Шәһри Казан

Казанда кардан арыну эше ничек алып барыла?

Соңгы атнада Татарстанга һава торышы белән бәйле бәхет “елмайды”. Аеруча, Казанның юл хезмәте бик сөенәдер инде. Шәһәр урамнарындагы трактор һәм йөк машиналарының эшләве кырмыска оясын хәтерләтә. Моның белән беррәттән кар ташучыларның хәйләкәрләре дә барлыкка килә.

Яңа елдан соң гына да ничә мәртәбә көчле кар яуды, бураны да котырды. Мондый хәлләрдән соң Казан урамнарында коллапс башлана торган гадәт беркая да китмәде. Хәтта зур гына проспектлар да кечкенә урамга әйләнеп кала, чөнки аяк астында кар боткасы, машина тәгәрмәчләре үзләренә аерым эз сала.
Һава торышы бозылганнан соң күп тә үтми, машина йөртүчеләр: “Юлны  чистартмыйлар”, – дип зарлана башлый, ә шәһәр хакимияте: “Фәлән тонна чыгардык, фәлән кадәр техника эшли дип”, – хәбәр бирә.

Кайберәүләрдә шулкадәр карны кая куеп бетерәләр микән соң, дигән сорау туадыр. Казанда аларны эретү станцияләре эшләп килә, хәтта адреслары да билгеле: алар Җиңү проспекты, Гадел Кутуй, Несмелов, Порт, Тэц, Воровский һәм Крутовская урамнарында урнашкан. Воровский урамындагысына барып та килдек. Дөрестән дә, кар тулы “КамАЗ”лар килә тора, хәтта үзенә күрә чират та күренгәли, Күрәсең, тиз генә бушатырга җитешмиләр. Шуны күргәннәң соң Казан урамнарында эшләүче техниканың, чыннан да, күплегенә инанасың. Шәһәр зур бит, әле җитмәсә төрле почмакларында чистарталар, шуңа күрә дә чыкмаганнар сыман тоела.

Моның белән беррәттән кар ташучыларның хәйләкәрләре дә барлыкка килә. Алар аны эретү станциясенә дә, санкцияле урынга да алып барып җиткерми, кайда урын күрә – шунда бушатып китә. Шундыйларның берсенә агросәнәгать паркы янында тап булдым. Янында гына кар тутырып килгән йөк машиналарын исәпләп торучысы да бар. Казан уртасына рәхәтләнеп ташыйлар, берәр кайчан эри бит инде ул дияләрдер, күрәсең. Кар төялгән “КамАЗ”лар артыннан барсаң, күбесе шундый җирләргә алып бара, ахры. Шундыйларны тимер юл вокзалыннан ерак түгел урында да, “Казаньоргсинтез” заводы тирәсендә, М7 трассасы янындагы басуларда, Азино якларында һәм тагын күп кенә мәйданнарда күрергә була. Ярар, ул чиста ап-ак кар булса, яз көне эреп бетәр, ә бит аның күбесе шәһәр урамнарыннан җыелган, реагентлар кушылган зәһәр химик кушылма булып тора. Анысы туфракка да зыян китерә, әле елгага яисә су торбаларына үтеп керергә мөмкин.

Реклама

Хәер, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрылы белгечләре санкцияләнмәгән кар бушату урыннарын тикшереп тора. Шулай да, шәһәребездә эретү станцияләре булганда, ул пычрак кушылманы теләсә кая ташуны аңлап булмый инде.

Рәсим Хаҗиев.
Фото: https://kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: