Шәһри Казан

Казан мэры Илсур Метшин: «Кичәге көнгә әйләнеп кайтып булмый»

Иртәгә Чистай урамындагы җимереклек урынында 14 югары вольтлы электр кабельләре чыгарыла башлаячак. Казанда өченче төньяк коллектордагы җимереклекне бетерү эшләре график буенча алып барыла.

Агынты суларны үткәрү өчен өстәмә күчерү линияләре сузылды, эшчеләр торбаүткәргечләрне грунттан чистарта, ә иртәгә Чистай урамындагы авария участогында инженерлык челтәрләрен чыгарырга керешү планлаштырыла. Көн саен объектта 40 берәмлектән артык техника һәм 80 кеше эшли, шуларның 20-се тәүлек буе эшли. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә ассызыклаганча, тузган челтәрләр проблемасы системалы чишелеш таләп итә. Ул шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләренә дә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрү уңаеннан җавап бирергә кушты.

Җимерек булган урынны ныгыту өчен гомуми авырлыгы 70 тоннадан артык булган 52 шпунт монтажланган

Коллектордагы җимереклекләрне бетерү буенча эшләрнең мәҗбүри өлеше булып торбаүткәргечләрне грунттан юдырту тора, дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Ул хәбәр иткәнчә, ике атна эчендә 300 метр озынлыктагы торбаүткәргеч юылган, 260 кубометр грунт алынган. Эшләр башланганнан бирле 600 метр озынлыктагы торбаүткәргеч юылган, 520 кубометр грунт һәм ләм чыгарылган.

«Агынты суларны үткәрү өчен Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр өстәмә 350 метр озынлыктагы линия сузылды, – дип өстәде И.Гыйниятуллин. – Бу линияләрнең гомуми озынлыгы инде 2,5 км дан артык тәшкил итте, торак йортлардан агынты суларны агызу норматив рәвештә алып барыла».

Вакытлыча торбаүткәргечләрнең машиналар йөрү өлеше аша күчүе автотранспорт хәрәкәтен чикләмичә генә торбаларны тирәнәйтү белән башкарылган. Иртәгә, 7-нче декабрь көнне, Чистай урамындагы 61д номерлы йорт янындагы коллекторны ремонтлау зонасыннан югары вольтлы кабельләр чыгару планлаштырыла.

Моннан тыш, коллекторның сак зонасыннан реклама конструкциясе демонтажланган, юлүткәргеч астында казылган урынны ныгыту өчен гомуми авырлыгы 70 тоннадан артык булган 52 шпунт кайтарылган һәм монтажланган.

«Көн саен объектта 40 берәмлектән артык техника һәм 80 кеше эшли. Аларның 20-се тәүлек буе эшли, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – График буенча коллектор көн саен урап узыла».

Реклама

Бүгенге көндә «Водоканал» МУП өченче төньяк коллекторында 11 аварияне бетерергә тырыша. Бу күп очракта салынган челтәрләрнең түбән сыйфаты белән аңлатыла, дип билгеләде И.Метшин. «Бу чагыштырмача яңа челтәрләр, әмма алар квартал эчендә дә, магистральләрдә дә бернинди тәнкыйтькә дә түзә алмый. 600 метр озынлыктагы участок черек, ә челтәрләр, ким дигәндә, 50 ел хезмәт итәргә тиеш, – диде шәһәр башлыгы. – Ләкин без бит туган мәсьәләләрне хәл итү өчен эшлибез. Кичәге көнгә әйләнеп кайтып булмый, бөтен булган көчне тупларга кирәк, бу безнең җаваплылык зонасы».
«Тарифларга инвестиция өстәмәләрен, һичшиксез, кире кайтарырга кирәк, югыйсә, бу проблема бөтен ил буенча хәл ителмәячәк»

Эшләр алып барыла торган участокларда шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары күрелде: коллектордагы 11 упкынның барысы да сигнал утлары һәм кисәтү билгеләре белән киртәләнгән. Өстәмә рәвештә Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр тоташ койма монтажлау эшләре бара, вакытлыча торбаүткәргечләр аша 5 күпер урнаштырылган. ЮХИДИ белән килешү буенча шулай ук 100 кисәтә торган юл билгесе урнаштырылган.

«Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә шуны исәпкә алырга кирәк: аларның иминлеге максатларында Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр вакытлыча «Ак Барс Арена» ягына таба юл ябык, шулай ук Әмирхан урамы аша җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе ябык», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.

Авариягә бәйле эшләр һәм машиналар йөрү өлеше җимерелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте системасына чикләүләр кертелде. Шулай итеп, Әмирхан урамында үзәктән квартал юнәлешендә йөри торган 28а, 43 һәм 54-нче номерлы өч автобусның маршрутлары чикләнде, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

«Әлегә автобуслар Әмирхан урамының тоннель өлеше буенча уза, шуның аркасында маршруттан ике тукталыш төшеп кала: «Алексей Козин» һәм «Сибгат Хәким». Шулай ук бу 1-нче номерлы троллейбус маршрутына да кагылды. Хәзерге вакытта «Метроэлектротранс» элемтә челтәрләрен үзгәртеп коруны тәмамлый, һәм берсекөнгә иртән троллейбус маршрутының хәрәкәте стандарт схема буенча торгызылачак», – дип хәбәр итте И.Шакиров. Автобуслар ремонт эшләре тәмамланганнан соң стандарт схемага кайтачак.

2014 елда челтәрләрнең тузуы аркасында су белән тәэмин итү тарифына инвестицион өстәмәне кире кагу турында карар кабул итү сәбәпле, Россиянең барлык муниципаль предприятиеләре диярлек зыян күрә , дип билгеләде Мэр. «Без, янәсе, торакның квадрат метрын арзанайтырга тиешле карар аркасында 12 млрд сум җыеп җиткерә алмадык, – диде шәһәр башлыгы. – Без бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек, ул РФ Президентының торак төзелеше буенча Комиссиясе рәисе буларак проблеманы аңлый. Әлеге инвестиция өстәмәләрен тарифларга, һичшиксез, кайтарырга кирәк, югыйсә бу проблема хәл ителмәячәк».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: