Шәһри Казан

Бензин бәясе төшәрме?

Тимер атлары булганнар ягулык бәясенең соңгы 2-3 атна эчендә тагын күтәрелгәнен сизгәндер. Машинасы булмаганнарның да ачуын китерә бу хәл. Чөнки җәмәгать траспортында бәяләргә дә тәэсир итә бит ул.

Хәер, җәмәгать транспорты гына түгел, без көндәлек куллана торган продукт бәяләренә дә йогынтысы бар моның. Чөнки биржада бензин бәясе арту аларга турыдан-туры тәэсир итә торган фактор. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясенең хакы ягулык бәясенә нык бәйле. Мисалга, ипи бәясенең 5,5 проценты гына ягулыкка бәйле булса, бөртекле культуралар бәясенең 20 процентын ягулык тәшкил итә.

Илдәге вазгыятьне исәпкә алып, Россия Хөкүмәте ягулыкны экспортка чыгаруны вакытлыча тыю мәсьәләсен дә кузгатты. Имеш, шул рәвешле эчке базарда ягулык бәясен җайга салып булачак. (Безнең илдә бер күтәрелгән бәянең төшкәнен күргән кеше генә юк әле!)

Россиянең энергетика министры Николай Шульгинов сүзләренчә, биржада бензин бәяләре күтәрелү гади халыкка бернинди дә йогынты ясамый, янәсе.
Шулай да, биржа бәяләре югары тора икән, ул очракта ягулыкны экспортлау бөтенләй тыю ихтималы кала бирә.

Статистик мәгълүматларга караганда, бензин бәясе 2,5-3 сумга арткан. Ә 2020 елның июле белән чагыштырганда, үсеш 5-6 сум тәшкил иткән.

Ай дәвамында машина хуҗасы уртача 75 литр бензин яндыра дип исәпләгәндә дә, өстәмә чыгымнар 180-440 сум тәшкил итәчәк.
Дөрес, мондый тенденция бер бездә генә күзәтелми. Германиядә, мисал өчен, безнең акчага күчергәндә, ягулык бәясе 25-35 сумга арктан. Польшада – 20-25, Украинада 21 сумга арту күзәтелә. Европа илләрендә хезмәт хакы да үсә, әлбәттә.

Реклама

“РИА Новости” уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, Россия Европа илләре арасында иң арзанлы бензин исемлегенә кергән. Алай гына да түгел, бездәге ягулык бәяләре икенче урында тора икән! (Мондый мәгълүматларны укыгында, үземне бай илдә яшим дип, горурланып та алам, хәтта!)

“Петромаркет” проектлары җитәкчесе Анна Лишневецкая фикеренчә, киләсе айда биржада Аи-92ле бензин бәясе хәтта экспорт нетбэклары арткан очракта да, үсәчәк. Шулай булганда, Россиянең барлык нефть эшкәртү заводлары август аенда нефтькә кире кайтарылган акцизга өстәмә компенсациядән мәхрүм ителергә мөмкин (демпфер хөкүмәт билгеләгән база бәяләреннән 10 процентка артканда кире кайтарыла). Яңартылган демпфер шартларында, эчке базарга һәм экспортка бер үк төрле табыш китерүгә ирешү өчен, нефть эшкәртү заводлары Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензиннарның җибәрү бәяләрен, 22 июль белән чагыштырганда, бер тоннасын 13-14 мең сумга арттырырга тиеш булачак, дип аңлата эксперт.

"Финам" оешмасы аналитигы Сергей Кауфман да экспортны тыюдан соң, биржа бәяләренең төшүен көтүдән мәгънә юк дип саный. Чөнки беренче яртыеллыкта экспортка Россиядә җитештерелгән бензинның 10 проценты гына киткән, ә җәй башында бу сан 5 процентка кадәр кимегән, дип аныклый ул.

Биржа бәяләренең үсүе туктаса да, ваклап сатуда бензин кыйммәтләнү туктау шикле. Ваклап сатудагы бәяләр үсәчәк, әмма инфляциядән артмас дип өметләнә эксепрт. Бәяләрнең тотрыклануын август ахырына көтәргә мөмкин, дип тә фаразлый ул.

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бензин
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: