҗановның эш бүлмәсе. 2002 елда мин баш режиссер итеп билгеләнгәч, ул бүлмәне репетицияләр өчен бирдем. 

Мескен артистларга бүлмәләр җитми, шуңа күченәләр икән дип сөйлиләр. Бу, чынлап та, шулай! Бүгенге көндә дүрт актер, аларның икесе – Россиянең халык артисты, бер грим бүлмәсендә утыра. СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров бүлмәсендә бүген Россиянең өч халык артисты утыра. Без бүлмәләрне чәчтараш хезмәте, баш редактор өчен һәм башкаларга бирергә мәҗбүр идек.

2000нче еллардан алып бинаны киңәйтү буенча ике проект ясалды, ләкин алар гамәлгә ашырылмады. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бинаны яңарту, зурайту турында хыялланды. Ул хәтта театр бинасын вертолетта һавадан карады, төрле тәкъдимнәр киңәш итте, фикер алышты. Ләкин бинага тагын бер кат өстәп төзү дә мөмкин эш түгел. Минемчә, Президентның Камал театрына өр-яңа бина төзү турындагы карары – гаҗәеп шәп карар. Әгәр без биредә ремонт эшләре башлаган булсак, театр эшчәнлеге ике елга тукталган булыр иде. Ә татар театры туктарга тиеш түгел. Бу – Рөстәм Миңнеханов фикере. Бөтен проблемаларны сөйлисем килми, зарлана дип уйлаулары бар. Шуны әйтәсем килә, театрның планнары зурдан, әмма бүгенге бина шартлары аларны тормышка ашырырга каршы килә”, - диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның яңа бинасы Һади Такташ урамы белән Түбән Кабан күле арасында төзеләчәк. Ул якынча 2025 елга сафка бастырылыр дип көтелә. Архитекторлар арасында конкурс оештырылачак. Аның шартлары турында ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман сөйләде.

Реклама

“27 апрель көнне Камал сәхнәсендә Россиянең төрле театрларыннан 37 эксперт җыелып, Камал театрының киләчәге турында фикер алышты. Яңа бина төзү турындагы карар Президент тарафыннан 11 июльдә кабул ителде. Архитекторлар арасында узачак конкурс аноним рәвештә оештырыла. Конкурста театрны күзаллау ише фантазияләр кабул ителми. Катнашучыларны Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә чакырабыз. Без алардан театрның төгәл концепциясен таләп итәчәкбез. Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар эссе һәм портфолио буенча сайлап алына. 

27 сентябрьдә конкурсның экспертлар советы җыелышы узачак. 28 сентябрьдә исә 7 финалист сайлап алыначак һәм октябрьдә Казанга чакыралачак. Алар үз эшләрен 13 гыйнварга кадәр тәкъдим итәргә тиеш була. 26 гыйнварда экспертлар советы утырышы узачак һәм 27 гыйнварда Илсур Метшин җитәкчелегендәге жюри нәтиҗәләрне игълан итәчәк”, - диде Наталья Фишман. Беренче урын өчен 2,5 млн сум, икенче һәм өченче урыннар өчен - 1,5 млн һәм 1 млн.сум акчалата бүләк каралган. 

Аның сүзләренчә, яңа бина парк өчен каралган урында төзеләчәк. Барлык коммуникацияләр һәм хәтта парковка җир астында булачак. “Театр спектакль вакытында гына түгел, теләсә кайсы вакытта ачык булырга тиеш. Анда репетиция заллары, грим бүлмәләре генә түгел, китапханә кебек халык өчен ачык мәйданнар булдыру да мөһим”, - ди Наталья Фишман.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, Татарстанда яңа биналар төзелеп торган заманда Камал театры да артта калырга тиеш түгел. “Бу урын барыбыз өчен дә якын, традициянең бер өлеше. Театр эшчәнлеген үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан күп төрле фикерләр булды. Аның йөзен саклап калу һәм шул ук вакытта театрны заманчалаштыру мөһим. Бу бинаның мәйданы кысан, урын күп түгел. Татарстанда яңа биналар калкып чыга, булганнары төзекләндерелә, яңа сулыш ала. Әгәр Камал театры башкалардан артта калса, дөрес булмас иде. Театрны озак вакытка сәхнәдән мәхрүм итә алмаганга бу карарга килдек. Яңа урында төзеләчәк яңа бина хәзерге заман таләпләренә туры киләчәк, шул ук вакытта театрыбызның рухы да сакланачак”, - ди Ирада Әюпова.

Театрның хәзерге бинасында киләчәктә нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел. Казан мэры Илсур Метшин моны халык белән фикерләшеп хәл итәргә кирәк дип белдерде. 

“Президентның яңа бина төзү турындагы карары – тарихи һәм сөенечле вакыйга. Бу Рөстәм Миңнехановның масштаблы шәхес булуы турында сөйли. Аның Указы нигезендә Татарстанда нинди генә биналар төзелмәде. Театрның яңа бинасын төзү турында Президент Указы чыгуы да мөһим вакыйга дип саныйм. Яңа бинаның Һади Такташ урамында төзелүе дә очраклы түгел. Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ хезмәт юлын театрдан башлаган”, - диде Илсур Метшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 25 июль 2021 - 13:05
    Без имени
    Татар театрының төзелешенә Фишман Указ бирмидер ул. Монда татар архитектор-проектировщиклары хәл итәргә тиеш! Чынлап торып уйлаганда, монда кемнең проекты кулай була, шул отышлы булырга тиеш, дип беләм. Чөнки татар булмаган архитекторның да эше уңышлы булырга мөмкин. Бу эш иҗатчының сәләтенә бәйле булуында, бигрәк тә. Ни генә булмасын, җитәкчеләр бу очракта бик җитди уйлап эш йөртергә тиешләр! Кода-кодагыйлык булмаса, әлбәттә!
  • 24 июль 2021 - 13:44
    Без имени
    Фишманнын миллилеге юк. Нигэ ул бар нэрсэне дэ решать итэ? Татарларнын уз Фишманы булырга тиеш!