Ленинград блокадасында исән калу өчен Гадилә апа жмык ашарга мәҗбүр булган

Ленинград блокадасы хакында без китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Әлеге коточкыч көннәрнең бүгенге көндәге исән шаһитлары ул вакытта әле бала булган. Алар өлкәннәр белән бөтен мәхшәрне үз җилкәләрендә күтәргән. Ачлык, үзәккә үтәрлек кышкы салкыннар, чарасызлык... Канлы яшь белән төренгән 871 көн һәм төн, еллар узса да, аларның хәтерендә бүгенге...
Гадилә ханымның әнисе Нурзидә апа, 18 яшендә Ленинградка китеп, Башкортстаннан килгән Гыйләҗ исемле егеткә кияүгә чыга. Сугыш башланганчы аларның бер кызлары гүр иясе була. Гаилә башлыгы фронтка китеп бара. Шул чагында берсеннән-берсе кечерәк ике нарасые белән калган хатынына ул:
- Мине биш ел көтәрсең дә, кайтмасам башка кешегә кияүгә чыгарсың. Миңа яраган холкың башка кешегә ярар, - дип әйтеп калдыра.
Ленинград чолганышында калган халык ниләр генә күрми ул чакта. Нурзидә апа һәр көнне төпчек баласы имәргә тиешле 200 грамм күкрәк сөтен тапшырып, ике сабыена ашату өчен соя сөте сатып алып, манный боткасы пешерә башлый. Әмма яшь балага ул ботка ярамаган булып чыга. Малай ике өч көн эчендә эче авыртудан үлеп китә.
Гадилә ул чакта үлемнең нәрсә икәнен аңлап җиткерми. "Кая куйдың Зөфәрне?" - дип әнисен аптыратып бетерә.
Тревога булган саен яшь ана баласы белән төенчеген алып убежищега йөгерә торган була. Ул чакта бер бүлмәдә өч-дүрт гаилә яши. Ирләре сугышка киткән хатын-кызлар кич утырып оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Гадилә исә ач булганлыктан, йоклый алмыйча, елый-елый ашарга сорый. Нурзидә апа яшереп куйган аз гына ипи кисәген сабыеның ялвара-ялвара сузган кулларына тоттыра. Баласын үлем тырнагыннан саклап калу өчен хәленнән килгәнчә тырыша ана кеше. Иренең күн итеген ике кило каткан жмыкка (хайван ашый торган азык) алыштыра. Тамагы ачкан саен кыз шул азыкны суырып йөри башлый.
Гадиләнең әнисенә курьер булып та йөрергә туры килә. Бервакыт ике хатын-кыз кыйнап, аның ипи ала торган карточкасын талап алалар. Шул чакта торак хуҗалыгы җитәкчесе Нурзидәне милициягә җибәрә. Караңгы подвалга төшеп барганда нәрсәгә абынганын да аңламый ул. Күзләре ияләшкәч караса... рәт-рәт мәетләр сузып салганнар.
Тагын әллә нинди коточкыч хәлләрне күрергә туры килер иде әле аларга. Бәхеткә, Нурзидә апа кызы Гадиләне алып иренең туган ягы Башкортстанга кайтып китә. Кыз башта бөерләре, аннары үпкәсе авыру сәбәпле, хастаханәләрдә ята. Ул һәр төнне "Тревога, бомбят" дип кычкырып, саташып уяна башлый. Шуннан соң әнисе аңа куркулык койдыра.
Иренең "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәрен ишеткәннән соң, Нурзидә апа баласы белән Казанга әнисенең сеңлесенә кайтып төшә һәм гомер буе үзенең яраткан ирен көтеп яши. Ичмаса, төшләремә дә керми бит, дип өзгәләнеп йөри торгач, бер генә мәртәбә төшендә күрә ул аны.
Казанда укытучы һөнәрен сайлаган Гадиләсе үзенә тиң ярны әнисенең туган җире - Мамадыш якларыннан таба. Гыйлемхан абый хәрби кеше булганлыктан, аларга ил гизеп йөрергә туры килә. Венгрия, Германия кебек чит илләрдә яшиләр. Гадилә апа исә анда частьтагы хәрбиләрнең балаларын укыта. Әтисе турында берәр мәгълүмат табасы килү теләге аңа гомер буе тынгылык бирми. 1961 елда беренче тапкыр Ленинград шәһәренә барып, элекке күршеләрен эзләп таба ул. Әмма никадәр генә тырышса да, бүгенгә хәтле әтисенең кайда җирләнүен дә белә алмаган.
Гадилә апа белән Гыйлемхан абыйның бергә яшәүләренә быел 57 ел тула. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Марат табиб һөнәрен сайлаган, кызлары Әлфия - бухгалтер. Гадилә апа лаеклы ялда булуына карамастан, кул кушырып утырмый. Бәйләргә, чигәргә ярата.
Бүгенге көндә ветеранны борчыган нәрсәләр дә бар. Ленинград блокадасында катнашучыларга элек берәр шәһәргә ике елга бер мәртәбә бушлай барып кайтырга мөмкин булган. Шулай ук пенсияләренә өстәмә түләнгән. Бүген исә аена 1000 сум бирелгәнгә күрә, аларга шәһәр транспортында юл йөрү өчен түләми башлаганнар. Ленинград блокадасында катнашучыларның да сафлары сирәгәя бара. Алар исән чагында үзләренә кадер-хөрмәт күреп яшәп калсыннар иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.22711
-
21 март 2023 - 17:15«Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле» Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море».34400
-
21 март 2023 - 16:46Җәмәгать оешмаларына акча эшләү җае бар Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.8800
-
21 март 2023 - 16:17“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям” "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?11700
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.77400
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмый Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.10501
-
21 март 2023 - 13:54Имтиханның бал(л)ы аерыламы? БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк.13601
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.118701
-
21 март 2023 - 13:03Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит... Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты. Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне ачы, яман җилләрдән саклап кала.264807
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.88200
-
21 март 2023 - 11:13БДИда үзгәрешләр бар Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр бар.11402
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.36101
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.63801
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.126001
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.581201
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.674302
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмыйБердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.10501
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.22711
-
15 март 2023 - 08:45Хезмәттәшләрнең нахак сүзе йөрәккә бәрә Ерак туганыбыз бер дәрәҗәле заводта җитәкче урынбасары булып эшли. Ул – якынча 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз. Кияүдә, ике баласы бар. Безнең шәһәрдә юньле эш табу кыен, әле анда, әле монда кереп карадым, булмады. Нәтиҗәдә әти-әниләр шушы туган белән сөйләште дә, заводка урнаштым.357313
-
15 март 2023 - 10:19Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын.452413
-
15 март 2023 - 13:25Гөлназ Шәрипҗанова: "Мөгез" чыгарырга җыенабыз" 4 апрель көнне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Казанда концерт куярга җыена иде. Әмма Гөлназ: “Концерт булмый!” – дип игълан итте. Ни сәбәпле? Ни булган? Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанованың үзеннән сорадык.473901
-
15 март 2023 - 14:25Авызыгызны үлчәп ачыгыз: йолдызнамә (15-22 март) Буш урында кызып китә торган гадәтегез хезмәттәшләрегезнең ачуын китерергә мөмкин. Артык энергиягезне эшкә багышлагыз, активрак булыгыз, бу карьерада уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.157502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика