Шәһри Казан

Булмас, димә, Татарстан бу

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистлар каршына брифингка кара сызыклы ак матур күлмәктән чыгып, 23 сентябрьнең яңгырлы-болытлы көнен яктыртып җибәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бу атнада узачак чаралар белән таныштырды ул.

Әссәламәгаләйкем, милләттәшләр!

 Казанда 23-24 сентябрьләрдә “Милли җыен” үткәрелә.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарага Татарстаннан-500, Россия төбәкләреннән-70 һәм чит илләрдән 50 кеше килә. Коронавирус сәбәпле, 45 илдәге оешмалар вәкилләре Җыенга видеоэлемтә аша чыга. “Коростон” кунакханәсенең конференцияләр залында 23 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы утырышы була. Камал театрында Җәлил укулары, “Татарча диктант” һәм башка мәдәни чаралар каралган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Милли җыен”ның 24 сентябрьдә узачак пленар утырышында катнаша. Анда мәдәният хезмәткәрләре, язучылар чыгыш ясаячак,-дип хәбәр итте Лилия Галимова.

 Татар - китаплы милләт

 Татарстан Милли китапханәсендә “Татар китапчылыгының глобаль дөньясы” күргәзмәсе эшли башлады.
— Бу-сирәк китаплар һәм кулъязмалар куелган гадәти булмаган күргәзмә,- дип сөйләде Лилия Галимова.- Әлеге күргәзмә дөнья картасында татар китапчылыгы тарихына интеллектуаль, икътисади һәм татар мәдәниятенең сәяси үсеше күзлеге аша карауны тәкъдим итә. Һәр бүлек татар китапчылыгын өч төшенчә аша бәяли, болар: халыкара абруй, глобаль элемтәләр һәм эчке күптөрлелек. Күргәзмәдә яңа экспозиция алымнары-мэппинг, яссылык инсталляциясе, аудиооткрыткалар кулланыла. Тамашачылар безнең төбәккә караган XVII нче гасыр төрки-татар кулъязмасын, шулай ук мөселман стилендәге кулъязмаларны күрә ала.
 
Татарстан-машиналы республика

Реклама

25 сентябрь-Машина төзүчеләр көне. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина төзүчеләрне бәйрәмнәре белән Чаллы шәһәрендә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә котлый. Лилия Галимова әйткәнчә, Россиядә җитештерелә торган йөк автомобильләренең 47 проценты “КАМАЗ” җәмгыятенә туры килә. Биредә водород ягулыгында эшли торган йөк машиналары, электробуслар, электр аккумуляторлы троллейбуслар чыгара башлау көтелә. Мәсәлән, аккумуляторлы троллейбус бер заряды куәтендә 20 чакрым ара уза ала.

“КАМАЗ” җәмгыяте электр двигательле җиңел автомобильләр җитештерү юнәлешендә дә эшли.
Татарстанның машина төзүчеләре быелның 7 аенда 408 миллиард сумлык продукция җитештергән.

 Бездә коронавирустан үзчикләнү кертү әлегә көтелми

Хәбәрләргә караганда, Башкортстанда коронавирус һәм грипп сәбәбендә, мәктәпләрдә дистанцион ягъни интернет аша укуга күчү очраклары күзәтелә башлаган.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр көнне иртән коронавируска бәйле хәлләргә кагылышлы планерка-киңәшмә үткәрә. Табиблар хәбәрләре тыңлана. Республикада әлегә мәктәпләрдә укуларны туктату, ягъни өйдән торып укуга күчерү турында сүз бармый. Коронавирустан вакцина кадату зарур, республикада вакцина белән тәэмин итүдә кытлык юк,- диде Лилия Галимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: