Шәһри Казан

Автобус юк, көймә тишек, юлларда авария - Президент канәгать түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашты. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә җыелыш алдыннан Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән «Автострада» акционерлык җәмгыяте «Шәле-Баулы” автоюлын төзү турында килешү имзалады.

Рөстәм Миңнеханов үзенең бәяләмә-чыгышында федераль үзәк ярдәмендә республикада юл төзелешендә зур проектлар гамәлгә ашырылуын әйтте. Болар: М-12 тизйөрешле автотрассасы һәм Идел аша яңа күпер, М-7 автотрассасында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган юл, “Шәле-Баулы” трассасы проекты кысаларында, “Алексеевск-Әлмәт” автоюлы төзелешләре.

Казанда Зур боҗра юл, Горький шоссесына янәшә юл, Вознесение тракты төзелеше дәвам итә. Инвестиция җәлеп итеп, Горький шоссесына һәм “Салават күпере” микрорайонына бара торган юлга реконструкция ягъни үзгәртеп төзү башкару ниятләнелә.
— Болар бик мөһим проектлар. Безгә әлеге эшләрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк. Юл төзелешләрендәге булышлыклары өчен илебез җитәкчелегенә рәхмәт!-диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты нигезендә транспорт тармагы алдында җитди бурычлар тора. Автомобиль юлларының нинди халәттә булуы аварияләр килеп чыгуына да тәэсир итә.
— Юллар торышы һәм аварияләр саны борчу тудыра. Республикада узган ел 3 мең 684 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 312 кеше үлгән, 4 мең 542 кеше имгәнгән. Ел башы да киеренке булды, гыйнвар аенда гына да юлларда 31 кешенең гомере өзелде. Хәлиткеч карарлар кабул итәргә кирәк, шунсыз хәл шактый катлаулы булачак. Ведомстволарның, муниципалитетларның бу юнәлештә эшне көчәйтүләре зарур,-дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә җәмәгать транспорты өлкәсендә проблемалар барлыгын да әйтеп үтте Президент.
— Монда муниципалитетлар һәм министрлык тарафларыннан эзлекле эшчәнлек юк. Җитди карарлар кабул итми торып җәмәгать транспортындагы хәлне уңай якка үзгәртеп булмаячак. Мөгаен, безнең бу мәсьәләләргә бюджет инвестиция кредитлары җәлеп итү мөмкинлеге булыр. Ләкин, хәзергә халыктан җәмәгать транспортына карата зарланулар күп,-диде республика әйдаманы.

Реклама

Елга транспорты өлкәсендә дә мактанырлык үсешләр юк.
— Безнең суднолар искерде, причаллар да яңартуны таләп итә. Безгә бу мәсьәләләргә игътибар юнәлтү сорала. Безнең эчке су юлы челтәре нәтиҗәле эшләргә тиеш. Хәзергә халык елга транспорты хезмәт күрсәтүенә канәгатьсезлек белдерә,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук “Казан” һәм “Бегишево” аэропортлары инфраструктурасын, тимер юл транспортын үстерү буенча проектлар барлыгын әйтте, юл-транспорт тармагында цифрлы чишелешләрне актив гамәләгә кертергә чакырды. “Бегишево” аэропортында быелның августында яңа терминал ачылачак.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, быел автоюлларның тагын 79 чакрым өлешенә яктырткыч утлар куелачак. Авылларда юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә 1 миллиард 250 миллион сум тотылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: