Шәһри Казан

Россиягә яңа санкцияләр белән яныйлар-ахыры булырмы?

Хәбәрләр тасмасында Россиягә ләгънәт уку белән моңарчы күрелмәгән санкцияләр булачак дип куркытулар арасыннан башка нәрсә табулары авырлаша башлады. Яныйлар, тәүбә иттермәкче булалар – ахыры гына хәерле булсын инде...

Янавын яныйлар, санкцияләр белән басарга ниялиләр, таякның икенче башы үзләренә үк төшкәнен дә аңласалар да, ырылдау дәвам итә. Санкцияләр аркасында Европа Союзы бүгенгә хәтле 300 миллиард евролык керемен югалткан. Ләкин бу соңгы чик түгел әле, яңа санкцияләр яңа югалтулар белән тәэмин ителәчәк. Шерхан артына кача-поса ысылдап йөргән Табаки кебек, Дания премьер-министры моңарчы күрелмәгән чикләүләр кертү белән яный. 300 миллиард евро гына аз, күрәсең... Әле ул гына да түгел, Балтыйк диңгезенә – фрегат, Литвага дүрт истребитель җибәрә Дания. Россия Украинага һөҗүм итә калса диптер инде. Бөтен Көнбатыш хәзер шул хакта гына сөйли, төшләрендә күреп куркып уяналар бугай. Шерханга ияреп, куштаннар да үзләренең биш тиенен кыстырыга маташа. Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк бит, кайчан да булса бәлки үзләренә дә ярдәм кирәгер.

Шул ук вакытта Мали дәүләте үз территориясендәге Дания хәрбиләрен чыгаруны таләп итә. Малиныкылар исләре китеп үз территорияләрендә Дания хәрбиләренең саны арта баруын күзәтә икән. Бер дәүләтнең гаскәриләре рәхсәтсез-нисез генә башка дәүләт территориясенә аяк баса икән, бу оккупация дип атала. Ләкин ис китәрлек берни дә юк: болар НАТО гаскәрләре, ә әлеге блок чын мәгънәсендә оккупацион хәрби көчләре.

Көнбатышны тагын бер гаҗәпкә калдырган вакыйга – Путинның Куба Президенты Мигель  Диа-Канель белән сөйләшүе булды. Ике ил башлыгы “халыкара аренада стратегик хезмәттәшлек һәм дуслык традицияләре, үзара аңлашу” турында сөйләшкән булса да, һәркем үзенчә фаразлый. “Стратегик хезмәттәшлек”кә нәрсәләр керә икән дип, көнбатышныкылар хәзер баш вата. НАТО ачыктан-ачык үзенең гаскәрләрен көнчыгыш Европага күчереп ятканда һәм Украина чигендәге Россиянең хәрби көчләре тупланган дип чаң сукканда, Мәскәү бәлки бик оста комбинация ярдәмендә әлеге тырышлыкларны юкка чыгарыга омтыладыр?

Реклама

Курыкканга юш килә ди, Көнбатыш белгечләре Россиянең гипертавышлы ракеталары Кубада пәйда булырга мөмкин дип белдерә башлады. Ул чагында Кубадан Техаска хәтле әлеге ракеталарга очып барып җитү өчен нибары 3-4 минут җитә икән. Ике дәүләт башлыгы арасында булган сөйләшүдән канәгать калдым, дигән Куба президенты Мигель Марио Диас-Канель Бермудес. Бүгенге кебек хәлне 1962 елда (Хрущев вакытында) Куба бер тапкыр кичергән. Шуннан соң нәрсә үзгәрде? Куба белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр элеккечә, Россия белән Көнбатышныкы да мактанырлык түгел, ә гуманитар яктан, шул исәптән пандемия чорында вакцина белән Кубага ярдәмне Россия күрсәтте. Көнбатыш экспертлары алга таба да баш ватсын әле, 3-4 минутта очып килеп җитәчәк ракеталар тынгылык бирми инде хәзер.

Кем әйтмешли, оста уенчы бөтен кәртләрен дә берьюлы ачып салмый ул. Көнбатыш кына, җилбәзәк хатын-кыз кебек, кәрт уенында җиңелә башласа, шахмат уйный башларга мөмкин...

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: